Нацмен

Нацмен

 

Кинәт кенә авырып китеп, Республика клиник хастаханәсендә дәваланырга туры килде. Андый урыннарда дәваланучылар белән тиз аралашып, танышып китәсең. Арабызда Фәйзрахман абый да бар. Ул һәрвакыт пөхтә киенгән булыр, башында матур түбәтәе дә бар. Бер аягы юк, бот төбеннән үк киселгән. Урыныннан торып бүлмәдә йөргәндә ике култык таягы белән хәрәкәтләнә. Процедураларга коляскада алып баралар. Ул – беренче группа сугыш инвалиды. Күп вакыт мин дә аңа ярдәм итәргә тырышам. Фәйзрахман абый күп сөйләшүчеләрдән түгел, ләкин тормышка үзенең ныклы фикерләре бар. Үзем дә сугышта булганга, ничек итеп бу кадәр авыр яралануы тарихы белән кызыксындым. Аның башыннан кичкәннәрне сезгә дә җиткерергә булдым.

– 1943нче елның башында мине Кызыл Армиягә алдылар. Казанда ун көннәр «сборный пункт»та булдык. Анда хәрби киемнәргә киендереп, поезд белән Мәскәү ягына киттек. Запас полкта бер айлар чамасы төрле күнегүләр үткәннән соң, җәяүләп фронт ягына киттек. Юлга чыкканда бераз сохари, берәр банка Америка тушенкалары, бераз тәмәке, йодрык кадәрле таш кебек каты шикәр бирделәр. Кая барабыз, күпме чакрым барабыз – берсе дә белми. Арабызда инде фронтта булып яраланып, госпиталь, больницаларда ятып чыкканнар да бар. Кар ерып, көненә 20-30 километр ара үтәбез. Төнлә ташландык авылларда кунабыз.

Бирелгән азыклар өченче көнне үк бетте. Мин авылга кергәч үк һәр йортта була торган идән асларын, базларны төшеп карыйм. Анда кайчак өшегән бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә яфраклары табыла. Шуларны җыеп, чистартып, котелокка салам да пешерәм, үзенә күрә шулпа була, эчләрем җылынып китә, җанга хәл керә.

Ун көн шулай бара торгач, кичкә каршы зур авылга кердек. Монда безне көтеп торганнар. Кайнар ашлар, ботка, чын ипи, чәй бирделәр. Төн уртасында тирән кар ерып, ун километр чамасы ераклыктагы урманга чыгып киттек. Анда көн яктырганчы барып җитеп, кардан куышлар ясап, шунда калдык. Каты сөйләшергә дә, учак ягып җылынырга, су кайнатырга да рөхсәт юк – урманның каршы ягында немецлар икән. Көне буе һәм тагын бер төн шулай кар астында туңып яттык. Бер кочак чыбык-чабык салып, шунда ятасың. Биш минуттан бөтен тән туңа. Нәрсә инде – бер шинель дә фуфайка өстебездә. Бу 1943нче елның февраль ахыры иде.

Икенче көнне яктырыр-яктырмас урманнан чыгып, немецлар торган авылга юнәлдек. Инде тегеләр йоклый диеп, төрле якка таралышып, авылга якыная башладык. Тирләп-пешеп авылга җитәбез дигәндә, аннан ата башладылар. Каты карга җитеп, берничә адым алга ыргылган идем, аягыма утлы кисәү тидергән кебек булды. Кар өстенә егылдым. Авыртудан, куркуымнан бар көчемә кычкыра башладым. Әмма яныма килүче юк. Янәшәдәге иптәшләр дә кайсы егылды, кайсы алга чаба… Бөтен тәнем юешләнеп бетте, селкенерлек хәлем калмады… Аңыма килгәндә, санитар чанасында ята идем. Аягым берни сизми, эчтән бөтен җирем юеш. Ишетеп алдым: «А, он живой!» Шуннан тагын аңымны җуйганмын. Тагын бер кат аңыма килгәндә караңгы төн иде. Тавышлар килгән якка башымны борып карасам, миңа таба ике танк килә. Инде таптаталар дип торам, аякларымнан 5 сантиметр читтән генә үтеп киттеләр. Фараларын кабызмыйча гына баралар. Алардан чыккан кар өермәсе мине бөтенләй күмеп китте. Бераз тынычлангач, өстемдәге карларны сыпырып төшердем дә як-якка карап алдым. Янәшәдә генә бик зур санитар палаткасы тора икән. Тирә-ягымда тагын дистәләгән яралы ята. Шул чак сөйләшкән тавышлар ишетелә башлады. Берсе хатын-кыз тавышы. Менә болар минем янга килеп җиттеләр. Берсе икенчесеннән сорый:

– Ты кого привел?

– Да, какого-то нацмена. Вот документы.

– Подождет! – диде хатын-кыз тавышы. Танып алдым тавышыннан – берсе мине алып килгән кеше тавышы. Ә ник соң әле бу минем фамилияне әйтмәде, ниндидер нацмен алып килдем, диде. Кем соң монда нацмен? Политзанятиеләрдә нацист, фашист кебек сүзләр ишетергә туры килде, ә нацмен дигән сүзне ишеткән юк иде. Кайвакыт урыслар «татарин» дип атыйлар иде… Шулай уйланып ятканда тагын аңымны җуйганмын. Күзләремне ачканда мин ак җәймә ябылган хирург өстәлендә идем. Монда шунысы ачыкланды: яраны чалбар өстеннән бик каты кысып бәйләп куйганнар. Ике җирдән такта кисәгенә ныклап беркеткәннәр. Салкыннан туңып, тәнем тәмам зәңгәрләнә башлагач, кайнар су белән грелка куеп күкрәгемне пешергәннәр. Тәнемнең күкрәк өлеше кызыл иткә чыккан. Шул килеш хирург өстәленә ятканчы биш көн үткән. Кан йөрмәгәнлектән, аяк каралып, шешеп, кабарып чыккан. «Селкет бармакларыңны», – ди хирург. Юк, булмый, аяк үлгән! «Где ты был раньше?» – ди хирург. Шунда карлыккан тавышы белән кемгәдер әмер бирде: «Резать!» Шунда мин аңымны җуя башладым. Аңыма килгәндә ат чанасында ниндидер бер тимер юл станциясендә санитар вагон янында идем. Шулай биш ай чамасы госпитальдә яттым. Салкын тиеп, авыру алган үпкәләремне сугыш беткәч берничә ел Казан хастаханәләрендә дәваларга туры килде. Әле менә хәзер дә мин монда шул үпкәләремне рәткә китерергә дип килдем.

Биш айдан мине госпитальдән санитарка хатын авылга озатып куйды. Шулай итеп мин 18 яшем тулмас борын өйдән ике аяк белән чыгып китеп, 18 яшемдә өйгә бер аяк белән кайтып аудым. Кайтканымның дүртенче көнендә колхоздан килеп, эшкә алып киттеләр. 27 ел колхозда учетчик, аннары бухгалтер булып эшләдем. Заманалар яхшыра башлагач, инвалидларга тиешле машина бирделәр. Әле хәзер дә якын араларга теләгән җиремә бара алам. Тик теге чакта, нацмен, дип, санитар палаткасына озак кертми тормаган булсалар, мин аяклы булып кала идем, – дип салмак кына сүзен тәмамлады Фәйзрахман абый.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

 

 

Комментарии