- 20.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №24 (18 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Правительственная телеграмма поступила в адрес председателя колхоза Салимгарая Саитова: «Передайте колхозникам колхоза «Хасаншино» – говорилось в ней, – собравшим 55 тысяч рублей на строительство танковой колонны «Колхозник Татарии» и 500 пудов зерна в фонд Красной Армии, мой братский привет и благодарность Красной». И. Сталин.
Шакур Ганеев из деревни Хасаншино перевел в фонд строительства танковой колонны 5 тысяч рублей. Ему пришла личная телеграмма с благодарностью от Верховного Главнокомандующего Сталина».
Хатымның башында Мамадыш тарихыннан өзекне рус телендә генә бирергә булдым. Сүз Мамадыш районы Хәсәнша авылы турында бара. Бу авыл халкы үзенең тырышлыгы белән элек-электән аерылып торган. Алар, урман төпләп, күрше Кече Кирмән авылыннан күчеп утырганнар. Ике тапкыр янгын чыгып, янып бетүгә карамастан, авылны тагын торгызып, мул иген, бәрәңге уңышы алып, ачлык елларда күпләрне ач үлемнән коткарып калган безнең әби-бабайлар.
Авылыбыз табигать кочагының бик матур урынында урнашкан. Урман да янәшәдә генә. Без – шушы урманнарда җиләк, чикләвек җыеп үскән балалар. Һәр гаиләнең урманда печәнлеге бар иде. Колхоз (соңыннан совхоз) үз территориясенә кергән авыл халкына печән биргән вакытта безнең авыл халкын аралау истә калган. Имеш, аларның урманнары бар. Тырышты халык, ялынып йөрмәде, печәнен әзерләде, малын асрады, бәрәңгесен, яшелчәсен үстерде. Авылга юл гына сала алмады. Ничә еллар юлсыз интегә халык. Авылда яшьләр калмауның сәбәбе дә – юлсызлык. Нинди сугыш барганда да Сталин халыкка игътибарлы, рәхмәтле булган диясе генә кала. Безнең хәзерге башлыкларга, чиновникларга әллә бар, әллә юк ул Хәсәнша авылы. Шулай да, кайчак искә төшереп алалар: сайлаулар җитсә (үз файдаларына сайлатыр өчен – югыйсә, безнең авыл халкы күбрәк тавышны коммунистларга, Зюгановка бирә) яки сыер асрагыз, сөт тапшырыгыз дип килгәндә. Авылда пенсия яшендәгеләр барлыгын да оныталар. Район башлыгы соңгы килүендә дә, сыер асрагыз инде, дип үтенгән, шунда ук, юл булмый, сорамагыз, дигән.
Язуымның сәбәбе шул: хәзер инде авыл халкы пенсия акчасына юлын салдырырга да әзер. Күбесе – сугыш чоры балалары, пенсияләре 5-6 мең сум. Шулардан 1500әр сум җыеп, авыл урамына ташлар кайтарып ташлаганнар.
Нинди генә сүзләр йөрмәде инде ул юл мәсьәләсе буенча. Имеш, 2005нче елда төзелгән инде, 2011, 2012нче елларда ремонт каралган, дигән сүзләр йөрде. Еллар үтә тора. Юллар гына юк. 1982-83нче елларда М7 юлы төзелеп беткәч, авыл яныннан үткән Мамадыш – Казан юлын сукалап (чын мәгънәсендә), юлсыз калдырдылар безне. Мамадыштан Югары Ушмыга кадәр өлеше төзәтелде аның. Бәлки, документларда бөтен юл төзелгәндер?! Ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде. Бөтен ышанычыбыз Сездә генә. Алдан ук рәхмәтемне белдереп, Ф.Р.Хадиуллина.
РЕДАКЦИЯДӘН: әлеге хат буенча редакциябез тикшерү уздырырга җыена. Озакламый журналистыбызны «кунакка» көтегез.
Комментарии