- 20.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №19 (16 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Бәхетебезне сугыш урлады, без сугыш ятимнәренең язмышлары күз яшьле булды. 1941 елдан сугышка чыгып киткән әтием 1942 елның июнендә разведкага киткән җиреннән әйләнеп кайта алмаган. Сугыш башында ук яу кырына кергән ир-егетләрнең меңнән бере генә кире әйләнеп кайткан.
Без сугыш чоры ятимнәре дә бакыйлыкка күчеп барабыз. Безнең әти сугышка киткәндә, өебезне төзеп кенә калдыра. Ләкин өйнең түбәсе салам гына. Ул вакытта миңа 2 яшь булган. 1942 елда әнием сеңлемне табып, авырый башлый һәм урын өстенә ята. Өйгә шыбырдап яңгыр яварга тотына. Күрше абзый, кызганып, матчага төнлә терәү куеп бирә.
Мин, 4 сыйныф укучысы, түбәгә ябарга салам сорарга идарәгә киттем. Колхоз рәисенә кереп хәлемне сөйләгәч, нишләде дисезме?
– Әниең үлә, син кайчан да булса кияүгә китәсең, – дип кычкырып-кычкырып көлде. Мин елап җибәрдем. Шулвакыт бер абзый кереп аркамнан какты, өйгә кайтып торырга кушты. Аның җылы сүзләре хәтеремдә калган. Аның кем икәнен белмим, тик шушы хәлне искә төшерсәм, гел күзләремнән яшь тама.
Өйдә олы бала буларак, ашарга кайгырту да минем өстә иде. Әни урын өстендә ята, аш пешерергә утын кирәк. Әнинең апасы белән утынга йөри идек. Бервакыт сеңлемне ияртеп үзем генә бардым. Бездән 3-4 чакрым ераклыктагы урманга барып, коры-сары җыеп кайтырга иде исәп. Сеңлемне арба янында калдырып кереп киттем. Урман эчендә миңа бүре очрады.
– Син миңа тимә, мин сиңа тимим. Әни урын өстендә ята, нишләр ул минсез? – дип еладым. Бүре китеп барды.
Бүген инде сеңлем дә, әнием дә юк. Әнием гомеренең 35 елын урын өстендә үткәрде, 70 яшендә китеп барды. Сеңлемнең балалары мине кадерләп тора: «Син бит безнең әни урынына калган апабыз», – диләр.
Сугыш еллары авыр хатирәләр калдырды. Ул зәхмәт яңадан кабатланмасын иде.
Рәхилә НАСРЕТДИНОВА.
Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы.
Комментарии