Сөйләттереп каласы булган

Сүзем үзләре белән күпме сер алып киткән авылдашларым – сугыш каһарманнары турында. Уйлап-уйлап утырдым да, алар турында бик аз белүемне аңладым. Югыйсә бит исән чакларында сорашып, күпне сөйләттереп калып булыр иде. Гамьсезлек күрсәтәбез, эш узгач кына искә төшә икән. Әйтик, сугышта аягын калдырып кайткан Шәйхелислам агай, кулларын имгәтеп, фронтта яраксызга әйләнгән Гатият, Гыйлемхан абыйлар... Аларның истәлекләрен дәфтәр битенә теркәп барасы булган да бит...

Әтием турында да ни беләм соң? Аны Орел, Казан госпитальләрендә дәвалаганнан соң, бер санитарка кыз Чулпыч авылына кадәр озатып куя, чөнки әтинең сул як җилкәсе чәрдәкләнеп беткән, колагы ишетми... Әти белән шактый вакыт юка тактага акбур белән язып аралаштык.

Күршебездә сугыш ветераны Яхъя абый Хәнәфиев яшәде. Ул сугышка кадәр үк армиягә алынып, 1946нчы елда күкрәк тулы орден-медальләр белән кайтты. 1945нче елда Җиңү парадында катнашкан фронтовик иде. Геройлар менә шундый кешеләр була инде алар. Кайту белән тракторга утырды, аннары озак еллар авылда бригадир булып эшләде. Фронттан кайтуын җиде ел көтеп алган фәрештәдәй кыз Миңзифа апа белән кавышып, бер дигән алты бала тәрбияләп үстерделәр.

И-и аларны санап китә калсаң! Әмма күп батырлыклар күрсәткән өчен бирелгән орден-медальләре күкрәкләрендә балкыса да, мин герой, дип мактанып йөрүчеләр булмады. Әсирлектә булганнар бөтенләй дә күп сөйләшмәде. Ике фронтовигыбызны, авылга кайткач тын алырга да ирек бирмичә, 25 елга сөргенгә алып киттеләр. Сталин вафат булып, амнистия игълан ителгәч кенә исән-имин кайтып төштеләр. Мәрхүм Тимерхан абыйның: «Энем, исән-сау кайтып җитә алсам, өй тулы кеше балалары булса да, хатыныма бер кәлимә авыр сүз әйтмәс идем, дип, үземә сүз бирдем», – дигәне әле дә колагымда яңгырап тора сыман.

Авылга кайткач, алар көне-төне колхозда эшләде, йорт яңарту хәстәрен күрә башладылар. Агачны бирәм дип торучы юк, урлый да алмыйсың. Әсирдә булганнарның берсе түзмәде, Казанда яшәү урыны белешеп, китеп тә барды. Кыскасы, күрде һәм сыналды инде авыл халкы. Түземлекләренә, тырышлыкларына исең китәрлек. Сынауларның төрлесе була. Ләкин бетмәс-төкәнмәс афәт китерә торган сугыш сынаулары беркайчан да кабатланмасын иде. Тынычлыкны берни дә алыштыра алмый. Раббыбыздан тынычлык сорыйк.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии