Шатланмагыз безне җиңдек дип...

Шатланмагыз безне җиңдек дип...

Гороскоплар, көнчыгыш календаре белән күрәзәлек итүчеләр, багучылар, шарлатаннар өскә калкып чыктылар бит әле, җәмәгать, сизәсезме? Кремль үзе уйлаган, теләгән фикерләрен алар аркылы әйттерә башлады. Бу яхшыга түгел, билгеле. Элегрәк ул хәбәрләрне «давыл хәбәрчесе» Жириновский авызыннан әйттерәләр иде. Күбесе чынга аша бит шуның. Ничек ашмасын инде? Алар бит дәүләт масштабында уйланылган мәкерле гамәлләр. Хәзер Малахов тапшыруында шул шарлатаннарны атнага бер булса да эфирга чыгаралар. Ванга нәрсә генә әйтеп калдырмаган, имеш. АКШ та юкка чыгачак икән, 45нче президент үлеп, башкасы булмый икән... Иң кызыгы – Русиядә бар да яхшы булачак. Без бу әкиятне инде 35 ел буена тыңлыйбыз. Нәрсә яхшы соң бездә?

Татарстанны гына карыйк. Президент атмасын алып аттылар. Моның шулай буласын халык инде 20 елдан бирле сөйли. Халык белә, аңлый, ләкин берни дә эшли алмый. Ә Дәүләт Советында утыручылар күзгә төтен җибәреп, әкият сөйләп утыралар.

Заманында ТАССРның Язучылар берлеге җыелышында обкомның беренче секретаре Ф. Табеев язучыларга: «Сез дормоедлар!» – дип әйткән булган. Ә менә хәзерге депутатларга һәм язучыларга карата нәрсә әйткән булыр иде икән?! Ул вакытта бит әле олуг, олпат язучылар бар иде. Ярар, хәзерге язучылар өйләрендә посып яталар инде. Аларга махсус операция барган җирләргә барып, язарлык материал алып кайтып булыр иде. Ә депутатларга нәрсә комачаулый? Мин аларны ут эченә барып керсеннәр димим. Интернетта Апас егетләре төшереп куйган видеоны тикшереп, халыкны тынычландырып, аңлату эшләре алып барырга ярамыймы әллә? ЖКХ түләүләрен тикшереп, чүп чыгару операторларына карата берәр чара күреп, тәртипкә салырга ярамыймы? Бәяләр котчыкмалы бит. Ә мәдәният өлкәсендә нәрсә инде? Хатын-кыз җырчылар сәхнәгә чыгып басса, алар өчен ояласың. Сәхнәне чүп басты, диләр. Соң, чистартыгыз! Барысы да сезнең кулда бит. Анда чүп-чар гына түгел, «пәри туе», стриптиз. 90нчы елларда халык яулап алган казанышларны юкка чыгардыгыз. Конституциядән 18 пунктны, Президент атамасын алып аттыгыз. Барысы да ал да гөл дип башны катырасыз. Аллы-гөлле күзлекләрегезне салырга вакыт инде. Госдума чыгарган законнардан уза алмагач, халык әйткән наказларны үтәмәгәч, сез анда нәрсәгә соң? Җәза бирүче органнар сездән башка да җитәрлек бездә.

Инде килеп, Президент атамасы турында. Урыс әйтмешли, «ну и что», исегез киткән икән. Күз чыкканда каш дип елап утыру үзе бер ахмаклык инде ул. Аһ-ваһ килеп, 5-6 депутат ул атаманы яклап карадылар бит. Бер ни дә барып чыкмады. Рәис дигән атамага тукталып калдылар. Нәрсә үзгәрәчәк? Бер ни дә! Президентлыктан беренче булып баш тарткан Рамзан Кадыйровка генерал погоннарын чәпәп куйдылар. Бер көн армиядә хезмәт итмәсә дә. Рәискә дә шулай генерал дәрәҗәсе биреп куймаслармы әле, белеме җитәрлек, тәҗрибәсе зур. Ә безнең өчен нинди генә атама булмасын – ханмы, Президент, Рәисме – барыбер. Илдә тынычлык, тәртип, халыкка яшәргә ирек булсын. Безнең Президентыбыз һәр киңәшмә саен идарә итүче компанияләрне, чүп чыгару операторларын, транспорт компанияләрен тикшереп торырга куша иде. Ә нәтиҗә – ноль. Ә хәзер алай да әйтә алмас инде.

Халык әйтер инде, безнең Татарстаныбыз бай, түрәләргә сүз әйтмәгез, дияр. Әйе, биналар, юллар матурая, музейлар, рестораннар эшләп тора. Спорт корылмалары төзелде. Ул спорт корылмаларын безнең акчага төзеделәр, ә хәзер анда ниндидер кешеләр хуҗа булып алган. Безнең балалар, оныклар анда шөгыльләнү өчен зур гына суммада акча түләргә тиеш. Әйе, тыштан ялтырый беләбез анысы. Ә менә гади халык баймы соң?

Салымнарны, счет-фактураларны, кредитларны түләгәч, гаиләне ашатырга акчасы каламы? 80 процент халык кредитта яши. Мәңгелек кабалада. Үзләре түләп бетерә алмасалар, балалар, оныкларына мирас булып кала. Күптән түгел мобилизацияләнгән егетләрне «сөендерделәр» – алган кредитларын түләү алты айга кичектерелә икән. Аннан соң кем түли? В. Путин сөйли: «Мы еще не начинали, мы ничего не потеряли». Нинди яхшы хәбәр! Махсус операция башланганга бер ел, ә без әле тотынмаганбыз да икән. Рамзан Кадыйров та шулай сөйли. Ул әле Зеленский белән көч сынашырга да уйлый икән. Кирәк булса дип, пистолетын да әзерләп куйган. Нинди акыллы генералларыбыз бар бит безнең. Күптән инде «яхшы» юллар төзелә, юләрләр исә бөтенләй юк. Аршын белән дә үлчәп йөрмиләр, космостагы спутниктан гына исәплиләр. Югыйсә Чаадаев белән Карамзин сөйләп йөргәннәр икән. «России какие проблемы?» – дип сорагач, «Дороги и дураки», – дип җавап биргәннәр. «Россию умом не понять, аршином не измерять», – дигәне дә бар. Нинди хәйләкәр татарлар булган бит алар. Тыштан гына исем-фамилияләрен үзгәртеп, урысларга ярап йөргәннәр. Шул ук вакытта астыртын гына алардан көлгәннәр. Татарлар кайда да югалып калмый шул.

Шуның өчен Президент атамасы юкка чыгуга да кайгырып йөрмик әле. Баш исән булсын. Безнең халык 500 ел эчендә нәрсә генә күрмәгән. «Бүре дә тук, сарык та исән», – дип, тагын күпме яшәрбез. Бүре тук анысы, сарыклары гына ни исән, ни тере түгел.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии