Бакчаларның башына бурлар җитте

Эшчеләргә бакча ясарга җир бирүләре безнең илнең иң изге эше булгандыр. Балаларыбыз эшкә өйрәнеп үстеләр. Үзебез үстергән кыяр-помидорларны тозлап, шул бакчадагы базда саклый идек. Тимер мичкәләребез дә бар иде. Егерме елдан артык бакча тотып, бер әйбернең дә югалганы булмады. Төсле металлны сатып ала башлагач, бакча өйләрендә сыңар алюмин кашык та калмады. Самавырлар юкка чыкты, су краннары югалды. Монысы әле баласы гына булган икән, бераздан тимерне дә кабул итә башладылар. Бакчада бер тимер корал калмады. Су савытларына чират җитте. Өй астына торба салып төзелгән өйләр янып көлгә калды. Торбаларына кызыгып яндырдылар аларны. Ул вакытта өйләр тактадан гына ясалган иде бит. Моны кемнәр эшләгәнен дә белде халык. Шәһәр хуҗаларына барып зарланучылар да булды. Чарасы гына күрелмәде. Краны, газ белән тимер кисә торган аппараты булган машиналар урам буйлап йөрде. Аларның номерлары халыкка билгеле иде.

Бераздан су торбаларын кисеп алдылар. Шулай итеп меңләгән бакча ташландык хәлгә калды. Сусыз бакчада яшелчә үстереп булмый шул инде.

Әзһәр ГАТАУЛЛИН,

Әлмәт районы

Комментарии