Тез чүгү системасы

Тез чүгү системасы

Яшь чакта булган хәл. Сабакташ һәм авылдаш, әкәмәт горур, сабантуйларда шәп көрәшче булып танылган бер дускайны, инженер-механик булып эшләп йөргән җиреннән райкомга, инструктор вазифасына дәштеләр. Үз оешмаларында комсомол секретаре булуы да исәпкә алынгандыр дип фаразлыйм. Яңа эшендә ике атна чамасы казынгач, юллар кисешеп, сөйләшеп алдык. Яңа эшкә күнегүе белән кызыксындым.

– Әй, парин, арт сөртү системасы икән анда, – дигән иде дускай, авыр сулап һәм районның беренче җитәкчесенең Казаннан килгән Татпотребсоюз башлыгын, әле уң якка, әле сул якка янтаеп чүгә-чүгә, әле уң, әле сул кулын болгый-болгый, йөзенә тилемсә елмаю кунган хәлдә озатуын, аннан үзенең һәм андагы хезмәттәшләренең, үзен үз оясында күркәдәй кукыраеп тотучы «первый» түрә алдында ничек бөгелергә тиешлеген бәйнә-бәйнә тезде...

Әлеге даирәдә аның колхоз рәисе булырга лаекмы, түгелме икәнлеге хакында сүз чыккач, кайсыдыр берсе, «ул вазифага ирешкәнче әле аңа биш пот тоз ашарга кирәк, дип ычкындырган. Минем дус, шунда катнашкан, мәсьәләне уңай хәл итәрдәй агайны телгә алып, «ул нәрсә кушса, шуны ашыйбыз» диясе урында, «тоз ашаучылар юк монда, аракы ашаучылар күп монда», дип ябыштырып, аны үзенә каршы куйган... Ә бит бу системада судагы балыктай йөзеп уңышка ирешүчеләр буа буарлык. Хәтта иҗади өлкәләрдә дә. Асрамадагы басмаларда мәйдан тотучы әдипләр, журналистлар да кимен куймый бүген, тез йөгенүле мәкаләләр, мәдхияләр туа тора, калын-калын китаплар да калыплана бугай...

Хәлбуки, тез чүгү системасының тамырлары тирән... Үзенчәлекле әдип, элеккеге хәрби очучы, егерме биш китап авторы Локман ага Закировның (аңа инде 94 яшь, соңгы, узган ел нәшер ителеп миңа ирешкән китабы «Мнение» дип атала) «Әйләнеп кайтып булмый торган нокта» (Точка невозврата) китабында да бу хакта үтә гыйбрәтле бер очерк урын алган. Шул кыйссаның каһарманы – армия хезмәтенә яраксыз, күз кабаклары ябышып кала торган зат, ул аларны бармаклары белән каерып ачарга мәҗбүр. Җитмәсә, төс-кыяфәте шөкәтсез, (авыл җирендә андыйларны «кашың – арыш башагы, күзең – ..., авызың – бала бишеге, борының – әрлән тишеге» сыман такмазалар белән ирештергәннәр ул заманнарда. Кыскасы, бичаракайга кияүгә чыгучы табылмаган. Ә менә сугыш чыгып, авыл ир-атларсыз калгач, райком аны ВКП(б) сафларына кабул итә һәм колхоз рәисе итеп билгели. Һәм әлеге шәхес үз карамагындагы карт-корылар, хатын-кызлар һәм балалардан гыйбарәт җәмәгатькә кемлеген таныта: юл кырыендагы үләнне урган яки чапкан сабыйларны акырта-бакырта кыйный, уракларын, чалгыларын сындыра, ә эштән арып кайтучы хатыннарны шәхсән тенти һәм җавапка тарттыра. Ә бер көнне ул күптән түгел генә иренең һәм улының һәлак булулары хакында хәбәр алган хатынның куеныннан ярты кило орлык таба. Нәтиҗәдә, аның ихтыяры белән әлеге хатын төрмәгә озатылып шунда вафат була. Ә аның унсигез яшьлек кызы әлеге адәм актыгына кияүгә чыгарга дучар була... Кызның әнисен ул төрмәгә максат куеп, кызына өйләнергә комачауламасын өчен озата. Әлеге колхоз рәисе лаеклы ялга зур хөрмәттә озатыла, ә некрологында аны намуслылык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге дип зурлыйлар... Аннан калган балалар, оныклар карьера ясауда, матди мөмкинлекләргә ирешкән уңышларында бабаларының саллы өлешен күреп һәм танып, хөрмәт белән искә алалар. Һәм нинди шәп кеше булуы хакында, түрәләргә җаннары-тәннәре белән бирелүчән, «арт сөртү системасы»нда лаеклы урыннарын тапкан каләмзатларга заказ биреп, матур образын ассызыклаучы китаплар яздырсалар да ни гаҗәп? Һәр як ота... Һәм үзләренә иш, оядаш тәнкыйтьче исәбендәгеләрдән дә андыйларга җил-яңгыр тими... Локман ага бу язмасында каһарманының кемлеген, кайсы төбәктән икәнен тәгаенләмәвен варислары рухына травма ясамау хакына дип аңлата... Сталин җитәкчелек иткән кырыс дәвердә андый колхоз рәисләре теләсә кайсы районда да азу яргандыр, ихтимал. Әлеге каһарманны ул шуның гына нәсел очы, моның токымы башы, дигән фаразлар ишетергә туры килде. Һәр район вәкиле «юрганны» үзенә тарту корылышында... Әни Саба районы Урта Саба авылы , әти Актаныш районы Әҗәкүл авылы тумасы, үзем байтак еллар Мөслимдә эшләвем сәбәпле, төрле төбәкләрдә яшәүче танышларым җитәрлек, дип искәртәсем килә...

Рөстәм ЗАРИПОВ,

Саба районы, Шәмәрдән бистәсе

Комментарии