Мин күргәнне эт тә күрми

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр, бит. Минем дә эчем тулы хәсрәт, моң-зар гына. Мин күргәнне яхшы кешенең эте дә күрми.

Әтием сугыштан бик яраланып, контузия алып кайтып, урында яткан. Әнием үзе дә чирли башлагач, үз авылына кайтып киткән (күрше авыл гына). Әнием 24 ел бер хәрәкәтсез урында ятты. Башта апам карады, миңа 9 яшь булганда апа вербовка белән элеккеге Куйбышев шәһәренә эшкә чыгып китте. Чөнки акча юк, ашарга, кияргә юк, булышыр кешебез юк. Апаның анда ниләр күргәнен, ничек интеккәнен еламыйча тыңлый да алмый идем. Эш бик авыр булган, траншея казыганнар. Ачлы-туклы ябык бала бит ул. «Эштән кайткач, киемнәремне юып куя идем дә, караватта бөркәнеп ята идем, алмашка башка киемем юк иде», – ди. Бер тиенсез чыгып киткән бала бит. «Иртәнгә кибеп тә бетмәгән килеш, шуларны киеп китә идем», – ди. Апам күп еллар астма белән интекте. Бер рәхәт күрми үлеп китте. Минем үземдә дә шул чир. Авыртмаган бер генә җирем дә юк. Башымнан аяк бармагыма кадәр авырта. Аркам өскә чыкты, кулбашлары, муен авыртканга чыдар хәл юк. 9 яшемнән әти эшен дә, әни эшен дә эшләргә туры килде бит. Әнине үзем күтәреп, кашыктан ашата идем. Караватында яткан килеш кенә юындыра идем. Көненә ничә кат йомышын да йомышлатырга кирәк бит әле. Ничекләр итеп күтәрдем икән, дип, хәзер дә шаклар катам. Әле әнинең әтисен – бабайны да мин карадым, исән кызы белән малае булса да. Бабай 90 яшендә үлде. Урманнан арба тартып, утынын-печәнен дә миңа хәзерлисе. Суга елганың теге ягына йөрдек, бер якка гына да бер чакрымнар булгандыр. Кәҗәләр асрадык. Туганнан алып, шушы 74 яшемә кадәр ун бармагым белән тырмашып көн күрдем. Хәзер генә хаста караганнарга хөкүмәт акча түләп тора да бит, безгә бер тиен дә ярдәм булмады.

7нче классны тәмамлагач, колхозга эшкә чыктым. Әнинең чыгарасы килмәсә дә, акча кирәк. Әни мин кайтуга караватыннан егылып төшкән була, тагын ничекләр күтәрим икән, дип елый идем. Шуның кадәр интегеп эшләп йөрдем кыз чагымда да.

Кияүгә чыккач та бөтен эш үз өстемдә булды. Бер тәмугтан икенчесенә килеп кердем. Бер бәхетсез гел бәхетсез була икән ул. 3 бала үстердем. Гомерем буе эшләп, минималь пенсия белән лаеклы ялга чыктым. Бер көн эшләмәгәннәр дә шушы акчаны ала, мин дә. Нигә мине бу кадәр мыскыл иттеләр? Ә бит минем белән бергә эшләп йөргәннәрнеке болай ук аз түгел. Әллә соң минем эшләгәнне кешегә язып бардылармы икән, дип тә уйлыйм. Аптырап, иремнең пенсиясенә күчкән идем, 300 сум өстәлде. Кешенең пенсиясе артканда яртысы гына артып барды. 3 бала үстерүчеләргә пенсия арта икән дигәч, пенсия фондына алып барганнар иде, син бит иреңнең пенсиясен аласың, ирең бала тапмаган бит, диделәр. Ишекләрен ябып чыгып киткәнче үк, күздән яшь ага башлады. Бик авыр булды. Мин ул балаларны бик авырлык белән үстердем. Аларны карашучы кешем булмады. 3 баланың берсен генә булса да кулына алып сөюче дә булмады. Утырып ашарга да вакыт таба алмыйча, ач йөри идем. Тәүлегенә ике сәгать йокладым микән? Башкалар кебек, әзердән чыгып китеп, әзергә кайтып керү булмады шул миңа. Балалар үскәндә дә идәнгә чүп тә төшермәдем, гел җыештырып тордым. Әле бөтен урам баласы бездә ята иде. Хәзер шулар исәнләшмиләр дә.

«Безнең гәҗит»нең 5нче санында (31 гыйнвар, 2018) Нурулла хәзрәтнең, үлек юган су белән сихер ясау күп, дигәнне укыдым да, уйга калдым. Ирем үлгәч, мәет юган суны өй кырыендагы койма буена гына түктеләр. Кыш көне иде, башка җиргә барып булмый, кар. Ул кырыйда гына алмагач та бар иде әле. Без аның алмасын ашадык инде. Улым аннары ул койманы сүтеп алып, бәләкәй бакчаны зурайтты. Мәет юган су түккән урынны таптап йөрдек, чөнки ул уртада калды. Улым да бик нык чирли. Ике ел инде эшли дә алмый. Аңарчы да эшкә ике таякка таянып кына йөри иде. Әнә шул үлек суының зарары тигәндер дип шикләнәм.

Сихерләр дә куйгаладылар, ишек башына тавык тәпие куеп калдырганнар иде. Тыныч яшәмәсеннәр диптер инде. Аны ирем алып ташлаган, кибеп беткән иде, син куйган идеңме, диде. Мин бакчада эшләгәндә ята торган караватыма 3 кием иске колготки куеп чыгып киттеләр. Үземнең кешеләргә начарлык эшләгәнем юк, белмим кем эше бу? Кем керсә дә, ачык чырай күрсәттем, чәй эчерми чыгармадым. Иремнең туганнары күп иде, алар белән дә аралашып яшәдек. Яхшылык явызлык булып кайта икән, хәзер хәлебезне дә белүче кеше юк. Алла хакы өчен дип кергәннәре дә юк, үзләренә кергәнне дә яратмыйлар. Кеше гөнаһтан курыкмый икән хәзер, исең китәр.

Адресым да, исемем дә редакция өчен генә

Редакциядән. Хат авторы сихердән саклану чаралары турында да сораган. Алла боерса, алдагы саннарыбызда бу хакта язарбыз әле.

Комментарии