«Кызыгыз сәламәт», – дип әйтүләренә алдандык»

«Кызыгыз сәламәт», – дип әйтүләренә алдандык»

Казанда яшәүче Лилия Сөләйманованың тормышы әле моннан берничә ел элек кенә түгәрәк була. Бер-бер артлы туган ике кызы инде югары сыйныфларда укып йөри, базарда үз сәүдә үзәге бар, бер җырда әйтелгәнчә, әллә кем булмаса да, әллә кем булганнардан ким дә яшәми ул. Инде олыгаеп барган кызларына караган саен, «Әллә өченче баламны алып кайтыйм микән?» – дигән уй ешрак килә башлый. Тәвәккәлли Лилия ханым. Авырга узганын, өченчегә дә кыз бала туачагын белгәч, төпчеген кулына аласы көннәрен санап, үзен дөньядагы иң бәхетле хатын-кыз итеп тоеп яши.

…2015нче елның ноябрь ае. Лилия Сөләйманова, гадәттәгечә, өйдә үз эшләре белән шөгыльләнеп йөргән чак. Инде җиденче ае белән барган көмәне моңарчы бер дә борчымый аны. Йөклелек чоры да бик тыныч, борчуларсыз гына уза. Әмма тик торган җирдән суы китә башлаганын күреп, беренче мәртәбә хафага кала булачак әни. Шунда ук, ашыгыч ярдәм чакыртып, больницага китә.

Суы акканын белсәләр дә, табиблар баланы тудырырга ашыкмыйлар. «Ул әле дөньяга килү өчен артык кечкенә, бераз авырлык җыйсын», – дип, өч көн буе палатада тик яткыралар Лилия Сөйләманованы. Аек акыл белән фикер йөртүче теләсә кемнең башына уй килә: су киткән һәм шактый гына аккан икән, аналыктагы бала нәрсә хисабына авырлык җыярга тиеш, ул үлмәсме соң? Шулай да, әни кеше бу начар уйларын читкә куарга тырыша: янәсе, табиблар яхшырак беләдер, алар шулай кирәк ди икән, димәк, көтәргә генә кала.

…Өч көн узганнан соң, ахыр чиктә, махсус укол кадап, сабыйны мәҗбүри дөньяга китерәләр. Бер килограммнан чак кына артык булып туа ул. Искиткеч ябык була! Шуңа күрә, бөтен тәненә төрле көпшәләр тоташтырып, ике ай буе больницада «үстерәләр» баланы.

Вакытыннан алда туу сәбәпле, сабыйның күз челтәре (сетчатка) урынына утырмаган була, операция ясап, тиешле җиренә урнаштыралар. Күз табибы кисәтә: бәбине эченә яткырырга ярамый, өч сәгать саен дарулар тамызып торырга, кулына уенчыклар тоттырмаска – югыйсә үзен зарарлавы бар. Булдыра алганча, күзләрен сакларга кушыла. Ата-ана табиблар киңәшен энәсеннән җебенә кадәр үти. Булган мәшәкатьләр артта калыр, дигән ныклы инану була аларда.

Вакытыннан алда туган кызларына матур исем сайлап кушалар: Замирә. Чын күңелдән, аның сәламәт булуына ышаналар.

Хәер, аларның бу ышанычын табиблар да кире какмый: Замирәгә өч ай булгач та, тууына алты ай узгач та, неврологка алып барып тикшертәләр. Анысы үз чиратында: «Бала сәламәт, кимчелекләре юк», – дип ышандыра.

– Әмма кызыбызның саулыгына кагылышлы шикләребез туа башлады. Башка балалар 6 айда утыра башлый, Безнеке утырмады. «Ярар, ул өч айга алданрак туды бит, димәк, тугыз ай тулгач утырыр», – дип юаттык үзебезне. Ялгышканбыз. Аптырап, педиатрга бардык. «Сез ни өчен кул кушырып утырасыз, балагызның сәламәт булмавын белмисезме әллә?» – диде. Бу сүзләрне ишеткәч, имәнеп киттем. Баланы гел тикшертеп тордык бит, әмма неврологның аны-моны әйткәне булмады. Кызыбызга ДЦП диагнозы куюларына бик озак вакытлар ышана алмадым. Аның куллары йодрыкка төйнәлеп каткан. Без аның әйберләрне тота алмавын сизмәгәнбез инде – уенчыклар бирергә ярамый, эченә яткырырга ярамый, дип килделәр бит. Аннан соң, ул бик тыныч иде: еш еламый, тыпырчынмый… Табибларның да шул вакытка кадәр «кызыгыз сәламәт» дигәннәренә алданып яшәгәнбез, – дип сөйли Лилия Сөләйманова. Замирәнең авыру түгеллегенә шуның кадәр көчле ышана ана, хәтта баласына инвалидлык алудан да шактый вакыт баш тартып килә. Табиблар каты торгач кына ризалаша.

Хәзерге вакытта Замирәгә ике яшь тә өч ай. Инде бер ел буе туктаусыз рәвештә әти-әнисе аны ЛФКга (дәвалау физкультурасына), массажга йөртә. Мондый чараларның берсе-берсе мең сумнан башлана. Тулаем алганда, әнә шул күнегүләр өчен генә дә, аена 12 мең сум түлиләр. Аерым бер дарулар эчертү дә кирәк, дигәннәр. Аларын Германиядән заказ белән кайтаралар. Бу даруларның бәясе коточкыч кыйммәт: берсе генә дә утыз мең сум тора. Гаиләдә акча ягы белән кыенлыклар туа башлаган, чөнки тагын ике бала үстерәләр бит әле: олырак яшьтәге кызларының берсе – чыгарылыш сыйныф укучысы, икенчесе – студент. Шуңа өстәп, Замирәне аякка бастырасылары бар. Ә гаиләгә акча китерүче – бары тик әти кеше генә. Базардагы сәүдә ноктасын япкан инде Лилия ханым. Кечкенә кызларының сәламәтлеге өчен көрәшеп, башка эшкә вакыт калмау сәбәпче булган моңа.

– Инвалид баласы булган аналарның хәле ничек авыр булуын аңлатып бетерә торган түгел. Рухи һәм матди яктан гына түгел, физик яктан да бик авыр. Бер яшенә кадәр тыныч кына үскән кызыбыз хәзер бертуктаусыз диярлек елый, гел кулыма күтәреп кенә йөртәм, ялгызын бер минутка да калдырып китеп булмый. Дөресен генә әйткәндә, ашарыма җылытырлык та вакыт булмаган чаклар күп минем, – дип сөйли ул.

Табиблар артык өметләндерми ата-ананы. «Бала йөреп китәргә дә, йөрмәскә дә мөмкин. Барысы да үзегездән тора», – дип кенә әйткәннәр. Әйе, Замирәнең яшьтәшләре күптән тәпи киткән инде, ә ул әле һаман да үрмәләргә генә өйрәнә. Беренче адымнарын да табиблар ярдәме һәм күзәтүе астында гына ясап маташа. Ләкин шулай да, бу – бик зур алга китү, дип саный ана кеше. Чөнки реабилитация үзәкләрендә дәвалану нәтиҗәсендә генә Замирә мөстәкыйль рәвештә башын тотарга өйрәнгән. Ә димәк, ул гомер буе урын өстендә хәрәкәтсез ятмаячак, алга таба да тырышса, йөреп тә китәр әле!

…Авыру балалары булган күпчелек әти-әниләр чит илгә китеп дәвалануны кулай күрә. Әмма Лилия Сөләйманова, икешәр миллион сум түләп, Кытайда ятканчы, шул акчага ничә еллар буе үзебездә дәваланып була бит, дип саный. Кызы өчен Казанда «Беренче адым» («Первый шаг») тернәкләндерү үзәген карап куйган инде ул. Шунда йөреп дәваланган очракта алга китеш, һичшиксез, булачак, дип саный ана. Беренче тернәкләндерү курсының бәясе дә билгеле: 140 мең сум. Беренче карашка, зур сумма түгел кебек. Әмма ай саен дарулар өчен генә дә кимендә 30 мең сум акча сарыф иткән биш кешелек гаилә бу акчаларны түли алмый. Шуңа күрә ярдәм сорарга мәҗбүрләр.

Әгәр сезнең арада, кечкенә Замирәнең язмышына битараф калмаучылар булса, 4276 6200 4643 7624 номерлы «Сбербанк» картасына (баланың әтисе Галиев Руслан Ринат улы исемендә) акча күчерә аласыз. Шул ук вакытта, кызның әнисе – Лилия ханым Сөләйманованың да телефонын күрсәтәбез: +7953 493 98 91.

Авыр чакта аз гына ярдәм дә бик зур терәк булып тора бит. Замирәгә бергәләп булышсак, чираттагы зур сынауга дучар булган ата-ананың өметләре ныгыр, ышанычлары акланыр иде!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии