Конституциянең үтәлүе мәҗбүри

Яңа ел алдыннан теләгән теләкләребез кабул булмыйча, ел борчулы вакыйгалар белән башланып китте. Коронавирус афәте бөтен дөнья халкы өчен җибәрелгән булса, монда кемне дә булса гаепләп булмыйдыр да. Үз вакыты белән анысы үтеп тә китәр әле, бәлки. Менә аның үз кешеләрең тарафыннан ясалма рәвештә китереп чыгарылган, күңелләрне рәнҗетеп, тынычлыгыңны алып торганнары да бар бит.

Әйтәсе килгән фикерем Бөтен татар иҗтимагый үзәге эшчәнлегенә багышлана. Татарстан прокуратурасы бу оешманы экстремистлыкта гаепләп, Татарстан Югары судына мөрәҗәгать җибәргән. Шушы гаепләүләр белән килешә алмыйча, тагын бер мәртәбә Русия Федерациясе һәм Татарстан Конституцияләрен барлап чыктым. Конституцияне укыганда үзеңне бәхетле һәм тулы хокуклы итеп хис итә башлыйсың. Чынлап та шулай, ни өчен дигәндә, анда халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып, халыкны яклау һәм саклау сүзләре генә язылган. Илдә булган гыйбрәтле хәлләрне күз алдында тотып, акыл белән, 1990нчы еллардан соң кабул ителгән Илнең Төп документы бит ул. Үзгәртелгән Конституциядә дә ул елларда кабул ителгән милли хокукларыбыз сакланып калынган бит югыйсә. Мәктәпләрдә балаларга үз ана телләрендә укулар рөхсәт ителеп, телләрне бетерү түгел, киресенчә, телләрне үстерү мөмкинлеге бирелүе язылган анда. Бөтен бәлаләрнең килеп чыгуында да Конституциядә язылган хокукларыбызны кулланырга ирек бирмәү сәбәп. Ул хокуклар үтәлсә, бернинди митинглар үткәреп йөрүнең дә кирәге булмас иде.

Төп Законда тагын шундый сүзләр дә бар: Конституциягә каршы килә торган указлар чыгарырга беркемнең дә хакы юк. Димәк, ана телендә укуларның тамырына балта чаба торган 309нчы законның да юридик көче юк булып чыга.

Митингта телне саклап калуга багышлап әйтелгән сүзләр өчен БТИҮнең 80 яшьлек бабайларына штраф салганнар иде инде. Хәзер судка ук биргәннәр. Бу бер үк әйбер өчен ике тапкыр җәза бирү булып чыга түгелме соң? Кемдер ярамаган сүз әйткән өчен генә иҗтимагый оешманы таркату гаделсезлек булыр иде. Конституциядә сүз иреге бирелү хокукы турында һәм цензура тыелган, дип язылган сүзләрне санга сукмаучылар үзләре җинаятьче хәлендә калмыймы? Конституция кысаларыннан тайпылмыйча эш алып барган БТИҮ эшчәнлегендә экстремизмга тиңләрлек гамәлләр күренми. Ул үзенең уставына нигезләнеп, Конституциядә бирелгән хокукларыбызның үтәлешен генә таләп итә. Ә аның үтәлешен таләп итүдә нинди экстремизм була ала?

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии