- 19.11.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Әгәр НТВ каналындагы «Место встречи» тапшыруында зурдан кубып сөйләшү булмаса, бу темага, бәлки алынмас та идем. Олы яшьтә булуым сәбәпле карашларым күпләрнең фикере белән туры кимәскә мөмкин булса да, язмыйча кала алмыйм. Үтә катлаулы, һәркемне уйга салырга тиешле, халыклар һәм дәүләтләр язмышына кагылышлы тема бу. Тапшыруда бер сәгать дәвамында «хатыннар ник бала тапмый» дигән сорау тирәсендә бәхәс куерды. Бу проблема СССР таралганнан соң барлыкка килеп, Украина – Русия канкоешы көчәйгәч, илне демографик кризиска ук алып керде. Эшчеләр җитмәү мәсьәләсе чит илләрдән килүчеләр ярдәмендә бүген өлешчә хәл ителә ителүен, әгәр кризис дистәләгән елларга сузылса Русиянең яшәешенә куркыныч туарга мөмкин. Ә кимеп баручы милләтебезнең бөтенләй юкка чыгуы ихтимал.
Хакимият тарафыннан ана капиталыннан башлап, шактый кызыксындыру чаралары да күрелә. Халыкның әхлагы сагында торучы диннең роле дә арта бара югыйсә. Нәтиҗәсе генә канәгатьләндерми. Әлеге тапшыруда хатын кызлар арасында телефон аша сораштыру уздырганнар иде. 54 проценты иртәнге көнгә ышаныч булмау бала тапмауга төп сәбәп дип тавыш бирде. Анда катнашкан экспертлар матди якны төп сәбәп дип тәкрарласа да, аларча уйлаучылар 10 процент кына тәшкил итте. Килешәсездер, уйландыра торган нәтиҗә бу. Сүз дә юк, тавыш бирүченең нәрсә уйлаганын, аның тормыш, белем дәрәҗәсен әйтүе кыен. Гадәттә, матди җитмәүчелектә тилмерүчеләрнең телевизор карарга вакыты да юк, сәяси активлыгы да, фикер киңлеге дә чамалы була. Шуңа, бу сораштыруда матди яктан хәллерәк, вакыты иркен хатын-кызлар катнашкандыр дияргә нигез бар. 2 ел ярымга сузылган Украина низагының күпмегә сузыласы, ни белән бетәсе, беткәч Көнбатыш илләре һәм күрше дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр ничек буласы билгесез икәнен күздә тотсак, киләчәк бик үк өметле күренми дип фаразларга нигез бар. Санкцияләр җилкәбездән алынырмы дигән сорау да туа. Шуны да онытмыйк, без сәяси һәм икътисади борылышларны үз тарихында күп тапкыр кичерү сәбәпле тотрыклы үсеш юлына баса алмаган Русиядә яшибез. Киләчәкне чамалавы бик кыен. Төрле мәгълүмат чараларыннан агылган ялган катыш дөреслек, сайлауларга карата шикле карашлар, коррупциягә чумган җитәкчеләр булуы алдагы көннәргә генә түгел, хакимнәргә дә ышанычны какшата. Ә кешене өмет яшәтә бит. Киләчәккә өмет белән карамаса, ул бүгенге көн белән яши башлый. Бер уйласаң балалар да өмет бит, әле ниндие генә. Ләкин күпчелек өчен «Надо сегодня жить» дигән сүзтезмә афоризмга әверелде бүген. Комфортлы яшәү мөмкинлеге бирүче фатир, дәү машина, мул акчалы эш урыны булса шул җиткән. Димәк, «Киләчәк өчен ишәк кайгырсын» дип яшәүгә җайлаша адәм баласы. Болай барса, тупланган акчалар 1991нче елдагы кебек дөрләп янар, яки гиперинфляциягә тарыр дип курыкмыйча өсте өстенә кредитлар ала. Өстәвенә атом-төш коралы турында сөйләшү артты.
Һәркайда эленке-салынкылык чәчәк ата. Эшкә бармак аша карау намус һәм иҗади эшчәнлекне буа, ришвәтчелеккә юл яра. Нәтиҗәдә рәхәт яшәп калу идеясе берәүләрнең тормышын өскә калкытырга ярдәм итә, икенчеләренекен аска батыра. Зыяны шул; ике якның да рухын гарипләндереп, бала табуга да зыян сала. Башка тармаклар турында әйтеп тә торасы юк. Шул ук хәл. Кыскасы, халыкның үрчү инстинктын бугазлаучы, төшенкелек халәтен сугарып торучы сәбәпләр илебездә хәттин ашкан.
Үсеп җитеп балигъ булган сәламәт егет яки кызның гаилә корып, балалар үстерүе, аларны тормыш юлына кертеп җибәрүе табигый хәл, бу аларның вазыйфасы дибез. Әгәр, ниндидер сәбәп аркасында яшь кешенең тормышы бу стандартка туры килми икән, димәк ул табигать белән каршылыкка керә. Бу каршылыкны китереп чыгарган сәбәп турыдан туры аның үзенә бәйле булырга мөмкин. Яки үзеннән тормаган сәбәп нәтиҗәсе булып, аны газаплы хәлгә куя. Әгәр гражданнарның үрчү инстинктына зыян китерү массакүләм төс алып күп еллар дәвам итсә, ил демография сазлыгына бата. Һәм халыкның акрынлап юкка чыгуына төп сәбәп була. Изге урын буш тормый дигәндәй, аны үз табигате белән килешенеп яшәве нәтиҗәсендә үрчи торган халык алыштыра. Ерак барасы юк, алга киткән Европа илләрендә бу процесс кызу темплар белән бара да инде. Һәр нәрсә өчен түләргә туры килә дигән гыйбарә бар. Бу очракта алгарыш өчен демографик кризис белән түлибез булып чыга. Вәт хикмәт, алгарыштан да ваз кичеп булмый, демографик кризисны да туктата алмыйбыз. Ә туктату кирәк, югыйсә бетәбез. Кайвакытта башка көфер уйлар да килеп ала. Тормыш инде рәтләнде дигәндә төрле кыйтгаларда сугышлар килеп чыга. Кайбер кешеләрдән, сугышның зыянлы ягы гына түгел файдалы ягы да бар, фәндә, техникада һәм технологияләрдә алга китеш булып дәүләтләр якынаеп килгән кризисны кичектерәләр, дигәнне ишетергә туры килә. Имеш, бозыклыкларга кереп киткән халык бер йодрыкка туплана, милли горурлыгы барлыкка килеп, үрчүенә этәргеч ясала, гамьсез яшәү рәвеше артка чигенә. Янәсе, сугыштан соң ир балалар күп туа, бозылган җенси баланс элекке хәленә кайта. Мондый глобаль хәлләр Аллаһыбыз кодрәтеннән башка була алмый диләр. Вәт сиңа мә, ышансаң ышан, ышанмасаң үзеңә кара.
Һәр нормаль дип саналган дәүләт халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырта баруны үзенең төп максаты итә, Конституциясенә дә язып куя. Нинди рәвештә яшәү системасын сайлавына карамастан – ул капиталистикмы, социалистикмы, демократикмы, әллә диктатурамы. Бу максатка бару ысуллары гына аерыла. Һәрберсе гаиләне дәүләтнең нигезе дип саный. Аны саклау юнәлешендә төрле кануннар кабул итә, хәленнән килгәнчә ярдәм дә итә һәм көйли. Әмма, илнең үсеш дәрәҗәсенә бәйле рәвештә нәтиҗәсе генә төрлечә була.
Гаҗәп шунысы, гаиләләр турында кайгырткан, халыкның яшәү дәрәҗәсе күтәрелгән илләрдә, шул исәптән Русиядә дә, балалар аз туа башлый. Алгарыш кешенең табигый үрчүе белән каршылыкка керә дип әйткән идем өстәрәк. Бу каршылыкның эчендә ятучы кайбер сәбәпләр: гаилә кору соңара, гражданлык никахы дигән нәмәстә барлыкка килә, аерылышулар, ялгызы бала үстерүчеләр арта, алиментка батучылар ишәя. Коточкыч хәл бит бу. Хәтта авыл җирлегендә дә шул ук бәла канат җәя. Бу парадоксмы, абсурдмы – белмим.
Тормыш авыр елларда балалар кул арасына кереп эшли башлар, картлыгыбызда терәк, казганып булдырган мөлкәтебезне тагын да бөтәйтерләр, бер-берләренә ярдәм итешеп яшәү үзләренә җиңел булыр дигән карашлар табигый үрчү белән аваздаш булгандыр, диясе килә. Ә тормышлар алга китеп яшәү шартлары яхшыргач, кәеф сафалы, җиңел яшәү рәвеше алга чыгып баса: тәмле ашау, яхшы йорт – җир фатир булуы, анда кыйммәтле мебель, чит илләргә барып акча туздырып, диңгез буенда сырт кыздырып кайту, кунак итешү уеннары нормага әверелә. Балаларның гына түгел, ата-аналарның да бер-берсенә матди бәйлелеге кимү, ирекләре арта барып хәтта рухи бәйлелекләренә дә зыян сала башлый. Бер йортта, Җәлил хәзрәт әйткәнчә, өч буынның бергә яшәве бөтен яктан да отышлы кебек булса да, сирәк күренешкә әйләнә. Барысының да – яшьләрнең дә, картларның да ирекле яшисе килә башлый. Бу фонда табигый үрчү, ишле бала үстерү бик мәшәкатьле, күп рәхәтлекләрдән нәүмиз итә диптер, яшьләр тарафыннан арткы планга күчерелә. Балалар үстерү шатлыгын, әле саналган рәхәтлекләр белән тәңгәлләштереп тулы бәхеткә ия гаилә тормышы алып бару зур күпчелекнең көченнән килми кызганычка. Ике якның берсен сайларга туры килә андыйларга. Әлбәттә, җиңелрәк юл; кредитларга чумып булса да комфортка ирешү, шәхси ләззәт алу, җаваплылыктан качу халәте өстенлек ала. Барлыкка килгән бу ихтыяҗга җавап буларак кәеф-сафа индустриясе чәчәк ата. Телевизор экраннарыннан, интернеттан телефоннардан кызыгырлык матур тормыш рәвеше үрнәкләре күрсәтелә. Төнге клублар, фитнес, массаж кабинетлары, тагын әллә нинди әйтергә ярамаган кабинетлар гөрләп эшли, кибет киштәләре күз явын алырлык матур шешәләрдән сыгылып тора... Акчаң булса, бар теләкләреңне дә канәгатьләндерәчәкләр... Аскы, ярлы кавемдә калган яшьләрне бай катламга күчү ымсындыра. Күпләре моның өчен җанын да, тәнен дә кызганмый, хәтта җинаять юлына да баса. Ә баеганнары үз ишеләрен иш итеп, үзләре генә аңлаган фәлсәфәгә таянган гаилә кора. Халыкның бай катламга һәм ярлыга аерымлануы шулай дәвам итә. Укыганым бар, Рим империясенә кергән бер халыкта бай егетне ярлы кызына өйләндерү, бай кызын ярлы егеткә кияүгә бирү тәртибе булган ди. Шулай итеп халыкның байлык буенча аерымланып үзара нәфрәттә яшәвен туктатканнар имеш. Логика буенча шаккатарлык дөрес, практикада булмастай манзара бу.
Югарыда әйтелгәннәр йогынтысында күп балалы гаилә тормышы җаваплылыкка һәм күп уңайсызлыкларга дучар итүче газаплы юнәлеш булып күренә башлый яшьләргә. Өстәвенә телевизордан гарип балаларны күрсәтеп, дәвалау өчен тилмереп акча сораучы, ирләре ташлап киткән аналарны даими күрсәтеп, аларны өркетеп торалар. Дума депутатлары балаларны яклау турында кануннарны чыгарып кына тора. Үз балаңа бармак белән чиертергә куркып торырлык. Миллиардлаган сумда түләнмәгән алимент бурычы белән яшәүчеләр барлыгы да билгеле. Мондый психик басымга чыдамлык күрсәтүче яшьләр әллә-ни күп түгелдер шул.
Без үскән Совет чорындагы тормыш табигый сайланыш канунына буйсынгандыр, үтә гади булган икән. Күпме булса да туып исән калган балаларын мәктәпләрдә укытып һәм эшкә өйрәтеп үстергәннәр (безнең гаиләдә бишәү туганбыз, өчебез исән калган). Укып бетергәч һәркайсы үз юлын табып эшләгән, укыган, гаилә корган. Әлбәттә һәрберсенең үз язмышы, үз «ски»ләре. Әмма, барыбер мин атаган тормыш юлы күпчелек өчен хас иде. Дәүләт органнары, җәмәгатьчелек, хезмәт коллективы контроле һәркем өчен көчле булды. Авыл җирлегендә халык күп яшәде, анда нәсел-нәсәбәнең шифалы тәрбияви йогынтысы да яхшы иде. Матди ярлылык тудырган вәзгыять бер-берсенә бәйле итеп, берләштереп тотты авыл халкын. Парадокс – ярлылык берләштерә бит, байлык тарката. Шәһәргә китсәләр дә яшьләр белән элемтә өзелмәде хәзерге кебек. Мәгълүмат чаралары да бик сак, халыкның рухи халәтен һәм тынычлыгын имгәтмәскә тырышып эшләде ул заманда.
Бүгенге хәлләргә күчеп анализ ясап карыйк. Көмәнгә калу, кайда хисапка басу, шәхси бала тудыру йортындамы, дәүләтнекендәме, ничек таба – үземе, кесерово беләнме кебек сораулар туа. Әгәр балага уза алмаса больница юлында йөрүләр, тикшеренүләр, ясалма орлыкландырулар дисеңме. Тугач та чыгым, малай булса ике корбан чаласы имеш, кыз булса бер икән. Беркемнең дә кешедән калышасы килми, горурлыгы бар, сүз чыгудан да курка. Бурычка батып бәби туе уздыра... Балаларны машина белән башта бакчага, аннары мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә йөртү мәшәкатьләре. Балаңны кеше итәргә теләсәң, акча кирәк... Дәрәҗәле уку йортларында укыту, машиналы, фатирлы, купшы туйлар ясап гаиләле итү, яхшы эш урыны эзләү, балаларын үстерешеп изаланулар турында әйтеп кенә үтәм. Акый-чокый йөри күрмәсеннәр дип куркып торуларны да әйтеп тормыйм. Болар; «хатыннар ник бала тапмый» дигән сорауга җавап булырдай нәни һәм олы сәбәпләрнең кайберләре генә. Шәп булыр иде һәр яшь гаиләгә таяныч булырлык, үз проблемалары белән борчымый торган әби-бабайлар күбрәк булса. Иң мөһиме, үзләре дә тырышсын, хөкүмәт белән Аллаһыбыз да ярдәменнән ташламасын иде аларны.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ
Байлар Сабасы
Комментарии