Халыкны котыртып йөрмәгез!

Халыкны котыртып йөрмәгез!

Шәһәр халкы – урыслар белән татарлар – яртылаш туганлашып баралар инде. Катнаш никахлар һаман арта тора. Катгый чаралар күрелмәсә, 50 елга да бармый, татарлар урыска әйләнеп бетәчәк. Моны булдырмас өчен татар балаларын гел татарча гына укытырга кирәк. Татарча югары уку йортлары да булсын. Иҗтимагый үзәк кешеләре, урысларга тәре походы үткәрергә ярый, безгә Хәтер көнен үткәрергә урын бирмиләр, дип зарланалар. Урыслар дин кушканча үткәрә алар. Безнекеләр халык җыеп котырталар. Без дәүләтле халык булганбыз, без дәүләтле булырга тиеш, диләр. Берәүләр дәүләтле булып карамакчы булдылар бит инде. Дәүләтле була торган вакыт үткән. Русиядәге бер милләт дә 100 елдан соң да дәүләтле була алмаячак, милләтне генә саклап калырга кирәк. Татарстан табышының 80 процентын Мәскәүгә озата, диләр, шулай кирәктер. Колхозда да әллә ничә бригада була. Алар бөтен уңышларын бер амбарга сала. Кирәк саен үзләренә дә алалар. Илне куәтле итеп тотар өчен байлык кирәк бит. Безнең кораллы көчләребез дә дөньяда иң куәтлесе булырга тиеш, безнең бай җирләребезгә кызыгучылар бик күп.

Хәтер көненә һәйкәл куярга тиеш, диләр. Анда Казанны саклаганда үлгән бабаларыбызның исемнәре язылачак бит. Аларны урыслар үтергән. Бабайларның оныклары урысларны дошман күрә башлаячак. Безнең халык тырыш, тыңлаучан. Русия дәүләтендә яшәүче бер милләт тә кол булмаган. Татарларның дөньяга танылган дини галимнәре, күренекле байлары булган. Урамга җыелып, халык котыртып йөри торган заманнар узган. Аерым дәүләтләр барлыкка килмәячәк. Без Русиядәге милләтләр тагын да дуслашып, илне баетырга тырышып, эшләп яшик. Телләрне саклыйк, милләтләрне саклыйк. Бакчада матур чәчәкләрнең төрләре күбрәк булган саен бакча матуррак була. Иҗтимагый үзәк безнең татар дәүләтебез булырга тиеш, дигән фикер әйтә. Әгәр дә Русия безгә дәүләт булырга рөхсәт итеп, үз канаты астыннан чыгарса, безне Кытай яулап алып, кол итәчәк. Русиядә бөтен милләтләрнең кендекләре береккән. Халыкны котыртып йөрүче төркемнәрне каты законнар белән тыярга кирәк.

Ә мәктәпләрдә 2-3 сәгать кенә татарча уку бик аз ул. Кайбер татар җырчылары да татарча җырлыйлар гына, ә фикерләүләре урысча. Иҗтимагый үзәк, тыныч юллар белән, ныклап торып татар телен саклап калу өчен тырышсын.

Әзһәр ЗӘЙНИ,

Әлмәт шәһәре

Хәтер көне алдыннан редакциябезгә менә шундый хат килеп төште. Авторның фикерләре шактый каршылыклы һәм буталчык язылса да, күбесе белән килешмәсәк тә, бастырырга булдык, чөнки газетабызда төрле карашларга урын бирелә. Бездән булсын яхшылык: язманы бастырып кына калмыйбыз, кайбер өлешләренә карата мөхтәрәм затларыбызның шәрехләмәләрен дә тәкъдим итәбез. Алайса хат авторы әллә тарихны (һәм бүгенге вазгыятьне дә) белми, әллә аңламый дигән уй туды. Белми икән – шушы җаваплар, бәлки, кайбер нәрсәләргә күзен ачарга ярдәм итәр. Ә инде аңларга теләми икән – мәҗбүр итә алмыйбыз, ирекле илдә яшибез бит.

Тәэминә БИКТИМЕРОВА, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты:

– Халыкны котырта торган нинди сүзләр, нинди җөмләләр ишетте икән бу кеше? Әйдәгез, корал тотып чыгыйк, дип әйтәбезме, безне әйдәп бара торган штаб оештырыйк, дип котыртабызмы? Абдулла белән Иванның бүлешәсе әйберсе юк, алар бер җирдә яшиләр. Абдулла белән Иванның әзрәк төрткәләшеп алуы өстәгеләргә генә кирәк. Безнең динебездә ата-бабаларыбыз рухына исемнәрен әйтеп дога кылырга кушалар. Борынгы дәүләтебезне төзүчеләрне хәзер инде исемләп белмибез, Хәтер көненә җыелып, шуларны искә алабыз, әби-бабаларыбыз рухына дога кылабыз икән, бу дошманлык буламы икән инде? Моны әйткән кеше үзенең милләтен дә, әби-бабасын да, тарихын да бер тамчы да белми. Әзрәк үзенең наданлыгыннан оялсын иде ул. Аның өчен мин оялдым. Милләттәшләребез арасында элементар тарихны белмәгән кешеләрнең булуы бик кызганыч.

Галишан НУРИӘХМӘТ, милли хәрәкәт активисты:

– Бу хатны дин дә, милләт тә, дәүләт тә кирәкми торган кеше язган. Аның сүзе – СССРда бөтен халык урыс телендә сөйләшә, бөтен халык –советлар, дигән тәрбия нәтиҗәсе.

Дәүләте булмаган халыкның милләте юк. Бетә ул, бетерелә. Татарстанның да, Русиянең дә Конституциясендә «Республика Татарстан – демократическое правовое государство...» дип язылган. «Государство» булгач, дәүләт дигән сүз. Шулай булгач, демократик илләрдә бер дәүләт эчендә икенче дәүләт була ала. Мәсәлән, АКШ Америка Кушма Дәүләтләре дигәнне аңлата бит. Шулай ук Швейцариядә, Канадада да шундый төзелеш. Анда бер халыкны да «син дәүләт төзүче» дип аермыйлар, башкаларны да кысмыйлар, бетермиләр, алар иркенләп яшиләр, укыйлар. Канаданың Квебек провинциясендә бөтен эшләр француз телендә алып барыла. Ә бездә татарча алып баралар иде. Моңа карап, Татарстан беркая да аерылып чыгып китмәде бит, Русия Федерациясе эчендә калды. Менә мин үзем Әлмәт, Сарман, Мөслимдә суд карарларын татарча чыгарганны үз күзләрем белән күрдем, Әлмәттә хөкемдар булып эшләгәндә, үзем дә карарларны татарча чыгара идем. Хәзер Мәскәүдән күрсәтмә килде дә, мәктәпләрне бетергән кебек, судларда да, прокуратурада да, полициядә дә – бөтен җирдә бары тик урыс теле генә калды. Чөнки Татарстанның хәзер үз Эчке эшләр министрлыгы да, үз прокуратурасы да юк. Русия Федерациясенең Татарстан буенча МВДсы дип атала. Татарча эш алып бару турында нинди сүз булырга мөмкин?! «Дәүләтчелек» дигәндә, без Русия һәм Татарстан Конституциясендә язылганнарның үтәлешен таләп итәбез. Аерылып чыгу турында сүз юк.

Вахит ИМАМОВ, язучы, тарихчы:

– Беренчедән, бу кеше бик ялгыша. Империянең һәрвакыт ахыры була. Ул барыбер таркала, мәңгелек әйбер юк. Менә шул вакытта безнең татар халкы, аста калып сытылмыйча, үзенең дәүләтен оештырырга сәләтле булачакмы, әллә аны кабат акчалы караклар эләктереп, кабат курчак республика ясап куячаклармы?

Икенчедән, «бер милләт тә кол булмаган» дигәннән, безнең булган күренекле кешеләр, ләкин алар бит бернәрсә дә эшли алмаган. Чебен дулап тәрәзә вата алмый, сыер дулап лапас җимерә алмый. Татарстан тарихында гына түгел, бөтен Җир шары тарихында бердәнбер булган Садри Максуди менә. Дәүләт төзибез дигәч, аны Идел-Урал штатының президенты итеп сайлап куйганнар. Төркиягә киткәч, 1953нче елда аны анда да президентлыкка тәкъдим иткәннәр. Мондый кеше бүтән юк. Ләкин бит ул барыбер бернәрсәгә дә ирешә алмаган. Бөекләр күп, бүген дә бар дөньякүләм танылган шәхесләребез. Ләкин бу бит әле безнең милләт бәхетле дигәнне аңлатмый.

Павел ШМАКОВ, «СОлНЦе» мәктәбе директоры:

– Хәтер көне низаг тудыра, ләкин бик үк әйбәт булмаган кешеләр тырышлыгы белән. Теләсә нинди вакыйганы низаг чыгарлык итеп әйләндереп калдырырга мөмкин. Халыкларны талаштырырга теләүчеләр һәрвакыт булган һәм бар. Бу бик начар. Әмма Хәтер көне үзе берничек тә низаг тудырмый. Бу – үз йортын, үз Ватанын саклап шәһит киткәннәрне искә алу көне. Хәтерләргә, әби-бабайларны искә алырга кирәк. Әлбәттә инде, шәһит киткәннәргә һәйкәл куелырга тиеш, ул минем дә ачуымны чыгармаячак, аңлы татарларда да урысларга карата нәфрәт уятмаячак. Солдатлар – иң соңгы чиратта гаепләп калдырылырга тиешле кешеләр. Төп гаеплеләр – аерым кешеләр, әйдәп баручылар. Халыкны алдарга була. Кайчандыр немец халкын да алдаганнар, югыйсә алар арасында бөтенесе дә начар булмаган бит. 37нче елгы Сталин репрессияләре вакытында совет халкын алдаганнар, бер-берсенә каршы котыртканнар. Хәтерләү беркемне дә талаштырырга тиеш түгел. Ә безне талаштырырга теләгән аерым кешеләргә игътибар итмәскә генә кирәк. Урыс хәрбиләренә дә һәйкәл торсын. Яңа һәйкәлләр дә куярга һәм нәрсәнең нәрсә икәнен аңлатырга кирәк.

Мәрхүм Фәндәс САФИУЛЛИН да безгә биргән соңгы интервьюсында бу темага тукталган иде:

– Без бит Хәтер көнен урыс белән татар сугышкан дип аңламыйбыз, дәүләтләр сугышканда теге яктан да, бу яктан да бер үк төрле халык кырылган. Яу белән килгәннәр арасында урысы да, татары да булган. Каршы торучылар арасында да татар гына түгел, чуашы да, марие да, беркадәр урысы да булган. Бу – халыклар арасында барган сугыш түгел, Московия дәүләте белән Казан ханлыгы арасындагы сугыш.

Әлеге хатта ул хакта сүз булмаса да, Хәтер көнен 12нче октябрьдә уздырыргамы, әллә 15ендәме дигән бәхәсләр ел саен булып тора. Хәтта шушы мәсьәләдә дә бүлгәләнәбез, тарткалашабыз. Монысына Татарстанның халык язучысы, Дәүләт Советы депутаты мәрхүм Туфан ага МИҢНУЛЛИНның 2011нче елда ук әйтеп калдырган һәм бүген дә актуаль булган сүзләре белән җавап бирәсе килә (чыганак – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайты):

– Октябрь ае – татар халкы өчен фаҗигале ай. Дәүләтебезне югалту ачысын гасырлар буе татып киләбез. Ләкин без әле хәтеребезне югалтып бетермәгән халык. Хәтер көне дип билгеләгән көнебез бар. Тәнендә җаны булган татар ул көнне һәрвакыт истә тота. Үч алу өчен түгел, үзен саклап калыр, онытмас өчен. Тарихчыларыбыз мөстәкыйльлегебезне югалтуның сәбәпләрен эзли. Аның сәбәпләре төрле, әмма иң зурысы – милли идея тирәсендә җыела, берләшә алмаудыр. Безнең өчен иң зур сабак шул, хәтердә шул сабак сакланырга тиеш. Хәтер көнен октябрьнең икесеме, уникесе яисә унбишендә үткәрү турында бәхәсләр куерып ала. «Вакчыл» тарихчылар өчен төгәллек заруридыр, тик минем өчен ул алай ук әһәмиятле түгел. Татар кешесе октябрьнең ул көненә ничәмә еллар «әзерләнде». Тәхет өчен көрәш, уяусызлык, ваемсызлык, үзара ыгы-зыгыларның апогее гына октябрьнең шыксыз көненә туры килде. Минем өчен октябрь – тулаем хәтер ае. Гает бәйрәменә мөселманнар Рамазан ае буена ураза тотып киләләр бит. Октябрь аенда, минемчә, үзен татар дип санаган һәм татарлыгын югалтырга теләмәгән рухы ирекле кеше, хәтерен югалтканнарга ярдәм итү өчен, дәвалану ысулларын өйрәтергә тиештер. Адәм баласы хәтерен һәм өметен югалтмаска тиешлеген, ни кызганыч, күпләребез оныта башлады. Дөресен әйтим, кайвакыт өметсезлеккә бирелеп: «Кем булып яшәсәң дә барыбер түгелмени?» – дигән уй килеп китә. Тамагың тук, өстең бөтен булса, шул җитмәгәнмени? Шуннан уйлыйм-уйлыйм да, туктале, дим, кешене кеше иткән тамак һәм өс бөтенлеге генә түгел бит. Тарихны искә төшерәм – азатлык өчен кешеләр ничаклы көрәшкәннәр. Нигә кирәк булган? Аллаһы Тәгалә дөньяны төрле-төрле итеп яраткан. Күпме төсләр бар табигатьтә, нинди генә агачлар, чәчәкләр, хайваннар юк. Нигә әле кешеләр бер төрле булырга тиеш? Кеше дә табигатьнең бер өлеше – табигать баласы ләбаса. Шуларны уйлаганнан соң рухымның бөтенлеген, бабаларымның хәтерен саклыйсы килү теләге тагын да көчәя, үземне ирекле җан итеп тоя башлыйм. Милләтем хәтерен югалтмаса, бу дөнья белән мәңгелеккә хушлашсам да, мине кемнәрдер хәтерләр, дигән өмет яшәү көчен арттыра. Шуңа күрә дә, октябрь – елап утыра торган ай түгел, яшәү өчен уйлану, рухи бөтенлеккә якынаю ае булырга тиештер».

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии