Йомгак

Дөньябызның тарихы да бер йомгак шикелле: бер урала, бер сүтелә. В.И. Ленин да зур көч куеп, көчле илебезне – СССРны төзеп, халкыбызны күп кенә авырлыклардан коткарып, завод-фабрикалар, колхоз-совхозлар төзеп, халкыбызны эш белән тәэмин итте. Халыкларыбызны бушлай тораклы итте, сәламәтлекләрен кайгыртты. Барыбыз да тигез хокуклы булдык. 1954нче елда КПССның беренче секретаре Н.С. Хрущев Казахстандагы миллион еллар эшкәртелмәгән чирәм җирләрне эшкәртергә кирәк дигән закон кабул итте. Чирәм җирләрен эшкәртеп, арыш-бодай, арпа кебек культуралар чәчеп, үстереп, илебезне ашлык белән тәэмин итте. Чирәм җирләрне эшкәртүдә комсомол путевкасы белән килгән яшьләр күп иде.

Мин эшләгән совхозда егермедән артык милләт вәкиле яшәде. Милләтләр арасында татулык бар иде. Бер-беребезне хөрмәт иттек, дус булдык. Теләгән кешеләр хөкүмәтебез ярдәме белән бушка өйләр җиткереп, колхоз-совхозлар төзеп, шунда төпләнеп калдылар.

Сугыштан соңгы авыр елларда илебездә авылларны үстерү эшенә керештеләр. Матур-матур өйләр калкып чыкты. Колхоз-совхозлар мал асрап, иген игеп, авылларыбыз чәчәк атты. Барыбыз да матур гына рәхәт яшәгәндә 1990нчы елларда Горбачев дигән патша, ирекле сүзле Русия төзибез, дип, СССРны сызып ташлады. Халык көче белән төзелгән ил юкка чыкты. Колхоз-совхоз, завод-фабрикалар таркалды, кешеләр эшсез калды. Авыллар җимерелде, таралды. Горбачев күп кенә кыйммәтле товарларны Америкага озатты. Шулай итеп Америка патшалары белән дуслашты. Минем хәтеремдә Горбачев Украина ССРның беренче секретаре иде. Ничек ул кыска гына вакытта СССРның беренче секретаре була алды соң? Бик тә хәйләкәр кеше иде шул. Мин аның милләтен генә белмим: урысмы, хохолмы, әллә башка милләтме? Нигә кирәк булган аңа СССРны таркатып, ваклап бетерергә? Үзе Америкага качты. Нигә соң аны тараткан иленнән чыгарырга иде? Яшәсен иде шушы илдә. Советлар илен таркатып та, аңа бер төрле закон да каралмады, моны ничек аңларга? Хәзер бер сүзне дөрес әйтмәсәң, закон яхшы эшли бит. Менә хәзер уйланабыз: ни эшләргә? Йомгак та сүтелгән. Йомгакны яңадан урарга кирәктер.

Безнең киләчәк буыннарыбыз рәхәт, тыныч яшәсен, илебез мул, көчле булсын дип, илебез бердәм булсын дип, соңга калмыйча, союздаш илләрне берләштереп, көчле илебезне төзергә иде. Бердәм союз төзелмичә, Америка һәм башкалар тынычлана алмаячак.

Хезмәт ветераны Әхмәтҗан ФӘРРАХОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии