Җан авазын кем ишетер?

Сүзем йөрәк әрнүен, күңел рәнҗешен оныта алмаган сугыш ятимнәре турында. И-и-и, язып та куйдылар инде мескенкәйләрем үзләре турында матбугат битләрендә. Телевидение, радио аша да тапшырулар байтак яңгырады. КПРФ фиркасе вәкиле, депутат Хафиз Миргалимов та кузгатып карады бу мәсьәләне. Ләкин аның сүзен алга алмады Татарстан депутатлары, аны яклаучы булмады. Үз мәнфәгатьләрен яклаучы кануннар чыгарганда гына бик бердәм «Бердәм русия» фиркасе депутатлары. Фәрит Мөхәммәтшин дә: «Сугыш чоры балалары турында канун Мәскәүдә чыгарга тиеш», – диде. Путин шуны ишеткәндер инде: 1нче гыйнвардан Мәскәүдә канун чыкты. 1927нче елның 4нче сентябреннән 1945нче елның 3нче сентябренә кадәр туганнар «Сугыш чоры баласы» дигән категориягә керә. Алар Мәскәүдәге барлык төр җәмәгать транспортында бушлай йөрү, санаторийга бушлай юллама алу, теш протезларын бушлай ясату һәм төзәтү хокукына ия. Ай саен аларга 1584 сум акча түләнәчәк. Русиянең егермеләп төбәгендә ниндидер ташламалар һәм айлык түләүләр кертелгән. Ә Германия дәүләте мондый кануннарны әллә кайчан кертте инде. Бай Татарстан хөкүмәте, туң йөрәкле, таш бәгырьле депутатлары ачы язмышлы сугыш чоры ятимнәренең җан авазын, әрнүле йөрәк ярасын, күңел рәнҗешләрен кайчан ишетер икән?

Клара РАББАНИЕВА,

Сарман районы

Комментарии