Шатлан!

Шатлан!

(Госдумада «Справедливая Русия» канаты астында яңа партия оешуы уңаеннан)

– Әлү, бу Аксаков әфәндеме?

– Ялгыштыгыз. Аксак түгел мин, ахмак.

– Ә-әә, Ахмаков икәнсез. Хөрмәтлеләрнең дә хөрмәтлесе Ахмаков әфәнде! Шатланыгыз, сезнең бәхеткә «Шатлан» партиясе барлыкка килде. Ошбу шатлык илә сезне «Шатлан» партиясе тәбрикли. Бушлай. Шундый авыр чорда, үзегез беләсез, «Шатлан»сыз яшәү мөмкин түгел. Бу, хөрмәтле Ахмаков, заман таләбе!

– Би-ик рәхмәт инде, кем дип әйтим…

– Бурбай, дип, гади генә әйтегез, дусларча булсын.

– Бай да икәнсез, дус та икәнсез. Минем дә бай буласым килгән иде… Миңа да Ахмакбай, дип, дусларча әйтегез.

– Шә-әп. Дустым Ахмакбай, сиңа тау-тау байлык, мулдан-мул тормыш телибез һәм, безне сайласагыз, ирек тә вәгъдә итәбез. Урамга көндезен дә, кичен дә паспортсыз чыга алачаксыз.

– Моны «Бердәм бур»лар партиясе дә вәгъдә иткән иде…

– Ахмакбай дустым, алар сөйли, без эшлибез. «Шатлан» партиясе шатланып эшли, шәхес өчен эшли, шәхсән синең өчен эшли! Нәтиҗәсе көн кебек ачык. Ихлас күңелдән әйтегез, кайсы партия яхшырак?

– Сезнеке бугай…

– Биктән-бик дөрес, дустым. Сезнең анализ ясау сәләтегез, аналитик акылыгыз безне чиксез шатландырды һәм сокландырды да. Сез, һичшиксез, «Шатлан» партиясен һәрдаим шатландырачаксыз. Сезне партиябезнең исемлегенә беркетү – «Шатлан» өчен шатлык өстенә шатлык.

– Мине «Безнең өебез Русия», «Бөтендөнья Русиянеке», «Дермократик Русия» партияләре дә мактаганнар иде…

– Дустым Ахмакбай, без сине күкләргә чөячәкбез! Сиңа гына дусларча әйтәм. Җөмһүриятебез Татарстанда гына түгел, хәтта бөтен дөньяга мәгълүм шәхесләребез Шомбай, Шамкай һәм… исемен исемә төшерә генә алмыйм, үзләренең исемнәрен «Шатлан» партиясенең исемлегенә алтын хәрефләр белән язып та куйдылар инде.

– Бурбай дустым, бу исемнәрне «Булдыралар безнекеләр», дип, дусларча әйтәсем килә башлады.

– Әйт, Ахмакбай дустым, тартынма. Исемеңне, риза булсаң, өтердән соң алар рәтендә көмеш хәрефләр белән язып куярбыз. Сайлауларда отсак, ә сезнең ярдәмнәрегез булганда һичшиксез отачакбыз, исемеңне алтын хәрефләр белән «Шатлан» партиясе исемлегендә мәңгеләштерәчәкбез.

– Бурбаем! Шатлыктан аякларым җиргә тими башлады!

– Тидерәбез, дустым, без хәл итә алмаган проблема, үтә алмаган киртә юк. Шул хакта «Шатлан» партиясе башкарачак эшләр исемлеген биштәреңә тутырабыз да, йорттан-йортка йөре, әрҗәдән-әрҗәгә тарат. Шул уңайдан синең белән киңәшәсе дә бар әле. Мәгәр «Шатлан» партиясе өндәмәләрен, булдырачак муллык тасвирламаларын бишәр данә язып, бишәр кешегә үз кулың белән тапшырсаң, һәм алар да үзләре бишәр данә язып, үзләре үк бишәр кешегә тапшырсалар, син ризамы, дустым?

– Кәнишне! Бәрәңгемне, алайса, чистартып тормыйм, кабыгы белән йотам да, сезгә йөгерәм.

– Рәхмәт, дустым. Син безнең алтын баганабыз. Безнең шигарь: «Бөтенрусия шатланучылары, берләшеп шатланыгыз!». Бәрәңге ашау былтырлар калдыгы, 90нчы ел бабайлары гамәле. Безнең максатыбыз – кешелек дөньясын туйдыру! Ягъни мәсәлән, бөтен дөньяны көлдерү. «Шатлан» партиясе галимнәре шатландырдылар да инде: бер көлү бер йотарлык итне алмаштыра. Иртән, төш, кич – көненә өч мәртәбә генә көлсәң дә, дустым, тамагың тук булыр. Шаркылдап көлсәң, өстең дә бөтен булу өстендә эшлиләр галимнәребез. «Мочить»чылар партиясеннән аермалы буларак, тәүлек буе көлдерү безнең бурычыбыз. Димәк, электорат исән, «Шатлан» мәңгелек! Шатланучыларыбыз хөрмәтенә «Шатлан» шатлыктан шаркылдап көлүчеләр ярышы үткәрә. Ике этапта. Беренче этапта бары тик Бөек Ватан сугышы ветераннары гына катнаша ала. Хөрмәтле каһарманнар! Без сезне яратабыз. Ярышка күтәреп булса да алып киләбез һәм күңел түребездән дәрьясыман ташып чыккан шатлыгыбыз илә сезгә биреләчәк ташламалар исемлеген бөтен дөньяга игълан итәбез: а) Сезгә «Шатлан» партиясенә чиратсыз язылу хокукы бирелә. б) «Шаркылдап көлүчеләр» ярышын башлап җибәрү хокукы бирелә. в) Ярыш дәвамында бары тик сезгә генә бушлай көлдерүчеләр билгеләнә. г) Җиңүче каһарманнарга беренче бүләк – «Шатлан» партиясе юлбашчысы сурәте. д) Икенче урынга бүләк – «Шатлан» партиясен бар иткән Русиянең өч томлык булачак тарихы. е) Өченче урынга бүләк итеп «Шатлан» юлбашчысы майтарачак эшләр җыентыгы. Ә икенче этапта катнашу өстенлеге сиксәннән узган әби-бабайларга, 1, 2, 3нче группа гарип-горабага һәм дә репрессия корбаннарына, Освенциум мичендә янмый калганнарга, Чернобыль аҗдаһасы авызыннан чыга алганнарга бирелә. Аларның да өстенлекләре әйтеп бетергесез: а) белән б)ны кушабыз да в)дагы кети-кети көлдерүчеләрне пенсиягез хисабына билгелибез.

– Бурбай әфәнде! Бихисап ташламалар, бихисап чыгымнар да таләп итә, диимме…

– Дустым-дускаем, сез икътисад өлкәсендә дә алыштыргысыз белгеч икәнсез. Дус-ишләрегезгә дә әйтегез, бигрәк тә финанс мәсьәләсендә бездә сер юк. Без бөтен дөньяга ачык, без прозрачный. Хәтта сукырлар өчен дә «Үземә тигән өлешем –шатлыгымны өләшәм» исемле конкурс-ярыш үткәрәбез. Ярыш, гадәттәгечә, ике этапта үткәреләчәк. Шатлыклары шартлардай сукырларга өстенлекләр һәм ташламалар булачак. Бәйрәмгә әйләнгән ярыш сукырларның: «Алтын безгә мунча ташы, Акча безгә мунчала» җыруы белән тәмамланачак һәм «Шатлан»чыларның овациягә әйләнгән көчле алкышларына күмеләчәк.

– Мин дә, дустым Бурбай, шатлыгымнан шартлардай булдым. Сукырлардан да бәхетле кешеләр булуы мөмкин түгел, булса да күзле бүкәннәр генә, дигән фикергә килдем әле. Диндәшләребезне дә бәхетле итәсем килә башлады бит әле, бигрәк тә мөселман кардәшләребезне.

– Алыштыргысыз дустым Ахмакбай! Тәбриклим! Сез бу минуттан ук «Шатлан» партиясе җитәкчелеге киңәшчесе. Дини өлкәдә. Без хакимияткә килүгә, Сез аларга белгеч буларак күрсәтмәләр бирерсез. Һич кичекмәстән азаннарын «Шатлан» сүзе белән башласыннар. Намазларын «Шатлан» партиясе юлбашчысына рәхмәтләр илә тәмамласыннар. Шатлансыннар. Газраил килсә дә шатлансыннар, Җәбраил килсә дә шатлансыннар. Үзеңне, дустым Ахмакбай, күккә чөйдер. Чөйделәр исә, халык мәңге онытмас, мәңге шатланыр.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии