Эшле кеше ашлы кеше

Без шәһәр кешесе дип аталсак та, үз өең, үз хуҗалыгың булгач, авылча тормыш алып барабыз. 1990нчы елларда районыбызда Хәмәдиев Р.С. җитәкчелек иткәндә шәһәр кешесен дә эшләп ашарга өйрәтте. Үзе дә сыер асрады һәм җитәкчеләрдән дә шуны таләп итте. Көзләрен ярминкәләр оештырылып, күпләп маллар сатылды. Шулай итеп шәһәр халкы да мөгезле эре терлек асрый башлады. Үзебез дә башта бер, аннан ике баш сыер тоттык. Аның кышлаулары, яшь бозаулары булыр иде. Нигә кирәк булды икән ул икешәр сыер асрау, дип сүгәм хәзер үземне. Күпме печән, күпме фураж кирәк була иде. Нишлисең, яшь чак – дәртле чак, диләр бит. Авырлыгы сизелмәгән инде. Аннары ул эшләр күмәкләшеп, күршеләр белән эшләнә иде. Аның шул ягы бар – сыер асраучыларга бушлай берьеллык печән, ә сөтне җыеп, фураж бирәләр иде. Ул вакытта чокыр-чакырларга, урман буйларына халык чүп үсәргә ирек бирмәде. Хәзер басуларда чүп үсә. Ул вакытта Минзәлә шәһәрендә генә дә биш көтү бар иде. Хәзер бездә сыер тотучы калмады диярлек. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да көтү чыкмый хәзер. Маллар юк дәрәҗәсендә. Колхоз-совхозларны таратып, мәҗбүриләп «Вамин» җәмгыятен керттеләр. Анысы инде «амин» ясады. Яңадан-яңа инвесторлар килеп, калганын да таркатып бара, дип язып торалар да, аңа карап бер дә үзгәреш күренми. Үзләштерә алган кадәр үзләштерәләр дә, банкротка чыгарып китеп баралар. Хуҗалыкны, оешманы алып, банкротлыкка чыгарган кешене хөкем итәргә кирәк аны. Әгәр андый закон булса, бәлки болай кыланмаслар иде.

Малсыз кеше җансыз кеше дигән әйтем бар бит. Мал булгач, эше дә, ашы да була. Авыл җирендә үз шөгылен булдырып, маллар асрап, кешеләргә эш урыннары бирүче фермерлар да бар. Ничек кенә булмасын, игенчелек, терлекчелектән башка гына тормыш була алмый. Ләкин фермерларның нинди каршылыкларга очраганын, грант отып та акчасын ала алмаганнарын язып, сөйләп торалар. Акча юклыкны да коронавируска сылтап, бюджетта акча кимегән, дип язалар. Шул ук вакытта Русия Даниядән Хөкүмәт йортын бизәр өчен 2,9 миллион сумга чыршы сатып алган. Шул кадәр урманнарыбыз була торып та, үзебездә үскәне генә ярамаган, күрәсең. Аптыраган бу хәлгә, һаман да шул авыл хуҗалыгы зыян күрә. Без хатыным белән пенсиядә булсак та, мал-туар, кош-корт асрауны туктатмадык. Пенсия белән генә әллә нәрсә кырып булмый. Балалар, оныклар бар, аларга да булышырга кирәк. Алар ярдәме белән бергә-бергә яшәве дә, эшләве дә күңелле бит. Булсын иде пенсиябез 35-40 мең сум. Бернинди мал асрап та мәшәкатьләнмәс идек. Әмма без эшсез торырга ияләнмәгән шул.

Борчыган соравым димме, башта сарык, ат, хәзер инде сыер, тана тиреләрен дә җыймыйлар. Үгез тиресен тапшырырга баргач, тананыкын нишләтим, дип сораган идем: «Абый, бисмиллаңны әйтеп төр дә, чүплеккә ташла», – диделәр. Чаллыга илтәбез, чөнки Минзәләдә тире җыючы юк. Аннары бөтен әйбернең бәяләре күтәрелгәндә, 1 кило тиренең бәясе 2019нчы елда 26 сум булса, 2020нче елда 25 сумга калган. Элек тиреләр аерым хисапта иде. Эре мал тиресе, терлекне суйгач, мул өстәл әзерләү чыганагы була иде.

Шулай итеп чит ил хисабына яшәргә калып барамыни соң инде хәзер бездәге тормыш? Мондый нәрсәне аңлый алмыйм мин. Әллә инде без артык картаеп, аңлый алмыйбызмы?

Хәниф ГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Комментарии