Әтием, ник син кайтмадың?

Мин 1942нче елның 15нче октябрендә – сугышның иң авыр көннәрендә Мөслим районы, Югары Табын авылында дөньяга килгәнмен. Мулла бабай исем кушкач, мине беркая да теркәмәгәннәр. 18 яшемдә генә кирәкле белешмәләр җыеп, үземә таныклык алдым. Әтием Сабир Сабитов 1898нче елгы, әйләнә-тирәгә танылган тимерче булган. Бер күзенә тимер кыйпылчыгы тиеп, шуның өчен ул строевой службага ярамаган. 1941нче елның октябрендә әтиемне Казанга санитарлыкка укырга җибәрәләр. Курсны тәмамлагач, фронтка китә. Килгән бер бөртек кенә хатында «Сталинградка эләктек» дип яза, башка бер хаты да килми. 1942нче елның октябрь аенда әнкәйгә «Сабитов Сабир хәбәрсез югалды» дигән язу бирәләр. Шулай итеп, бер тапкыр да әти дип әйтә алмыйча, ятимлек ачыларын татып үстем. Бу бәетне әрнегән йөрәгемне бераз тынычландырыйм дип яздым.

СУГЫШ ЯТИМЕ

Елның фасыллары –

Кышы, язы, җәе, көзе

Алышына бер-бер артлы,

Әле ак кар иде, хәзер үлән исе.

Кеше гомере шуларга тиң,

Бигрәкләр тиз узып китә.

Һәр яз саен тантаналы итеп,

Җиңү бәйрәмнәре үтә.

Бу бәйрәмдә кемдер күңел ача,

Кемдер үксеп елый.

Бәйрәм бер көн – бик тиз үтә,

Бер кыз бала әле дә булса,

Сталинград янында югалган

Әтисен көтә.

Бала калган әтисеннән

Бу дөньяга килмичә дә,

Әтисе вафат булган

Кызы барын белмичә дә.

Инде ул бала картайды,

Быел җитмеш сигез тула.

Бүген дә аның «әти» сүзен ишетеп,

Күзләре яшькә тула.

Кычкырасы килә аның каты итеп,

«Әтием, ничек соң син кайтмадың?»

Бар бит кайтучылар!

Аяксыз, кулсыз, сукыр булсаң да,

Риза булыр идем әгәр кайтсаң!

Әткәем, дип карар идем.

Әнекәем көтте сине туксангача,

Авыр булды аңа, үзе гарип иде.

Әтиленең тамагы тук, өсте бөтен,

Аларның юлы гел уң иде.

Ятимнеке гел уңышсыз булды,

Рәнҗетелде юкка, кимсетелде.

Эшкә дисәң, иң авыры – ятимнәргә!

Ашыйсы килсә, эшләр, диделәр.

Эшләдек без, авырлыктан курыкмадык,

Егылсак та сикереп тордык, сыгылмадык.

Җырлар моңнар безгә юлдаш иде,

Алдыбызда булды чиксез зәңгәр күк.

Хәйран калам, җитмеш биш ел яшәп,

Ник соң безне искә алучы да юк.

Бу Җиңүгә без дә өлеш керттек,

Безнең сабыйлыклар булмады.

Үсмер чаклар гел-гел эштә үтте,

Өс ялангач иде, тамак туймады.

Инде хәзер безгә картлык килде,

Күпләребез китеп барды мәңгелеккә.

Безне дә искә алырлар дигән өмет

Сүнеп бара инде үкенечкә.

Ни гаҗәп соң бу дөнья?!

Бер килгәнгә килә икән.

Сугышның кайнар җиле

Тагын миңа килеп тиде.

Унсигезе тулган балам

Әфган сугышына керде.

Шул ике елда йөрәгемә

Мәңге бетмәс сызлау иңде.

Аллаһыма мең-мең рәхмәт,

Балам кайтты исән-имин.

Тәне сау булса да,

Күңеле тулы яра иде.

Ни хәл итик,

Аллаһының тәкъдиредер,

Бир сабырлык Раббым Аллам,

Сынауларны үтиседер.

М. ГАБДРАХМАНОВА,

Мөслим районы

Комментарии