Авылларга яңа һөҗүм

Безнең илдә авыл халкын гомер-гомергә тыныч кына яшәтмәделәр. Авылларны тараттылар, кулак дип сөрделәр, үзе үстергән икмәген тамагыннан тартып алдылар. Ә иң зур һөҗүм колхозларны тарату булды. Тулы бер авыл халкының 60 ел дәвамында көн-төн эшләп туплаган күмәк байлыгы булган терлекләрен, техникасын талап алдылар. Әйе, талап, чөнки колхозлар банкрот түгелләр иде. Иң зур бурычы булган колхоз да 15-20 процент сыерын сатып, аны түли ала иде.

Шуннан соң эшсез калган авыл халкы эш эзләп шәһәргә күченә башлады. Нәтиҗәдә, авылда өлкәннәр генә калды. Аларның яшәү чыганаклары бар, аларга хөкүмәт пенсия түли. Тик авыл халкының пенсиясе югарыдагыларга кабат тынгылык бирмәде. Аны да кире алу юлын таптылар. 2009нчы елда бәрәңге бакчалары һәм йорт урыннары өчен түләнә торган налогны 10, 68 тапкыр, ягъни бер мең алтмыш сигез процентка арттырдылар. Күп тә үтмәде, авыл халкының тагын бер уртак байлыгын таптылар. Боларның күзе СССР заманында төзегән кибет биналарына төште. Аларны тиз генә яптылар да, биналарны саттылар.

Башка талар әйбер калмагач, тагын шул пенсиягә килеп терәлделәр. 2017нче елның сентябрь аенда 2016нчы ел өчен бәрәңге бакчаларының җир салымын тагын 143 процентка арттырдылар, узган ел 628 сум түләсәм, быел 1526 сум түләдем. Бу акчага ике кешегә бер ел ашарлык бәрәңге сатып алып була. Тик бусы баласы гына булган икән, алда икән анасы. Шул ук конвертта 2015, 2014нче ел өчен түләгән налогларны кабат түләргә дип счет җибәргәннәр. Мондый счет 70-80 яшьтән узганнарга һәм инвалидларга җибәрелгән. Аның максаты бер генә: өлкән яшьтәге кеше элек түләгән квитанциясен кая куйганын онытырга да мөмкин. Квитанцияң юк икән, тагын бер тапкыр түлисең. Әгәр квитанцияң исән булса, 50 километрдагы Чаллыга барып: «Сез ясаган хатаны төзәтүегезне үтенәм», – дип гариза язарга кирәк. Ә 80 яшьлек кешеләр таякка таянып, Чаллыга барып йөри алмыйлар. Авыл советы секретаре аша гына кәгазьләр җибәреп тә төзәттереп булмый, телефон аша да. Үзләре килми, үзең барырга тиеш буласың. Ә үзеңә бару өчен, кемдер эшен калдырып, сине машина белән алып барып кайтырга тиеш. Аңа бит ул көнгә акча түләнми. Бер баруда хәл иткән очракта да бу бару 2-3 меңгә төшә. Ә түләнгән еллар өчен килгән «талау налогы» 1000-1200 сумнар тирәсендә. Җәфа чигеп, 2-3 мең чыгарып салганчы, авыл өлкәннәре һәм гарипләре, инде бер түләнгән булса да, бу налогны тагын бер кат түләргә мәҗбүр була. Теге юлы да, бу юлы да налог хезмәтендә эшләүчеләр бергә ноль исәбе белән ота. Җайлы һәм әйбәт калҗа бит.

Бусы әле анасы гына, бар икән бит бабасы! Быел авылдашыбыз – 86 яшьлек Сәгъдәткә 5 гектарлы җир пае өчен 31 мең сумлык түләү килде. Ул ун ел элек 319 сум иде, хәзер бер елга 464 сум. Моңа 100 еллык налогны берьюлы китергәннәр булып чыга. Шуны да фикерли белми торган кемнәр утыра анда? Әллә шундыйларны махсус тоталармы? Моннан 7 ел элек (җир паен рәсмиләштергәнгә 3 кенә ел иде әле) күршебез Хәкимуллага 11 мең сум, ягъни 34 еллык налог килде, ул 1975нче елдан бирле җир пае налогын түләмәгән булып чыга. Ә 1975нче елда гөрләп торган СССРда яши идек. Ә ни өчен Хәкимуллага? Чөнки ул урыннан да тора алмый торган I группа инвалид. Кемдер йөрмәсә, ул 11 меңне пенсиясеннән тотып калалар. Ансат кәсеп!

Ни өчен соң бу налог хезмәтендә барысы да болганып беткән? Чөнки болганчык суда балык тотуы җиңел. Җәтмәгә ул үзе килеп керә. Авыл өлкәннәре, Чаллы юлын таптамас өчен, инде бер тапкыр түләгәнен белә торып, болар корган җәтмәгә үзләре килеп керә.

Балык башыннан чери, диләр. Мөгаен, монда да шулайдыр. Менә узган елның 25нче ноябренә 35нче каналдан салым хезмәтенә багышланган тапшыру булды. 15 минут дәвамында экранда «Руководитель налоговой службы РФ: «Мы старались, чтобы платить налогов было удобно». Мин аның башта мәгънәсен аңламадым, ә соңыннан барып җитте: быелга кадәр җир салымын сберкассада гына түли ала идек, хәзер почтада да түләп була. Бу аның: «Бер үк салымыңны ике түлисеңме, өчме, әллә кайларга барып, 5 ел налог түләрлек акча чыгарганчы, авылыгыздагы почтага кер дә, түлә», – диюе булган.

Минем үземә 2014нче елда бәрәңге бакчасы өчен түләнмәгән дип счет килде. Счеты бар, квитанциясе бар. Ә хатыныма 2014, 2015нче еллар өчен җир пае налогы түләнмәгән дигәне килде. Аның да түләгән квитанцияләре бар. Моны ачыклар өчен, эш ташлап, балалар барды. Анда барсалар – халык! Су буе чират, ди. Барысы да «талау» налогын төзәттерү өчен килгәннәр. Көн саен шулай икән. Карасалар, икебезнең дә бер тиен бурычыбыз юк.

Шушы хәлләрдән соң бик күп авылдашларым: «Зөфәр абый, «Безнең гәҗит»кә язып кара әле, берәр файдасы тимәс микән?» – дип мөрәҗәгать иттеләр.

СССР чорында җир налогын авыл советы секретарена илтеп түли идек. Һәм бу акча тулысынча хөкүмәт кассасына керә иде. Андый районнар әле хәзер дә бар икән. Безгә үзләре әрсезләнеп төзегән налог оешмаларына түләмичә, хөкүмәткә генә түләү юлы юк микән? Бәлки, алар берничә процентын хөкүмәткә бирәдер, җирне бит безгә хөкүмәт бирде.

Налогны бер тапкыр түләгән көе дә, налог хезмәтенең счетына нигезләнеп, аның пенсиясен тотып калалар. Әгәр дә нигезләмәгә пенсионерның налог түләгәнлеген раслаучы квитанциясенең күчермәсен дә теркәү тәртибе кертелсә, бәлки, тәртип булыр иде. Ялган счет җибәргән очракта, аларга штраф та салырга, өлкәннәрне айлар буе стресста тотып, рухи зыян китергән өчен дә түләтергә мөмкин булыр иде. Ул вакытта, әлбәттә, тәртип керер иде.

Налог хезмәте прокуратурага буйсынмый, аларның үз тикшерү органнары. Тәртип бозуларын бетерү өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә? Дәүләт Думасынамы? Президенткамы? Мировой судкамы? Берләшкән Милләтләр оешмасының кеше хокукларын яклау комитетынамы? Ничек кенә булмасын, безгә бу налог хезмәте «оккупациясе»ннән котылырга кирәк.

Налог буенча Чаллыга шалтыратсаң: «Без филиал гына, җитәкчеләр Алабугада», – диләр. Алабугага да барып караганнар, тик ишекләрен ачмыйлар, телефон номерларын бирмиләр. Бу ниндидер яшерен оешма. Дәүләт банкларында акча да, алтын да саклана, ә ишекне ачалар. Бәлки, монда яшерен налог счетлары сакланадыр? Нәкъ 1937-1938нче еллардагы кебек. Анда да чит кешеләрне кертмәс өчен, НКВД ишек төбендә милиционер торган. Алар кешеләрне «халык дошманы» дип, кара машина белән төнлә алып киткән. Болар көпә-көндез, бурыч булмаган көе дә кешенең өенә барып тормастан, компьютер аша гына кешенең акчасын алалар. Тарих кабатлана.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,
Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии