«Аяксыз килеш ун бала үстердем»

«Аяксыз килеш ун бала үстердем»

Чираттагы мәртәбә, кемнеңдер башыннан кичергән гыйбрәтле хәлләре турында тыңларга дип, ишек тоткасына үрелдем. Ишекне ачып җибәрүгә, зур гына йортка аяк бастым. Түр якта караватта бер карчык утыра. Сабыр карашын шунда ук күреп алдым мин аның. «Гомер буе сызлануларын да, күңелендәгесен дә кешегә сөйләп, зарланып йөрмәде», – дигәннәр иде аның турында.

Кайбыч районы, Шушума авылында яшәүче 86 яшьлек Сания апа Хәмидуллинаның язмышы бик четерекле булган. Ул сөйләгәннәрне тыңлаганда, «монысы башыннан кичкән соңгы хәсрәтедер инде», дип өметләнеп утырган идем югыйсә. Тик бар төрле хәсрәтләрне дә татып чыккан әңгәмәдәшемнең хәтер китабында кайгылар исемлеге озын иде. Аптырап та куйдым, кайдан сабырлыклар алган диген?

«ҮКЧӘМНЕ НАРКОЗСЫЗ ГЫНА ТУНАДЫЛАР»

Язмыш сынаулары сугыш чорындагы ачлык һәм авыр хезмәт белән башланып киткән аның. Ачы таңнан алып кара төнгә кадәр колхоз эшендә йөргән үсмер кыз. Тамак туйдырырга кирәк бит – сугыш һәм ачлык, син кечкенә, син инде өлкән дип, кешеләрне аерып карап тормый шул. Бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, яшьлекләрне урлый, бик яшьли эшкә өйрәтә. Бер карасаң, сугыш авырлыклары үзе үк язмышка төзәлмәс яралар сала кебек, ләкин Сания апаның тормышындагы сынауларның беренче карлыгачлары гына булып чыккан бу. Икенче сынау тән ярасы алуы белән исендә калган әңгәмәдәшемнең .

– 13-14 яшемнән колхозда эшләдем инде, акыллым. Ул вакытта бабайлар ашлыкны иләк белән генә илиләр иде, аларга булышып йөрдем. Менә 1945нче елны, миңа әле 15 яшь тулмаган иде, төнлә белән ындыр табагына ашлык сугарга киттем. Ашлыкны көлтәләргә бәйли торган еллар. Төнлә комбайннар суга. Бер ындырда кибәнне сугып бетереп, икенчесенә күчкән чакта комбайн баскычына гына утырып барырга уйладым. Баскычның аскы басмасы зуррак, шунда аякны куеп, үзем өстәгерәк басмасына утырган идем. Бер мәлне комбайн чокырга төште. Күзгә төртсәң дә, берни күрмәслек караңгылык. Ут та юк ичмасам, аягым кысылып калды. Аны-моны күреп калмадым, кайда кысылгандыр ул аяк – төгәл генә әйтә алмыйм. Шуннан соң мине хатын-кызлар бу чокырдан сөйрәп алдылар. Чокырда ике такта кисәге яткан булган, шулар арасына кысылган аяк. Бот төбеннән алып аяк йөзенә кадәр буеннан-буена ите шул такталар арасында умырылып калган иде. Мине салам эскертенә илтеп салдылар, ни булганын да аңламый яттым шунда. Авылыбызның рәисе ат белән өйгә алып кайтты да, әти белән бергәләп больницага алып киттеләр. Сөякләренә үк тимәгән иде агач кисәкләре, ләкин әйтәм бит, итләрен салдырып алган. Гөжләп кан ага, үлүем шушы микән дип тә уйлаган идем ул яраның кан саркып сызлавына. Күрәселәрем алда булган икән әле! Больницада исерек табиб карады мине. Бер наркоз да, авыртуны баса торган дару да бирмичә, үкчә итләремне кисеп алып, ботларны ямады. Шулай тере килеш, бөтен нәрсәне сизеп күреп торган хәлемдә, үкчәмне тунадылар. Әй акыллым, ничек авыртканын белсәгез. Ничек түзгәнмендер дип уйлыйм әле дә. Кычкырсаң да юк, еласаң да юк – аякның ярасын тектерергә кирәк бит. Әле менә хәзер дә – дистә еллар үтсә дә, шул төнне искә алып, калтыранып куям. Түзә икән адәм баласы, әллә нинди авыртуларга да чыдый икән. Шуннан соң ул аяк итләр тулып төзәлде инде. Аякны гына саклап калып булмады…

Балтырларына итләр кабат үсә башлагач, әкренләп кабат эшкә тотынган Сания апа. 25 яшендә авылларындагы егеткә кияүгә дә чыккан, бер-бер артлы балалар алып кайткан, матур гына яшәп киткәннәр. Тик балачагында алган тән ярасы тыштан төзәлгән кебек күренсә дә, эчтән барыбер үзен сиздергән, акрынлап аягы сызлый башлаган аның.

– Әллә ни әһәмият тә бирмәдем – элек алган яралары гына кузгалгандыр, дип фаразладым. Шулай йөри-йөри, җиде баламны таптым әле. Аннан соң аяк үкчәдән үк сызлый башлады. Табиб чистартып бетермәгән булган, күрәсең, берзаман бот тиресен эчтән ертып, бармак юанлыгы агач кисәге төртеп чыкты. Больницага бардым. Карагач, табиблар: «Аягыгызның сөяге каралган, кисәргә кирәк», – диделәр. Ничек, минәйтәм, ике аякта йөргән килеш, бер аякны кистерим ди – сызласа да, йөреп тора бит әле, дидем. Ахыр чиктә барыбер ризалашырга туры килде. 1968нче елда аягымны тездән кистеләр минем. Менә 48 ел инде протез белән йөрим, – дип, ясалма аягын сыйпап куйды әңгәмәдәшем. – Әле дә хәтерлим, май ае иде, операциядән култык таягы белән кайттым. Бөтен дөнья шау чәчәктә, урамда эш гөрли, тормыш кайный. Ә мин аксап-туксап, аяк урынына таяклар күчерә-күчерә, ишегалдыннан өйгә уздым. Килешә алмадым бу халәтем белән, эчтән әллә кай җиремне тырнап куйды. Сәламәт кеше аңламый аны. Ике аягында йөреп торганда, башка мәшәкатьләрне җитдирәк итеп кабул итә. Ә мин аягымны кистереп кайткан көнне кеше өчен иң кирәкле әйбер – дүрт саның да төгәл булу, сәламәт булу икәненә төшендем, акыллым…

Ничек яшәрмен икән алга таба дип тә еш уйлаган ул. Бер аяк белән бит тормышны да алып барырга кирәк. Тик операцияләр кичереп, әллә никадәр күләмдә дарулар белән дәваланган ана карынында сабыен йөрткәнен белмәгән дә әле. Әнә шул аягын кискән вакытта әле яралып кына килгән сабыйның, дарулар нәтиҗәсендәме, акылга зәгыйфь булып туачагын да фаразламаган.

ӨШКЕРГӘЧ, ТЕЛЕ АЧЫЛГАН

Бу йортка килеп кергәч тә, каршыма урта яшьләрдәге бер ханым чыккан иде. Күзгә-күз карашып торсак та, бер авыз сүз алышмадык аның белән. Бу – Сания апаның 48 ел буе тәрбияләгән инвалид кызы Фирая апа булып чыкты. Карап торышка авыру икәнлеге бөтенләй сизелми үзенең – дүрт саны да төгәл, тик менә акылы гына сәламәт түгел икән.

– Бик кечкенә булып туды ул. Яшьтәшләре әннә-әттә дип әйтә башлаганда да, инде шактый сүзләр белгәндә дә, ул эндәшмәде. Теле ачылмады баламның. Димәк, бар да тәртиптә түгелдер дип уйладык. Иремнең анасы аны догалар белән укып өшкерә иде. Үзем дә чын күңелем белән Аллага ялвардым, бераз булса да, телгә килсен иде, дидем. Укыган догаларыбыз, үтенечләребез кабул булды, күрәсең, әз генә сөйләшә башлады.

Безнең әбисе турында сөйләшеп утыруыбызны аңлап булса кирәк, Фирая апа телгә килде:

– Әби үлде инде ул, үлде. Үлде әби… – дип куйды.

– Әнә, бераз сезгә дә күрсәтеп алды үзенең сәләтен, – дип елмаеп куйды Сания апа Хәмидуллина, кызының бөтенләй үк өметсез булмавын дәлилләргә теләгәндәй. – Бераз сөйләшкәли инде хәзер, ләкин кешеләрнең исемнәрен белми. Бертуган абыйларын да теге, бу дип кенә аңлата. Аның сәламәтлеген кайгыртып, табибларга күп йөрдек инде. Алар өмет уятырдай сүзләр әйтмәде – бу гомерлек авыру дип, икенче төркем инвалидлык биреп кайтардылар. Фирая кызымны беркайчан да авырыксынмадым. Авыр чакларымда – аягымны кистергәндә дә күкрәк астымда булган ул минем, мин тойганны сизеп яткан. Хәзер дә зур ярдәмчем. Инде картаелды, сәламәт аягым да тезеннән авырта, тотынып кына йөрим хәзер. Кирәк булган әйберләремне алып килеп бирә, кибеткә дә җибәрәм үзен. Сөйләшә алмагач, ипи, сөт дип «записка» язып җибәрәм – алып кайта. Акылы җиңелрәк булды шул кызымның. Укый-яза белми, бөтен нәрсәгә ышана, күңеле чиста аның, гөнаһсыз сабый кебек әле дә. Тавыкларны ашатып керә, ашагач, савыт-сабаларны юып куя. Иптәш ул миңа – аннан башка бик кыен булыр иде. Икәү бергә йоклыйбыз. Мин ятмыйча, йокыга китми ул, урын өстенә дә ятмый хәтта. Аллага бик рәхмәтле мин, нинди булса да, шундый балам булганы өчен, – дип, күзенә тулган яшьләрен яшерергә тырышты әңгәмәдәшем.

Гомумән, Сания апа Хәмидуллинаның бала җанлы икәне сүзләреннән генә түгел, аның ун бала анасы булуыннан да беленә. Аяксыз килеш тә ике малай алып кайткан бит әле ул! Ире балаларны бик яраткан шул, өйдәге чыр-чуны, бергәләшеп зур өстәл тутырып, кичке аш ашауларны. Идән тутырып, урын җәеп бирә торган булган алар балаларына. Шунда барысы бергә ятып, көлешә-көлешә ятып йоклый торган булганнар. Барын да, югын да, кайгысын да, шатлыгын да бергә кичергән бу зур гаилә.

БЕР-БЕР АРТЛЫ КИЛГӘН ХӘСРӘТЛӘР

– Балаң унау булса да, берсе дә артык түгел икән. Һәрберсе өчен йөрәктә аерым урын бар, берсен генә югалтсаң да, йөрәкне телеп алган кебек тоела. Җиденче улым өч ел армиядә хезмәт итеп кайткан иде. Җиде ай гына яшәп калды яныбызда. Хезмәттән кайтуга, колхозда эшли башлады. Аяз көн иде. Җылы гына җил исеп тора. Ул көнне кайгы буласын башыма да китереп карамадым. Улыбыз гадәттәгечә эшкә китте. Яшьләр үзара шаярган вакытта берсе ялгыш уйнап этеп җибәргән дә, саламны түкли торган, кибәннәр ясый торган җайланмага барып эләккән балам. Шунда ук чорнатып алган моны. Гәүдәсе имгәнгән, аяклары сынып беткән иде. Үле килеш алып кайтып салдылар. Аю кебек балаңны машинага тыгып җибәрсеннәр әле – бик авыр булды, билгеле. И балам, бик авыр үлем язган булган икән, тере сөягең дә калмаган бит, дип еладым. Судлар булды, берсен дә гаепләмәдем. Үлгән кешене аларны гаепләп кенә кире кайтарып буламы соң? Үз улларым да: «Әни, кичер, гафу ит аларны, без үзебез дә шофер кешеләр, юлда әллә нинди хәлләр булырга мөмкин, ялгышлык белән килеп чыккан әйбер өчен кешене төрмәдә черетмик», – диде. Риза булдым, нишләтәсең бит, гомере кыска булган, күрәмсең.

Сания апа әнә шулай акрын гына сөйләп утырган җирдән, кинәт кузгалган яраларының авыртуын басу өчен булса кирәк, фотоальбом тартып чыгарды. Җиде малай, өч кыз тәрбияләгән ул ире белән. Сургут, Казан, Тольятти, Түбән Кама, Алма-Ата, Тәтеш – төрлесе төрле якка таралган балалар хәзер бәйрәмнәр вакытында гына кабат элеккечә җыелышалар.

– Ә менә бу фотода Казандагы кызымның улы, минем оныгым, – диде Сания апа, никтер авыр сулап.

Безнең янда тыныч кына басып торган Фирая апа шулчак, әнисенең сүзен бүлдереп:

– Азат суга батты, суга төшеп китте, шунда үлде, – дип куйды.

– 24 ел була инде, июль аенда каникулга дип кайткан иде. 8 яшендә иде оныгым. Күрми дә калдым, уйнарга дип чыгып китте бу берзаман. Кем белгән инде аның кайда йөргәнен, су коенырга дип төшкән булган икән, шунда баткан. Бу хәлне күреп торган бала-чага күршедәге иргә әйткәннәр, күрше белән бергә чыгып чаптык. Оныкны судан ул тартып чыгарды. Яшьтәшләре су читендә генә йөзгән, безнеке тирәнгәрәк кереп киткән булган икән. Больницага алып китсәләр дә, юлда барганда гомере өзелде. Кайгылы хәбәрне кызыма ничек җиткерергә дә белмәдем. Оныгыңны карап тормагансың, дип гаепләрләр кебек тә тоелды башта, тик аны-моны әйтмәделәр. Алданрак кына авырып ире үлгән иде, бу бердәнбер баласы иде, ничек кабул итәр бу хәбәрне дип, эчем пошты. Бик елады кызым. Ә мин бу вакытта икеләтә көчлерәк хәсрәтләндем. Бер ай алдан гына 63 яшендә гомер буе бергә яшәгән ирем юл һәлакәтенә очрап үлгән иде бит. Велосипед белән юл аша чыкканда, йөк машинасы бәрдерде аны. Чигәсе яньчелеп беткән иде. Әллә нинди хәсрәтләр күрдем инде, акыллым. Сөйләп бетерерлек кенә түгел. Чәчләр агарып бетте бу кайгылардан. Башта аяксыз калдым, син таяк белән барганда, яныңнан сау-сәламәт кеше үтеп китә – кимсенәсең. Аяк югалту бер хәл, якыннарыңны югалту ачысы мең яман…

Шулай булса да, үзен бәхетсез кешегә санамый ул. Итәк тутырып үстергән балалары янәшәдә булганда, картлык та куркыныч түгел Сания апа Хәмидуллинага. «Шатлыгы да, борчуы да күп булды, бәхетем – балаларым минем. Алар булмаса, яшәвемнең дә бер тиен кыйммәте булмас иде», – дип сүзен тәмамлады ул.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Кайбыч – Казан

«Аяксыз килеш ун бала үстердем», 4.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии