- 19.02.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №06 (15 февраль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
(Уены чыны бергә)
«Керик әле урманнарга» дигән илаһи җыр сүзләренең авторы, Балтачның шәрәфле шәхесе Гарифҗан Мөхәммәтшинны белмәгән татар, шәт юктыр. Аның Ком сәгате тапшыруында «оппозиция дошман түгел... Ул булмаса власть беркем алдында да җавап бирми» дигәне күңелгә шулкадәр тирән кереп утырды ки, һич куып чыгарырлык түгел (төгәл язылмаса, гафу ит, Гарифҗан абый). 26 ел район хуҗасының урынбасары кәнәфиен биләгән кеше белми әйтмәс, дисәм дә, ай-һай алай гына микән абзыкай дип, үз фикерләремне дә, уены-чыны белән бәйләп укучыларга ирештерим әле. Вахит Имамовның «язучы хакимияткә карата оппозициядә торырга тиеш» дигәнен истә тотып. Түлке, кем белән янәшә куярга мәтәшә үзен дияргә ашыкмагыз! Язучы түгеллегемне, язгалаучы гына икәнемне бик яхшы беләм мин.
Моның башы икедер, бүгенге вәзгыяттә сәясәткә кысыла, диючеләр дә булмый калмас. Шуны истә тотып, үтә тирәнгә кермичә, бик сакланып кына «оппозиция – хакимлек итүче партиягә каршы чыгучы партия яки төркем ул» дигән төп билгеләмәне дә бераз кулланып фикер йөртмәк келим, мишәр туганнар әйтмешли.
Аңлагансыздыр, минем бәгыремдә дә бармак янап оппозиционер – цензура утырганын. Йә кемдә генә юк соң ул? Ничә буыннар нәселдәнлек геныбызга калыпланган курку хисе.
Өлкән коммунистлар хәтерлидер әле, Үзәк комитет күрсәтмәсе буенча башлангыч һәм югары партоешмаларда «тәнкыйть, үзара тәнкыйть һәм үз тәнкыйть» дигән көн тәртибе белән үткән җыелышларны. Йә тәнкыйтьләп тә карадык үзебезне, өстәгеләрне чеметмичә генә, почетлы президиумга Леонид Ильич Брежнев җитәкчелегендәге Политбюроны бертавыштан сайлап куйгач. Шигыйлар Мөхәммәт пәйгамбәрнең җәзалап үтерелгән оныгы Хөсәенне күзаллап, үзләрен камчылаганнан ким булмады. Мөгаен, ул вакытта әйтелмәсә дә, юк оппозициянең вазыйфасын тәнкыйтькә алыштырып, торгынлыктан чыгу булгандыр югарыдагыларның исәбе.
Үзгәртеп кору чорында, социализмны яхшырту максатыннан, КПСС платформасы һәм Демократик платформа нигезендә партияне икегә бүлеп оппозиция ясау омтылышы булды. Өлкә партия конференциясенә делегатлар сайлау җыелышында үземә дә кандидат буларак катнашырга туры килгән иде. Соңарып керешкәнгәме, ГКЧП комачау иттеме, барып чыкмады кызганычка каршы. Кем белә, АКШтагы кебек ике партияле сәяси система барлыкка килсә, бәлки СССР да сакланып калыр иде.
Гаилә дәүләтнең (җәмгыятьнең дә) нигезе булганлыктан, оппозиция шуннан ук башланырга тиештер ул. Әгәр, гаиләдә ир белән хатын бер берсенә яхшы мәгънәдәге оппозициядә тормаса, ай-һай тормышлары гел шома гына барыр микән? Гадәттә, ир баш дип саналса, хатыны «әбәзәтелне» аны тәнкыйть кырында тота. Олыгайгач бигрәк тә. Урыннар алышынганда да шул ук хәл күзәтелә. Оппозициядәге хатын яки ир чик-чаманы узып китсә – гаилә таркала. Хәзерге заманның азу ярган бу чире демографик упкынга алып баручы төп сәбәпләрнең берсе. Халыкта «ирне бар иткән дә, юк иткән дә хатын» дигән әйтем бар. Сүз уңаеннан кыстырыйм әле: дәүләтләр яшәешендә дә мондый хәлләр күзәтелә. Әнә, Германиядә оппозиция буларак сайлау аша хакимлеккә килгән Гитлер, дөньяда нинди афәтләр кубарды.
Гаилә турындагы уйларымны илле ике ел тупланган тәҗрибәмә таянып бәян итәм. Әгәр хәләлем «колак итен» ашап тормаса, белмим нинди генә хаталар ясап бетермәгән булыр идем. Бер юбилярдан: «Ничек шулай, күп еллар матур яши алдыгыз?» – дип сораганнар. Ә ул: «Шөкер, әйбәт яшәдек. Ну, бәреп үтерәсе килгән чаклар булды», – дигән. Әле генә «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында профессор Габдуллаҗан Җәләлов, үзенең 65 ел бергә яшәгән хатыны турында «гомерем буена үзенең командирлыгын күрсәтә миңа» диде. Бер уңайдан анекдот та сөйләп көлдерде туксан яшенә җиткән милләтпәрвәр аксакал. Ире хатынына: «Гел кычкырышабыз, әйдә тынычлап сөйләшик әле», – дип әйткән ди. «Булмый, алайса син мине җиңәсең», – дип ризалашмаган тегесе.
Ярар, без вак кеше инде. Бик эре урыннарда эшләгән абзыйлар, минем хәлдә булсалар борчылырга урын юк кәнишне. Ә булмасалар? Әгәр Александра, Раиса белән Наина түтәйләр Николай икенчене, Горбачев белән Ельцинны үсендермичә, минем хатын кебек игәүләп торган булсалар, бәлки бүгенге хәлгә калмаган да булыр иде Русия дип уйлап куям... Сталинның җәмәгате Надежда, тәнкыйтенең файдасызлыгына гарьләнүгә түзә алмыйча үзенә кул салгандыр дип уйларга җирлек бар. «Оппозициясе» булмаган буйдаклар, хатын аерган җитәкчеләр бер яктан кызганыч, икенче яктан куркыныч та. Хакимлек баскычыннан югарыга таба үрләгән саен, алар ил өчен «тормозсызрак» була барырга мөмкин бит. Кая ул, сөяркәләргә, никахлы хатын ролен оппозиция буларак үти алу. Бизнес диңгезендә йөзүче нәчәлник хатыннарының да хәлләре шуңа охшаш. Аларның башын, акча-макчага корылган мәнфәгатьләр генә бимазалыйдыр... Тикмәгә генә Еваны Гитлер, үләр алдыннан гына хатыны итеп рәсмиләштергәндер диясе килә. Сигез хатынның башына җиткән Явыз Иванны күрегез, барысы да җүнсез, оппозициядә тормагандыр югыйсә. Петр беренченең үзенә каршы чыккан өчен үтерелгән улы Алексей кебек.
Гарифҗан ага, оппозиция дигәнең дошман түгел, дигән дә диюен, гел генә дус та түгел хакимият өчен. Сталин да, бергә революция ясаган ата большевикларны, каршы сүз әйтә башлагач юк иттергән бит. Аннан күреп астагы түрәләр тәнкыйтьчеләреннән арынган. Гади кеше күршесеннән хөсетләнеп жалу язган. Гитлер да аннан үрнәк алгандыр, башка диктаторлар да бу кырыс юлдан әле дә бик оста файдаланалар. Хәтерлисездер, Ельцинның Верховный Совет бинасын танклардан атып җимерттергәнен. Тел шартлатып, авыз ачып карап утырдык бит телевизордан шул галәмәтне. Соңрак дерьмократия дип атала башлаган демократия, менә нинди була икән бездә дип. Дума депутаты Галина Старовойтованың Русияне демократияләштерү һәм кыргый капитализмнан арыну максатын күздә тоткан люстрация кануны проектын тәкъдим иткәч атып үтерелгәнен, шәт онытмагансыздыр. Аңлашылсын: Совет чорында партия органнарында, КГБ кебек оешмаларда эшләгән түрәләрне билгеле бер вакытка хакимияттән читләштерүгә юнәлтелгән иде ул канун. Калганын һәркем үзе уйлап бетерсен!.. Озакка китә. Ә Галина ханым бик кызганыч. Ил белән идарә итә алырдай, көчле рухлы, мәһабәт гәүдәле, оста оратор булып хәтергә кереп калды ул. Бу темага сөйләшкәндә, шуңа охшаш мисаллар тагын китерелер әле киләчәктә...
СССР заманында предприятие – оешмалардагы башлангыч партия оешмалары, профсоюзлар һәм башка җәмәгать оешмалары, әнә шул булырга тиешле булып та, булмаган сәяси оппозицияне алыштырганнар ахры дигән уйлар килә башыма. Ә хәзер нәрсә, сәяси оппозиция дигәннәре ясалмага әверелгән шартларда, гөрләп эшләп торырга тиешле, әле генә атап үтелгән оешмалар бармы, булса кайда җан асрый? Мондый вәзгыятьтә оешма, предприятиеләр халык күзеннән яшеренеп үз эченә йомылган мафиоз төркем кебек, язылмаган эчке кагыйдәләр буенча яшәмиме хәзер дигән сорау туа. Аларда кануннар диктатурасы түгел, җитәкче авторитаризмы тантана итә кебек. Гади эшчегә караганда, акылга сыймаслык дәрәҗәдәге хезмәт хакы аларны хөкүмәткә ләббәйкәле итеп кенә калмый, кәнәфиендә «любой ценой» озаграк утыручыга әверелдерә. Димәк, андый коллективларда кеше хокуклары, коррупциягә һәм туган-тумачалыкка каршы көрәш, уңай әхлаки микроклимат дигән кыйммәтләргә гомумән урын калмый. Арадан берәрсе оппонент булып калкып чыкса, тиз чара күрелә. Әгәр мондый хәл һәркайда тантана итеп, югарысы белән тоташып куйса кая килеп чыгарбыз, белмим... Мондый шартларда гражданнар җәмгыяте ничек барлыкка килер дә, аннан хакимлеккә омтылучы, яхшылыкка өнди торган сәяси партияләр ничек табигый рәвештә үсеп чыксын...
Оппозиция турында сүз дә булмаган патша заманнарында да, ихтыяҗ буларак «юродивость» (блаженность) барлыкка килгән. Андый кешеләр, тилегә салышып, халык арасында туган канәгатьсезлекне патшаның үзенә, яраннарының йөзенә бәреп әйткән. Аларны халык яраткан, ә хакимнәр шүрләгәннәр, Аллаһының яраткан бәндәсе дип уйлап. Яшәешне үзгәртә алмасалар да, шомландыра алган алар. Бүгенге көндә, оппозиция ролен берән-сәрән аз тиражлар белән таралучы газеталар һәм интернет үтәп тора әлегә. Озакка бармастыр аларның эшчәнлеге, эш шуңа таба бара кебек.
Бөекбританиядә һәм кайбер илләрдә парламент сайлауларында икенче урынны алган партиягә хакимлеккә килгән хөкүмәтне контрольдә тоту өчен түләүле «күләгәдәге хөкүмәт» төзү мөмкинлеге бирелә дип укыганым бар. Минемчә, бик хикмәтле, илне бик күп хаталардан һәм бәлаләрдән саклый торган, бюрократияне тезгенләүче оппозиция бу. Әлбәттә, мондый илләрдә диктатурага урын юк, хакимлек алышыну фаҗигага китерми, хөкүмәт әһелләре бизнес белән укмашып, коррупцион схемалар ярдәмендә халыкның җелеген суыра алмый. Кайбер илләрдә, бер ел эчендә әллә ничә хакимият алышына, үз халкы белми дә кала. Икътисадта да текә борылышлар күзәтелми. Хөкүмәт сәясәтеннән риза булмаганнар урамнарда ни кылансалар да система саклана, ә хакимият алышынырга мөмкин. Икенче Бөтендөнья сугышында җиңүгә Сталин, Рузвельт белән бергә зур өлеш керткән Черчиль: «Кимчелекләре күп булса да, демократиядән дә камилрәк сәяси система әлегә юк», – дигән. Үзе сугыштан соңгы беренче сайлауда ук премьер-министрлыктан төшеп калса да. Хрущев та үзен хакимлектән алып ташлагач, йөрәге сыкраса да, «Мине үтермәделәр, сайлау юлы белән алдылар эштән», – дип куанган. Демократиягә баруда бер адым ясалды дип уйлагандыр үзенчә, заговор булуга карамастан.
Яза торгач аңладым җәмәгать, очсыз-кырыйсыз, бетмәс-төкәнмәс тема икән бу. Дәүләтләр һәм милләтләр арасындагы, икътисадтагы, фәндәге, диннәрдәге, мәдәнияттәге каршылыклар, ярлының байга карата, яшьләрнең картларга каршы, адвокатның судьяга оппозиция булуын һ. б. турында философлар бәлки инде язгандыр. Бөтенләй буталып беткәнче, хакимият кебек үк оппозициянең дә яхшысы да, яманы да була дип кенә тукталыйм булмаса. Шуны аңларга: әйбәттән начарны аера белергә өйрәник, һәрберебез Аллаһы Тәгаләдән акыл һәм белем сорыйк. Аеруча, бик югарыда утырган түрәләргә күбрәк бирсен иде аларны. Гади кеше мәнфәгатьләрен яклый торган оппозиция һәм гадел сайлаулар ярдәмендә Русия дәүләтен алдынгы, тыныч яшәүче илләр рәтенә бастыру өчен.
Украинада һәм илдә бүгенге махсус хәрби операция тудырган вәзгыять, ахыры ни белән бетәсе билгесез нәтиҗәләр һәм шуларга бәйле нинди оппозиция туачагы турында сөйләшүне киләчәккә калдырыйк. Дума кабул иткән, гражданнар хокукларын чикләү турындагы кануннар шулай куша.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Байлар Сабасы
Комментарии