- 19.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №2 (15 гыйнвар)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Мин, Мөдәрисов Нурмөхәммәт Мөдәрис улы, 1906нчы елның 8нче июнендә Татарстанның хәзерге Сарман районы, Рангазар авылында тудым һәм хәзер дә шунда яшим. Кулга алыну вакыты – 1937нче елның 18нче декабре, кулга алучылар – Сарман районы НКВДсы. Хезмәт урыным – Рангазар авылында медпункт мөдире идем, һөнәрем – медицина хезмәткәре, фельдшер. Сарман төрмәсендә газап чигүем 6 көн дәвам итте, мине НКВД сотрудниклары тикшерде. НКВДның «тройка»сы судить иткән – 1938нче елның 31нче гыйнварында 58нче статья буенча 10 елга ирегемнән мәхрүм иткәннәр, бу хакта миңа Алабуга төрмәсеннән Казанга җибәргән вакытта 5 айдан соң гына аңлаттылар һәм бер кечкенә кәгазьгә имза куярга куштылар. Шул кәгазьгә минем 10 елга хөкем ителүем язылган иде. Хөкем карары Архангельск өлкәсенең Каргапольлагында үтәлде. Менә шушы хөкем карары нигезендә мин туган һәм үскән илемнән аерылып, конвой астында озатылдым, һәм 10 ел срокны тутырып кайтырга туры килде. Кайту вакытым – лагерьдан 1947 елның 18 декабрендә чыгардылар. Бу лагерь Архангельск өлкәсе, Онега районы, Кодина бистәсе станциясе дигән урын иде…
Минем биографиямә килсәк, югарыда күрсәтелгән район һәм авылда 1906нчы елда юка тормышлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Шул ук авылда бер мулла карамагындагы «мәдрәсә»гә әткәй укырга биргән, менә шунда гарәп хәрефе белән языла торган китапларны укырга һәм бераз язу язарга өйрәндем. Бик яхшы хәтерлим – 1916нчы елда әткәй герман сугышына киткән вакытта мин, 10 яшьлек малай, шул йортка хуҗа булып калып, малларны карый идем, аларның тамагын туйдырып, су эчертеп йөрдем. Җәй көне бер күрше белән аңа ияреп барып, сабан белән җир эшкәртеп, тырмалап, андагы игеннәрне үстереп, ашарга әзерләп йөрүем исемдә, барысы да минем карамакка калган була. 1917нче елда, патша төште, дип әткәй кайтты, семьяда 3 малай, шуларның зурысы мин булдым.
Үскән чакта 1921нче елда икмәк булмады, 1922нче елда халыклар һәм без дә көчкә-көчкә генә яңа икмәккә барып кердек. Еллар үтә барды, мин дә үсә төштем. 1928нче елның көзендә Кызыл Армиягә чакырылдым. Армиядә вакытта мине полктан Смоленск шәһәренә хәрби госпитальгә укырга җибәрделәр, анда яхшы гына укып, тәмамлап, 1 ел узгач яңадан полкка кайттым. Мине ул вакытта санитар инструктор итеп җибәрделәр, полкта 1 ел, 2 ай сан.инструктор булып хезмәт иттем. Армиядән хезмәт срогымны тутырып 1931нче елның 28нче декабрендә кайттым.
Кайткач, 1932нче елны колхозга кердек һәм үземә тормыш иптәше табып, аның белән гаилә корып көн күрергә уйладык. Бер кечкенә генә өй хәзерләдек, ул йорт салам түбә белән ябылган иде, без шунда тормыш итә башладык. 1934нче елда безгә зур сөенеч булды — бер малай дөньяга килде. Шул ук елны Рангазар авылына бер медпункт ачарга кирәк, дигән язу килеп төшкән райздравтан. Шул вакыт мине Минзәләгә укырга җибәрәләр, аннан бераз укып, тәмамлап кайткач, шул ук авылда медпункт ачарга һәм шул эш белән шөгыльләнергә мине билгеләделәр. Аңа кадәр мин Сарманда РКШ дигән курста укып чыктым, ул мәктәп авыл хуҗалыгы машиналарына өйрәтә иде. Тагы шул 1934нче елда мине авыл халкы колхозда ревизия ясар өчен комиссиягә сайлап куйды, аны алып бару миңа йөкләнде. Медпункт эшен дә җитәкләдем, һәр елны Казанга белемемне күтәрергә укырга барып йөрдем. Шулай итеп, 1937нче ел килеп җитте…
Шушы елның 16нчы октябрендә мин Казанда вакытта мине эштән чыгарганнар һәм авыл советы миңа 15 көнлек отпускной акча алырга кушты. Сарманга райздравка бардым, ни өчен мине укып йөргән вакытта эштән чыгаруларын сорадым, аңа бер кеше дә җавап бирмәде. Күпме эшләгәнемә белешмә алдым да, авылга кайтып, колхоз эшенә чыктым. 1937нче елның 18нче декабрендә һич истә юкта, өйдә аш ашарга утырганда, ишек каккан тавыш ишетелде. Мин керергә куштым. Ишектән ике кеше килеп керде – берсе НКВД хезмәткәре, берсе милиция идарәсеннән иде.
Боларның сүзләре шул булды: без сиңа обыскка /тентү/ белән килдек диделәр. Мин аларга, прокурор санкциягез булса, ясагыз, дидем. Алар, анысын без табарбыз, диделәр дә, бөтен нәрсәне пыр туздырып актара башладылар. Нәрсә карыйсыз, дидем. Синдә наган бар диделәр, ә үзләре минем шүрлектәге китапларны берәм-берәм актаралар, минем документларымны һәм язылган дәфтәрләремне, кайсыбер китапларны алып куйдылар, ул дәфтәрләр арасында колхозда ясалган ревизия черновиклары да бар иде.
Иптәшем миңа килгән чакта алып килгән сандыкны карый башладылар. Дөрес, анда алыр нәрсә юк иде, хатын-кыз нәрсәләре генә иде. Озак кына тентегәннән соң, миңа киенергә куштылар, аякка, өскә кигәч, авыл советына барып кергәч, син арестован, диделәр һәм шул вакыт җигелгән атка утыртып, мине Сарманга районга алып киттеләр. Барып кергәч тә төрмәгә ябып куйдылар, кечкенә бүлмә, мин кергәндә 5-6 кеше бар иде, алар да колхозлардан, зур яшьтәге кешеләр иде. Миңа ул вакытта 31 яшь иде, миннән соң тагын авыллардан кешеләр китерделәр, без анда 17 кеше булдык. Анда кертелгән бер агач тәпән бар иде. Кечкенә рәшәткәле тәрәзә, шунда без 6 көн тордык дип әйтергә кирәк, һәр көн иртән санап чыгалар, төнлә җавапка алып китәләр. Икенче көннән башланды мәхшәр, мине дә алып киттеләр.
Керү белән фамилия белән кычкыралар да кулыңны артка куярга кушалар, шулай итеп бер километр ара бар, шунда кулыңны артка куеп, алга таба сөрлектереп ике конвой алып китә. Илтеп кертү белән җаныңны алырлык итеп акыра башлый, дөньяда нинди начар, хайванга да әйтми торган сүзләр бар – барысы әйтелә, аның теге «халык дошманы» яисә «контр» дигән сүзләр турында әйтәсе дә юк. Шулкадәр кешеләр булса да була икән, хәзер дә исем китә: алар бит совет мәктәбендә укыган, кайдан өйрәнгәннәр, нинди вөҗдансыз кешеләр булганнар алар? Мине шулай итеп 6 көн этләгәннән соң, мин егылдым, хәлем бетте, башым әйләнде:«Йә атыгыз, йә врач килсен», дидем дә, соңыннан нәрсә әйтергә дә белмәдем. Алар үзләре алышынып торалар, мин һаман шул стенага карап торам. Менә шуннан соң икенче көнне мине Алабуга төрмәсенә җибәрделәр. 120 чакрым араны җәяү алып бардылар, үзләре ат белән, без анда 16 кеше идек, барыбыз да җәяү бардык.
Алабугага барып җиткәч, өч катлы төрмәгә урнаштырдылар, төрмә тулы халык, безне, яшьләрне, бригадага куйдылар. Төрмә паегы – 400 грамм ипи, көнгә бер аш, ул да булса – аз гына он болгаткан кәбестә. Безне кәрҗин үрергә куйдылар, бер кәрҗин үрсәң, 100 грамм ипи арттыралар, әгәр дә эшкә чыкмасаң, ипине 300 грамм гына бирәләр, штрафной паек. Шулай итеп без 5 ай кәрҗин үрдек, 5 айдан соң безне этапка хәзерләделәр, бу майның 20ләре иде. Шулвакыт китәр алдыннан миңа аңлаттылар: «Менә синең статьяң 58, осужден на 10 лет тройкой НКВД». Менә шуны аңлаганыңа кул куй», диделәр һәм безне Казанга озаттылар.
Без Алабугадан чыгып киткәндә тәмам ябыккан, талчыккан һәм шулкадәр пычрак идек. 5 ай вакыт узса да, кием-салым алыштырылмаган, мунча күрмәгән, ниндидер бер вәхши халыкка охшаган идек. Казанга барып кереп, безне тәртипкә урнаштырмаслармы, дисәк, кая анда, тагын мылтыклы солдат белән каршыладылар, алай булмас иде, безгә халык дошманы дигән исем тагылган. Анда алга каратып һәм янга каратып карточкага төшерделәр, чишендереп тентү үткәрделәр һәм бармакларны корымга буяп мөһер бастырдылар. Шуннан соң камерага яптылар.
Без Казанда озак ятмадык – 3 көн. Шул арада этап җыелды, халык күп иде, безне станциягә алып барып вагоннарга төяделәр, анда шул товар вагоннарыннан состав тора иде, бер вагонга 40 кеше кереп урнаштык. Казаннан соң Киров шәһәрендә тукталдык. Анда берничә вагон тактылар, аннан без Котлас юлына чыктык, юлда 2 көн барып, Котлоска барып кердек. Анда вагоннан төшәргә инде. Вагоннан төшәр алдыннан күрәбез: этләр белән, автоматлар белән коралланган гаскәр тора.
Аннан төшереп безне зур, бер йөз кеше сыярлык палаткага керттеләр, бу урында безне озак тотмадылар. 16 көннән соң этап әзерләнеп, безне дә чыгарып утырттылар, бераз утыргач, безне аерып алып, Төньяк Двина су буена алып төштеләр дә, баржага тутырдылар. Бераздан безне «Макеевски остров»та, Березниковски районыннан түбәнрәк урында, киселгән агачларны суга төшереп агызырга куйдылар.
Анда 2 ел эшләгәннән соң, сугыш чыккан икән, дип ишеттек. 1942нче елның 17нче февралендә безне этап әзерләп, җәяүләп, кар өстеннән Обозерски станциясе ягына алып киттеләр, аннан Кодино станциясенә барып чыктык. Озак бардык, бик йончыдык, бик арыдык, шулай да үлүчеләр булмады. Без барып кергәндә мартның 10нары тирәсе иде. Бу урын инде лагерь, бик зур лагерь, кеше дә бик күп иде. Биредә тоткыннар төрле иде, көнкүреш статьялар да күп, 58ләр дә күп. 58ләр аерым урнаштырылган, бигрәк тә Мәскәүдән һәм Ленинградтан күп иде.
Сугыш вакыты, ачлы-туклы чак, ә эшләргә кирәк. Безнең барып төшкән урын Онежск районы, станция Кодино һәм анда кәгазь заводы бар иде. Менә шул заводка агач материалы кирәк, урманны кисеп, ташып, боларны әзерләп тордык. Менә шул завод тирәсендә тоткыннар палаткада тормыш иттеләр, бер палаткада 100 кеше тора идек. Лагерьның законы катгый – эшлисең, норма тутыра алсаң, ашарга була, ләкин ул норманы тутыру авыр. Шулай итеп, менә шушы лагерьда 10 ел тормыш үткәрергә кирәк. Бик авыр иде, күп кешеләр вафат булды, бигрәк тә 58нче статья буенча хөкем ителгән зур яшьтәге кешеләр үлде. Шушы урында миңа больницага барырга туры килде, авырган кешеләрне больницага урнаштыру да җиңел түгел, шулай да мине салдылар. Табиб белән сөйләшәм: «Мин дә медицина хезмәткәре», – дим. Ул статьямны сорады. «Авыр инде сине эшкә урнаштыру, шулай да начальник белән сөйләшеп карармын», – ди. Берничә көн үткәч, мине больницада эшләргә калдырдылар һәм беркадәр эшләгәч, миңа пропуск та бирделәр. Аның нигезендә мин лагерьдан конвойсыз чыгып йөри ала башладым. Иртәнге 6дан–18 сәгатькә кадәр шул урында пропуск белән йөрдем. Ул да бик уңайсыз, сине һәрвакыт күзәтеп торалар.
Гомерләр уза торды, 1947нче ел да килеп җитте, шул елның 18нче декабрендә мине чакырдылар конторага, начальникка. Ул әйтә: «Синең срогың тулды, шулай да бездә калмыйсыңмы», – ди. Мин бик сагынганга һәм андагы эштән туйганга, кайтырга теләвемне әйттем. Ә ул: «Әгәр дә уңайсыз була калса, кил кире, гаиләңне дә алып кил», – диде. Шулай итеп, мине лагерьдан чыгардылар һәм паспорт алып кайтып киттем. Кайтып керсәм, гаиләм бик йончыган, балалар да бик ябыккан, исең китәрлек…
Кайттым, кайткач эш кирәк бит. Колхоз рәисе эшкә гариза язарга кушса да, халык ни әйтер, диде. Икенче көнне мин районга киттем. Райздравка кердем. «Абый, кайттыңмы, әллә эшкә керәсеңме?» – диләр. Мин ышанмый тордым. Документларым юклыгын аңлаттым. «Берсе дә кирәк түгел, без бит сине беләбез, кайда профсоюз комитеты?» – диделәр. Шул арада барысы да юлга салынып, миңа приказ да яздылар. Мин шул авылга кайттым, медпункт оештырып, эшли башладым.
Болай эшемдә зур каршылыклар булмаса да, күңелем һич тынгы күрмәде. Ник мин киттем, ник мин 10 ел лагерьда утырдым? Еллар үтә торды. 1963нче ел килеп җитте, миңа генераль прокурорга Мәскәүгә язарга киңәш иттеләр. «Үземнең ни өчен утырганымны белмим, шул турыда хәбәр итүегезне үтенәм», дип хат яздым. Генераль прокурор Татарстан прокурорына җибәрүен хәбәр итте. Татпрокурордан үз чиратында тагын хәбәр килде, синең эшең КГБга чыгарылды, дип. КГБ тикшерергә кеше җибәрде, ул кеше килеп, 8 көн дәверендә күп кешеләрдән сорау алган. Ул минем эшне Татарстан Югары судына тапшырган. Берничә ай үткәч, 1964нче елның февраль аенда, Татарстан Югары суды карары кайткан, дип хәбәр иттеләр, почтадан барып алдым. Менә анда нәрсәләр язылган:
«Тат.АССР, Верховный суд.
22/111964 г.
№В.20.
Дело по обвинению Мударисова Нурмухамета 1906 года рождения,уроженцадер. РангазарСармановского района Татарского АССР, пересмотрено Президиумом Верховного суда Тат. АССР от 22/II 1964 г. Постановление тройки НКВД от 31/I –1938 г. в отношении Мударисова Нурмухамета отменено и дело прекращено за отсутствием состава преступления. Председатель Верховного суда ТАССР – Конушин. 22/II 1964 г.»
Мин әле хәзергә исән…
НурмөхәммәтМӨДӘРИСОВ.
Сарман районы, Рангазар авылы.
1989 ел, 5 март.
Сәхифәгә язма Ф.Бәйрәмованың «ГУЛАГ – Яралы язмышлар» китабыннан алынды. Нигә утырганымны да белмәдем,

Комментарии