- 18.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №50 (12 декабрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Безнең гәҗит»нең 20нче санында (16 май, 2018 ел) «Замана коллары» дигән язма чыкмаган булса, мин дә бу хатны язмый идем. Ул язма инде төзәлеп барган җан яраларымны кузгатты. Нефтькә, ягъни «кара алтын»га чумып эшләгән нефтьчегә элек тә хөрмәт юк иде, хәзер дә шулай икән.
Битарафлык корбаны булган ирем дә нефтьче иде. Аның фаҗигале үлеменнән соң инде күп еллар үтте. Шул әрнүле вакытымда мин «Татнефть»нең ул вакыттагы җитәкчесе Ш.Тәхаветдиновка хат яздым. 2013нче елда язылган ул хат әле бүген дә саклана миндә. Болай дип язган булганмын: «Җан авазы. Бу хатымны шулай башлыйсым килә. Аңлыйм, хатлар укып утырырга Сезнең вакытыгыз юктыр. Тик шулай да җан авазы дип аталган бу хатым Сезгә сагаерга, уйланырга этәргеч бирер һәм хатны ахырына кадәр укып чыгарга кызыксыну уятыр дип уйлыйм. Ни өчен хат язарга булдым соң? Күп еллар элек миңа Җәлил бистәсен ташлап башка шәһәргә китәргә туры килде. Сәбәбен хатны укыгач аңларсыз. Дистә елдан соң менә тагын бирегә әйләнеп кайттым. Сагындым шул урманнарга сыенып утырган Җәлилемне. Бүген менә урамда кешеләр белән очрашып сөйләшкәндә шундый сүз ишеттем: киләсе елда, 2014нче елда «Җәлилнефть»кә 50 ел тула икән. Бу, әлбәттә, бик зур вакыйга. Ярты гасыр гомер. Зурлап бәйрәм итәрсез инде. Ә минем өчен бу нефть бәйрәмнәре бәйрәм түгел. Бу 50 ел эченә минем иремнең 25 еллык хезмәте кергән. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә юл: 1976-2001 – ПРСта эшләү вакыты.
20 яшьлек егет, армиядән кайтуга ук, зур хыяллар белән бәхетле киләчәккә өмет баглап, нефть тармагына нефтьче булып эшкә килә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр монда эшли.
Ногманов Флүс бик тырыш, намуслы, кешеләр яратучы, ачык күңелле, үз эшен яхшы белгән нефтьче була. Аның фотосы Әлмәт, Җәлилнең мактау такталарында еллар буе эленеп торды. Исеме «Җәлилнефть»нең Мактау китабына да кертелгән иде. Әгәр исән булса, Татарстанның атказанган нефтьчесе дә була алыр иде ул.
Сез инде ПРСта эшләүнең никадәр авыр, җаваплы булуын беләсез. Нефть табуда иң авыр тармакларның берсе бу. Сәламәтлеген куркыныч астына куеп, кеше ни өчен бу эштә эшли? Әлбәттә, тормыш шартларын яхшырту өчен. Флүс тә зур түземлелек белән яңа фатир көтте. «Эшемне җитәкчеләр күрә булыр», – ди иде. Күрделәр!!!
Ул үзенең беркатлы ышануы белән бик нык ялгышты. Үтә дә намуслы кеше иде шул. Фатир бүлеп утыручыларны да үзе кебек намуслы дип уйлады. «Булыр, булыр», – дип алданып яшәүнең дә бер чиге була икән. Үлеменә китереп җиткергән соңгы алдануы 2001нче елның сентябрь аенда булды. Яхшы проект белән төзелгән яңа йортны тапшырасылар иде. Безнең дә күңелдә өмет кабынды. Шул көннәрнең берсендә Флүсне идарәгә чакыртып алдылар. «Әлегә сезгә булмый, яшәргә урыныгыз бар, көтегез!» – дигәннәр. 25 ел эшләп тә һаман көтү?! Бу бит ниндидер завод-фабрика түгел, ә нефть индустриясе! Ул идарәдән хәлсезләнеп, агарып кайтып керде. Шушы көннән соң безнең тормыш үзгәрде. Иремә «нервный шок» дигән диагноз куйдылар. Аның күзләрендә яшәү уты сүнә барды, кешеләргә ышанычы бетте. Очынып, җырлап-биеп, тырышып эшләп яшәгән кешедән күләгә генә калды.
Йөрәгемдә ут иде. Флүсне шушы дәрәҗәгә җиткергән, йөзенә генә түгел, җанына төкергән җитәкчеләргә күңел әрнүләремне әйтеп аңлата торган түгел иде. Кеше язмышына шул кадәр битарафлык харап итте аны. Ул моны үзенә карата хурлык дип санады һәм китеп тә барды. Мәңгелеккә! Кайтмаска дип…
2001нче елның 13нче ноябрендә безнең 20 еллык тормышыбызга нокта куелды. Нефтьчеләр шау-гөр килде. Мондый хәлнең Җәлил тарихында булганы юк иде әле. Бу хәбәр Әлмәт якларына, Сезгә дә килеп ирешкәндер.
Кайгы сөременә уралып, яшәүдән ваз кичеп, бер елым үтте. Яшәвемнең иң авыр елы булды ул. Аның үлеме турында еш уйландым. Мин аны аңлыйм да, аклыйм да кебек. Күңелемдә ике төрле уй бәргәләнде. «Китмәскә иде аңа бу дөньядан шундый яшь килеш. Яшәргә дә яшәргә иде бит әле». Шулай дип уйлыйм да, икенчесе баш калкыта: «Сабырлыкның да чиге була бит».
Кешеләр бу дөньяга бер төрле килә, бер төрле китә. Килү белән китү арасында гына аерма бар: кешенең яшәү рәвеше, кылган гамәлләре.
Кешеләр исән чагында мәрхәмәтле булсак иде без. Гомерләр бик чикле бит. Ногманов Флүснең чирек гасыр нефтькә багышланган гомере, хезмәте бәяләнми калды. Аның җан рәнҗүе күкләрдән карап торадыр кебек».
Кайгылы көннәремдә мин үзем идарә тирәсендә йөргән булсам, хатны язгач, идарәдән үзләре өемә килде. «Ник яздыгыз бу хатны?» – дип сорады ул кеше. «Хат кемгә аталган, җавабы да аңа булачак», – дидем. Ишек янына килдем дә, төбенә кадәр ачып куйдым. Бу инде чыгып китегез дигәнне аңлата иде. Ул моны аңлады. Бер атна үткәч, кабат килгән. «Әлфия, бәлки, сезгә ярдәм кирәктер?» – ди. Бу юлы сорау икенче төрле яңгырады. Миңа ярдәм Флүс исән чагында кирәк иде. Бик кирәк иде. Ул чиргә уралганнан соң, вакыйгалар үзәгендә үземә кайнарга туры килде. Ирен яклап, яуга үзе чыккан хатын-кыз үрнәгендә идем мин ул вакытта. Кино кадрлары кебек, ул көннәр бер-бер артлы күз алдыма килә.
Ул вакытта «Җәлилнефть» белән М.Таҗиев идарә итә иде. Аның янына керү өчен генә дә берничә көн йөрдем. Вахтадан үткәрмәделәр. Шуннан аның иртән эшкә килүен урамда көтеп тордым. Ул тиз генә идарәгә кереп китмәкче иде, мине күреп, тукталып калды. Кыяфәтем шомлы иде шул, кап-карадан киенгән идем. Кайгы төсе кара, диләр. Ә мин кайгының үзе идем. Каршысына килдем дә: «Сезгә әйтәсе сүзләрем бар, бәлки, тыңларсыз. Кешенең җаны яшәү белән үлем арасында бәргәләнә», – дидем. Ул мине үзе белән кабинетына алып керде. Өстәлгә бөтен проблемаларыбыз язылган папканы куйдым. Анда әле шул көннәрдә генә ПРСта үткән җыелыш нәтиҗәләре дә бар иде. Анда халык 100 процент тавыш белән безне яклады. Соң булса да, шул вакытта безне яклаучыларга рәхмәт әйтәм. Папканы куйдым да, сүземне башладым: «Ярдәм кирәк иде безгә. Иремнең хәле бик авыр. Ул бу дөньядан китеп барган кебек. Аны бу халәттән чыгару өчен шатлык-сөенеч кирәк. Бирегез инде шул яңа йорттан без ничә еллар буе көткән фатирны? Ул бит аны шул кадәр көткән, инде булыр дип шатланган иде. Аның бозлана барган җанын сөендерегез. Бәлки, ул терелеп китәр». «Көтегез, уйларбыз», – диде җитәкче. Бик о-о-за-а-ак уйлану булды ул. Халыкның 100 процент тавышы да тизләтә алмады аны. Ә әҗәл безгә коточкыч тизлек белән якыная барган…
Әйе, кешенең гомере чикле. Җир йөзендә яшәгән кешенең иң асыл сыйфаты: нинди генә югары дәрәҗәгә ирешеп тә, кешелекле булып кала алуыдыр.
Әлфия НОГМАНОВА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Комментарии