Өмет

Красный Бордагы «Өмет» тернәкләндерү үзәгендә ял итеп, дәваланып кайттым. Шунда Мари Иле артистлары, хастаханәдә дәваланучылар, тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр «Наз» приютындагы балаларга концерт куйды. 11 яшьлек Карина белән шунда таныштым. Аның язмышы мине тетрәндерде.

Карина бу дөньяга 900 грамм булып кына туа. Тугач та аңа ДЦП диагнозы куялар. Бераздан кызның дөм сукыр булуы да ачыклана. Әти-әнисе баладан туу белән баш тарта. Ләкин әби-бабайсы оныкларын язмыш кочагына ташламый, үзләренә алалар. Кыз шушы яшенә кадәр бик күп авырулар кичерә. 1 яшендә бума ютәл – коклюш белән чирләгәч, үләргә дип, больницадан чыгаралар. Әби-бабайсының тырышлыгы белән ул исән кала. 5 яшенә кадәр аягына баса алмый, корсагында шуышып кына йөри. Ләкин үскән саен, бу баланың талантлары ачыла бара. Ул башта шигырьләр яза, аннары шуларны көйгә сала, үзе синтезаторда уйный. Тавышы да бик көчле, моңлы үзенең. Карина җырлаганда залда еламаган кеше калмады. Җырларының күбесе әнисенә багышланган. «Әнием, рәхмәт сиңа, мине бу дөньяга тудыргансың», – дип җырлый ул. Әнисе турында бик җылы итеп сөйли. Балакаем әлегә кадәр кашык тотып үзе ашый да алмаган, беркайда да укымаган да. Менә быелдан аны сәламәтлекләре чикле балалар өчен төзелгән мәктәпкә укырга аласылар икән. Карина инде бик күп фестивальләрдә, конкурсларда да катнашкан. 7 яшендә ике тапкыр Гран-При алган, җиде тапкыр лауреат, тугыз тапкыр дипломант булган. Каринаның татарча җырлыйсы килә икән. Минем шигырьләр язарга яратканымны белгәч, миңа да бер-икесен бирмәссезме, дип сорады.

Шундый кыю, сөйкемле кыз ул Карина. Үзе шул кадәр ачык күңелле. Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек бәрабәренә шундый зур талант биргәндер инде.

Өмет белән яши кеше

Күпме кайгы-хәсрәт күрсә дә.

Ходай ачы хәсрәт-сынауларны

Иң яратканына бирсә дә.

Өмет белән яши икән кеше,

Көтеп яңа көннең туганын.

Ходай бирми икән кайгыларның

Без күтәрә алмый торганын.

Өмет җебе кылдан нечкә бит ул,

Өзелә дә тагын ялгана.

Нидер өмет итеп яши кеше,

Ышана да, тагын алдана.

Өмет белән яшәсен ул кеше,

Күп сынау торса да каршында.

Бәхет киләсенә өмет итеп,

Түзеп сынауларның барсына.

Флүсә ХУҖИНА,

Әгерҗе районы, Сәхрә авылы

Комментарии