Совет чалгысын хурлаган

Декабрьнең салкын иртәсе иде…

“Бүген төнлә Нуретдинне алып киткәннәр”, – дигән хәбәр авыл халкы арасында тиз таралды. Биш кыз бала артыннан дөньяга килгән Хәләф исемле улларын җирләгәнгә атна да тулмаган дип, биш бала белән калган Гайникамал апаны авыл халкы бик кызганды. Хәер, мондый хәлләр ул елларда көн саен диярлек ишетелеп торды. Әле үткән атнада Җиһаншин Миңлеимамны алып киттеләр. Ни өчен икәнен беркем дә белми. Берничә айдан соң аларга суд булып, унар елга ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр икән, дип сөйләделәр.

Алар ни өчен гаепләнгән соң? Нуретдин абый Насрытдинов заманына күрә гарәпчә укый-яза белгән. Беренче колхозларны оештырганда Сталинның “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсе чыккач, колхозда хисапланган крестьяннарга колхоздан чыгып, кабат гариза биреп керергә тәкъдим ителгән. Шул вакытта ул соравы буенча гаризалар язып тора. Колхозга керергә язган гариза өчен гаепле булмаса да, чыгарга дип язганы өчен гаепләнгән.

Ә Җиһаншин Минлеимам абый басуда печән чапканда, иптәшләре: “Ай-һай, абый, чалгың үтә икән”, – дигәннәр. Минлеимам абый исә: “Үтә, бу борынгы чалгы. Хәзергеләр чалгымыни ул”, – дигән һәм гаепләнгән. Янәсе, ул совет чалгысын хурлый. Менә шуның өчен аларга кабат туган авылларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Мәктәпләрдә укыганда кайбер усал теллеләр аларның балаларына “халык дошманы” дип, күпме үзәкләренә үттеләр.

Шулай ук Илал, Гали Бәкировларны, Әсләметдин Нафыйковны булганнары өчен төнлә алып чыгып китеп кайтармадылар, аларга кайда суд булуы да ишетелмәде. Бу югарыда телгә алганнарның балалары үсеп җитеп, илебезнең төрле районнарында башка кешеләр белән бертигез совет җәмгыятен төзүдә актив катнашты. Күпләре Бөек Ватан сугышында геройларча һәлак булды. Без яшь чакта бу кешеләрнең кайгыларын уртаклашсак, хәзер гаепсез һәлак булганнарның өстеннән алынган нахак ялалары өчен шатлыкларын уртаклашабыз.

Монда күрсәтелгән биш агайның язмышы – күз алдында булган хәл. Миңа ул вакытта 13 яшь иде. Безнең кечкенә авылдан 7 кешене бер гаепсез алып киттеләр, берсе дә кайтмады.

Сәлман Фарсый улы ФАРЕНЕВ,

Актаныш районы, Иске Зияш авылы.

Вәхшилек онытылмасын!

Абыем Гайнуллин Мөхтәсип Габделхәсип улы 1918 елда Буа районы Әхмәт авылында дөньяга килә. Ул гаиләдә иң өлкән малай була. Аңардан соң дөньяга тагы өч кыз бала, өч ир бала туа, ләкин икесе яшьтән үлә. 1934 елда йорт терәге әти үпкә авыруыннан дөнья куя. Бу вакытта инде алар әнием белән колхозга кергән булалар. Миңа исә әти үлгәндә яшь ярым гына була. Әнием үзе әле бишектә тирбәлгәндә үк егылып төшеп аягын имгәтә һәм гомерлеккә аксак булып кала.

16 яшьлек олы абыебыз Мөхтәсип йорт башы булып, бөтен тормыш авырлыклары белән чын мәгънәсендә таныша. Ул үзенең тырышлыгы-эшчәнлеге белән халыкка да ошый, авыл халкы аңа ышанып, яшь бозаулар көтүен тапшыра. Шулай итеп, безнең гаиләне туендыручы абый булды. Берничә ел бозау көтүе көткәннән соң, аны колхозда бригадир ярдәмчесе итеп куялар. Менә канлы репрессия еллары килеп җитә. 1938 ел башында колхозның гомуми җыелышы үткәрелә. Ул чакта безнең колхоз “Арсенал” исемен йөртә иде. Җыелыш барышында минем абый да сүз алып сөйли һәм болайрак ди: “Колхоз җитәкчеләре үз вәгъдәләрендә тормады, колхозчыларны алдап эшләттеләр, колхозчыларга һәр хезмәт көненә 5 килограмм икмәк вәгъдә иттеләр, 5 кг урынына 3 кг гына бирделәр”. Абый сүзен күпчелек колхозчы да шул исәптән, алтмыштан узган абруйлы карт Шиһабетдин Фәхретдинов та яклый: “Мөхтәсип бик дөрес әйтә, ни өчен вәгъдәгездә тормадыгыз?” – ди.

Җыелышта районнан килгән вәкил дә була. Ул бу сүзләрне дәфтәренә терки. Коммунист исемен йөрткән авыл куштаннары утка керосин да салып җибәрә. Шулай итеп, сәяси җинаятьчеләр төркеме пәйда була. Берничә көннән соң абый белән Шиһабетдин Фәхретдиновны Буага, районга чакырталар. Сорашалар да: “Барыгыз, кайтып торыгыз, чакыртырбыз”, – дип кайтарып җибәрәләр. Әлбәттә, мин бу вакыйгаларның шаһиты түгелмен, әни сөйләгәннәрне генә тасвирлыйм. Әмма шунысы бик яхшы хәтердә калган, әле дә күз алдымда тора…

…1938 ел. Яз көне, апрель азаклары булса кирәк. Җир кипкән. Яшүсмер апалар әни ярдәме белән йорт-җирне чистартып юды. Агач карават-сәкеләрне тышка чыгарып, кыш буе интектергән таракан-кандалаларга кайнар су коялар, алардан котылмакчы булалар. Өй эчендә берни калмый – идәнгә утырып ашап-эчәләр, идәндә йоклыйлар. Менә шундый көннәрнең берсендә таңнан безнең өйгә ике ят ир кеше килеп керде. “Фәлән-фәләнов монда торамы?” – дип әнидән сорадылар. Әни уңай җавап биргәч, “Кайда ул?” – дип тиз генә өйгә уздылар. Идәндә йоклаган абыйны берсе дорфа гына ябынган юрганын йолкып ташлады. “Тор тизрәк, хөкүмәт ызбасында йокы симертерсең”, – дип акырынды. Абый торып, иләс-миләс торган арада, шул бәндә: “Кая киемнәре?” – дип әнигә җикеренде. Абый кемнәр икәнен күргәч, чабаталарын кияргә тотынды. Әмма ул чабата киндерәләрен бәйли алмый аптырады – куллары дерелди иде. Икенче бер милиционер: “Юк башың белән кешеләрне бимазалап йөрисең”, – дип сукранды. Аннан соң миңа: “Бар, малай актыгы, йокла”, – дип этеп җибәрде. Мин почмак ягына кереп постым. Бу вакытта инде апаларым да уянган, алар юрган астыннан карап яткан.

Абыйны алып чыгып киттеләр. Әни тиз генә өйгә кереп, күәс чиләгендәге ипине алды да абыйга бирмәкче булды. Әмма рөхсәт итмәделәр, абыйны алып киттеләр. Шулай итеп, без дүрт бала туйдыручысыз калдык, ул вакытта зур апама – 15, уртанчысына – 12, кечкенә апама – 9, мин ятимгә 6 яшь иде… Шул көннән соң без абыйны башка күрмәдек, мәңгегә югалттык. Еллар үтте, күп сулар акты. Без дә ифрат кыен шартларда булса да үсеп җиттек, үз гаиләләребезне кордык. Күп ачы хәсрәтләр татыган әниебез дә инде күптән кабер иясе…

Абый белән Шиһабетдин абзыйны 5әр елга хөкем иттеләр ул заманда. Яхшы хәтерлим – әни аксый-туксый берничә мәртәбә Спас төрмәсенә абыйга кием-салым, ашарга илтергә дип җәяүләп барды. Чөнки ул заманда “халык дошманы” гаиләләренә ат-мазар бирелмәде. Барса да, абыйны күрә алмаган. Имеш, “халык дошманнары”на күрешү катгый тыела. Озакламый фин сугышы башланды. Абыйның, хәтерләмим, кай җирдәндер, махорка кабының тупас кәгазенә зәңгәр карандаш белән язылган өчпочмаклы хаты килде. “Безне Финляндия чикләренә ватык-җимерекләрне төзәтергә озаталар”, – дип язган иде ул хатта. Шул ук хатында ул үзе чыгарганмы яки кешедән ишеткәнме, бик тә моңлы-сагышлы дүртьюллык бер язып җибәргән иде. Менә ул:

Уйласам, уйга батам,

Төшемдә өйгә кайтам.

Күземне ачып карасам,

Таш төрмәләрдә ятам.

Бу – аннан килгән актык хат иде…

Шулай итеп, безгә инде “халык дошманы гаиләсе” дигән ярлык тагылды. Ул чорларда үзара ярдәмләшү кассасыннан да колак кактык. Сугыш вакытында Америкадан килгән азык-төлек исемлекләреннән дә төшеп калдык. Хуш, үткән эшкә салават, диләр. Ачка үлмәдек, рәхәт күрмәдек. Бөтен көченә җибәрелгән репрессия машинасы корбаннарны табып йота торган булды. Юк кына, пүчтәк сүз өчен авылдашыбыз Гатин Шәйхелислам абый 60 яшьтән узгач, репрессия корбаны булды. 1946 елны сугыш кырыннан исән-имин карчык анасы янына кайткач, Низамов Хәйретдин дә котыла алмады ул машинадан. Ун елга төрмәгә ябылды һәм бик төгәл итеп 8 ел утырып та кайтты. Андыйлар бик күп. Күбесе гаиләсенә кайта алмады. Хәзер бу хакта күп сөйлиләр, күп язалар. Инде, иншалла, вакыттыр, бик вакыттыр чынлап эшкә күчәргә. Гаепсезгә төрмәләрдә үлеп калган, үлми калсалар да, имгәнеп, авыру булып кайткан, миллионнарча кешеләрдән соң булса да матбугат битләрендә аларның гаепсезлеген танып, исән калган туган-тумачаларына хәбәр итәргә бик вакыт!

Дөрес, репрессияләрдә турыдан-туры катнашучылар билгеле. Әмма барысы да түгел. КГБ органнарының архивлары әле язучылар, журналистлар өчен җиде кат йозакта. Әле матбугатта репрессиядә катнашучылар итеп начальникларын, тикшерүчеләрне, прокурорларны гына искә алалар. Югарыда әйтелгән төркемнәрне искә алмаганда, репрессиядә актив катнашкан, авылларда активист ролен уйнаган, коммунист исемен йөрткән куштаннар да ул заманда күп булган. Аларның кайберләре әле дә исән-имин, сөттән ак, судан пакь булып йөри. “Менә бу абзый яки энекәш Сталин сәясәтенә риза түгел”, – дип лаф оручы алар түгелме? Мәҗлесләрдә аракы эчеп, ошатмаган, үзенә охшамаган абзыйларны “Менә бу кеше фәлән сүз әйтте, бу юлбашчыбыз Сталинны тиргәде”, – дип, ГНУ органнарына шикаять язучы алар түгелме? Ватан сугышында әтиләре, абыйлары һәлак булган, бернинди ярдәмчесез калган, буыннары ныгып җитмәгән яшүсмер ятим кызларны Мәскәү, Рязань, Ярославль өлкәләренә сазлыклардан торф чыгарырга олактыручылар алар түгелме? Ул ятимнәрнең бу ришвәтче түрәләрне сыйларга пешкән казы да, аракы алырга акчасы да юк иде шул. Нәтиҗәдә, авыр-пычрак хезмәттән соң ул кызлар күбесе каты авыру алды, кайберләре 50 яшькә дә җитә алмыйча дөнья куйдылар.

Әле дә аңлап булмый, ни өчен репрессиядә иң актив катнашучы югары власть башында торган кеше – Ждановның күп өлкә, шәһәрләрдә завод-фабрикалар, урамнар исемен йөртә? Ни өчен меңнәрчә, миллионнарча гаепсез кешеләрне физик үтерүдә, аларны гына түгел, үч “эшләргә” фатиха бирүче, илне коточкыч концентрацион лагерьлар белән чорнап алучы баш гаепләнүче Сталинның мәрмәр һәйкәле яки бюсты Кремль стенасы янында мәңгеләштерелгән?

Тарихтан белүебезчә, Франция халкы король Людовик ХVIны кылган җинаятьләре өчен эшафотка озаткан һәм бик дөрес эшләгән. Дөрес, үлгәннәрне җавапка тартып булмый. Әмма аларны тарих битләрендә, киләсе буын өчен, урта гасырлар чорындагы инквизиторларны сурәтләгәндәй чагылдырырга кирәк. Халык мондый вәхшилекне онытмасын. Ниһаять, күптән вакыт безнең абый Мөхтәсип Гайнуллин, Шиһабетдин Фәхретдинов, Шәйхелислам абзый Гатин кебек миллионнарча гап-гади, рәтләп укый-яза да белмәгән чабаталы авыл кешеләрен гаепсез, дип танырга, аларның исән-имин калган нәсел-нәсәбәтләренә «Нахакка гаепләнде» дигән кебек кечкенә генә кәгазь кисәкләре булса да җибәрергә кирәктер, бик кирәктер.

Тагын бер сорау. КГБ органнарының архивлары ни өчен әле дә булса вәкаләтле кешеләр өчен ябык икән?

Ихтирам белән Таһир ГАЙНУЛЛИН.

Буа районы, Әхмәт авылы.

Ә йөрәк авырта…

1945 елны әтине һәм кияү булган кеше Абдулла Гайнуллинны бернинди гаепсезгә кулга алдылар. Без, 5 бала, бер әни кулында калдык. Безне бик җәберләделәр. Шул китүдән кайта алмадылар. Абдулланы сорау алганда кыйнап үтергәннәр, аңа суд булмады. Әтине 10 елга хөкем иттеләр, Иркутскида урман кискән, шунда үлде.

Аларны кулга алган кешеләр исән, аларны күргән саен, йөрәк авырта. Ул вакытта колхоз рәисе булып Абдрахман Борһан улы Фазлыев эшли иде. Милиция начальнигы – Идрисов (исемен белмим, ул кеше Әтнәдә яши иде). Фазлыев – персональ пенсионер. Шаһитлар 4 кеше яши бирәләр, шул әшәке җаннарны фаш итәсе иде халыкка!

Әти 1914 елда 4 ел сугышкан, Совет властен сугышып алган кеше.

Рәхимә САБИТОВА.

Яшел Үзән районы, Мулла Иле авылы.

(Сәхифәгә язмалар Ф. Бәйрәмованың “Гулаг – яралы язмышлар” китабыннан алына. Укучыларыбыз да сөйләшүгә кушылыр, хатирәләрен яңартыр, дип өметләнәбез).

Комментарии