Тынгы белмәгән күңел

Гомер буе җан тынычлыгына омтылабыз, шатлык китерердәй, күңелне очындырырдай юллар эзлибез. Моның өчен нинди генә киңәшләр бирелми, нинди генә тәгълиматлар, психологик алымнар уйлап табылмаган. Ә шулай да тынычлык таба алмыйбыз.
Ә кирәкме соң ул күңел тынычлыгы, алай яшәү ничек була икән? Хайваннарның күңеле тыныч бит, бернәрсә дә аларны борчымый, бернәрсә дә чыгырларыннан чыгармый. Без нәрсә, хайван халәтенә омтылабызмы?
Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле әфәнденең «Җаныбыз тынычмы?» («БГ» № 32,16 август, 2023) дигән соравы каршылыклы уйларга этәрде.
«Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел!..» – ди Тукай. Чөнки, ди ул, ялкынсыз күңел, сүнгән күңел үрләр яулый алмый, хуҗасын күкләргә күтәрергә сәләтсез. Газапланган күңел генә кешелегеңне саклап кала ала, ди. Дәрдмәнд тә шул ук фикердә: «Гомерләрдер яна кальбемдә утлар...»
Диңгезчеләр, берничә ай океан дулкыннары, давыллар белән тарткалашканнан соң җиргә килеп төшкәч: «Ниһаять, без ышанычлы җирдә басып торабыз», – дип куаналар, чиксез шатлыклар кичерәләр. Шулчак якындагы таудан вулкан бәреп чыга, аяк асларында җир тетри башлый... Җир-анабызның күңеле дә тыныч түгел икән бит, йөрәге ут, ялкын икән. Ләкин ул җимереп кенә калмый: тигез урында таулар калкып чыга, утраулар барлыкка килә. Әнә шундый тынгысыз җир безне тудырган да, яшәтә дә. Җир йөзендәге бар тереклек аның йөрәк ялкыны аркасында гына яши бит, аның җылысы безгә яшәрлек шартлар тудыра, магнит кыры космосның үтергеч нурларыннан саклый.
Ә кеше йөрәгендә ут булмаса? Җаны нәрсә тоя, рухы нәрсәгә омтыла аның? Гаделсезлек, тупаслык, явызлык чәчәк атканда ничек ваемсыз булырга мөмкин? Телебезнең язмышы кыл өстендә торганда ничек тыныч калып була? Андый кешегә борын-борыннан: «Йөрәгең урынында боз кисәгедер синең», – диләр бит.
Җаны һәрвакыт тыныч кеше көләргә дә, еларга да, яратырга да, нәфрәтләнергә дә сәләтсездер. Кем була инде ул алайса? Машинамы, роботмы? Алай инде аны һәркем ничек тели шулай файдалана алачак, кемнеңдер мәкерле планнарын тормышка ашыруда гайка ролен башкаручы да булырга мөмкин ул.
Ләкин, бәхеткә, дөнья андыйлардан гына тормый. Шундый оста ораторлар, журналистлар бар, аларның һәр сүзеннән дертләп китәсең, һәр сүзе уйландыра, йөрәктә ут кабыза. Үз йөрәгендә ут булмаса, ул шулай сөйли, яза алыр идеме? Тынгы белми, башкаларга да тынгы бирми торган кешеләрсез нинди дөнья булыр иде икән? Изгелек яклыларның берсе генә көрәштән чыкса да, үлчәү үзенең тотрыклылыгын югалтачак, явызлык ягына авыша башлаячак бит. Күңел тынычлыгына ирешәсе килә дә ул, тормыш без теләгәнчә генә бармый шул.
Ә шулай да җан тынычлыгына ирешү юлы бар бугай. «Килсә кулдан, шат кыйл һәр җанны...» – ди Дәрдмәнд. Бер-беребезнең күңелен күрергә тырышыйк, яраткан кешеләребезгә, дусларыбызга таяныч булыйк, алар да безгә таяныч булыр. Милләтебезгә таяныйк, таянырдай милләтне саклыйк.
Марс ЯҺУДИН,
Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы,
Чаллы шәһәре

Комментарии