Татардан урыс туа

Күптәнге бер танышым белән бер мәҗлестә очраштык. Ул ике оныгын ияртеп килгән иде. Икесе белән дә урысча гына сөйләшә. Җитмешкә якынлашып килүче татар карты ул балаларга ялгышып та бер татарча сүз әйтмәде. Гадәттә, татарча белмәсәләр дә, татар балалары «бабайка», «әбика» дип сөйләшә. Ә болар анысын да әйтми: «деда» диләр бабайларына. Бабайлары да урысча җавап бирә. Кызыксынып сорау бирдем: «Әниләре урыс кызымы әллә?» Юк, икесе дә татарлар икән. Мин тәмам аптырашта калдым – бабай татар, әби татар, әти белән әни татар, ә балалар – урыс. Шунда бер язучының сүзләре искә төште. Ул болай дигән иде: «Икесе дә урыс булган ата-анадан урыс туа, урыс булып үсә. Берсе урыс, икенчесе татар булганнарның да урыс булып үсә. Гаҗәп, ике татардан да татар туа, урыс булып үсә». Бу очрак нәкъ шундый.

Татар милләте тамырдан корый, гаиләдән җимерелә, нигезе чери, аңы таркала. Теге картның тагын сигез оныгы бар икән. Аларның җидесе мәктәптә яки балалар бакчасында. Өч айлык берсе генә әнисе янында. Теге җиде баланың берсе дә татарча сөйләшми. Шулай булгач, бөтен милләт хәлен күз алдына китерегез инде. Гаяз Исхакыйның инкыйразы дөрес булып чыга түгелме? Оптимистик карашта булсак та, бик куркыныч хәл бу.

Мин Татар конгрессының эше турында фәлсәфә сатарга җыенмыйм. Ләкин резолюция чыгарып кына хәл үзгәрмәячәк. Елга бер тапкыр җыелып, ашап-эчеп таралышып, Сабан туе үткәреп кенә татар урыслашудан туктамый. Теге картның оныклары инде беркайчан да татарча сөйләшмәячәк, кызганыч. Бу – татарның трагедиясе.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре 

Комментарии