Наданлык – коллык янәшәсендә

«Безнең гәҗит»нең 24нче август санында (№33, 2022 ел) Фәррах Әхмәтҗановның «Үзеңне үстергән илне хурларга кирәкмәс» дигән мәкаләсе басылды. Анда миңа карата яла ягулар да бар иде. Аның 13нче июль санында («БГ», №27, 2022 ел) басылган «Йомгак» дигән мәкаләсендә тарихи дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар китерелә. Аның: «Ленин колхоз-совхозлар төзеп, халыкны эшле итте, барыбыз да тигез хокуклы булдык, бушлай тораклы итте, сугыштан соң авыллар чәчәк атты, минем белүем буенча, Горбачев Украинаның беренче секретаре иде, ул илне таркатты, хәзер Америкага качты», дип язганнары дөреслеккә туры килмәве турында минем 20нче июльдә басылган санда («БГ», №28, 2022 ел) «Мәгълүматсызлык» дип аталган язмам чыкты. Колхозлар Ленин үлгәннән соң, 1928-1930нчы елларда төзелде, кешене эшле иттеләр итүен, тик анда хезмәт хакы түләнмәде. Тигез хокуклылыкка килгәндә, биш гасырга якын вакыт дәвамында аны күргәнебез юк. Горбачев беркайчан да Украинада эшләмәде, Америкага да качмады. Ул урлап яшәмәде, гадел җитәкче иде. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, ярты Европа һәм союздаш республикалар тыныч юл белән бәйсез дәүләтләр булу бәхетенә ирештеләр. Ә Фәррах әфәнде шул союздаш республикаларны яңадан берләштерү хыялы белән яши икән.

«Әгәр дә бер бер кеше үзен тәрбияләп үстергән, укыткан илен һәм эшләгән җирен, дусларын хөрмәт итмәсә, бу кеше турында бигрәк хөрмәтсез диләр», – дип, миңа төрттергән ул. «Мәгълүматсызлык» дигән язмамда кемнәрнедер хөрмәт итү яки итмәү турында сүзләр юк иде. Анда Фәррах әфәнденең тарихи дөреслеккә туры килмәгән сүзләрен искәртеп, үз иленең тарихын белмәгән килеш, милли җанлылыгы да булмыйча, үзенең дә хокуксызлыкта яшәвен аңламавы турында язылган иде.

«Мин үзем чирәм җирләрне эшкәртеп, иген үстереп, илебезгә игелек китерергә тырыштым. Күп җирләрдә хөрмәткә лаеклы булып яшәдем. Хезмәт ветераны дигән исемем дә бар», – дип горурланып яза ул. Ул елларда эшләгәннәр арасында «хезмәт ветераны» исеме булмаганнар булса да, санаулы гынадыр. Ул чирәм җирләрен эшкәрткәндә, мин армия хезмәтеннән соң Донбасс шахталарында күмер чаптым. Миңа өч мәртәбә «Ударник коммунистического труда» медале, III дәрәҗә Хезмәт даны ордены (400 кеше эшләгән оешмада бердәнбер орден), «Ветеран труда» медале, Казанның 1000 еллыгына багышлап чыгарылган медаль хөрмәтсез кеше булганым өчен бирелдеме икәнни? Кыерсытылган миллилегебез белән килешә алмыйча язылган мәкаләләрем, милли хәрәкәттә катнашкан активист буларак «Почетный Аксакал» медале дә хөрмәтсезлегем өчен бирелгән, күрәсең.

«Патша хөкүмәтеннән соң советларга агач сукадан башка нәрсә калды соң?» – дип, патшаны искә ала Фәррах әфәнде. Илне ашату өчен колхоз-совхозлар кирәк булган, дип, колхозларны да мактап ала. Колхозлар булмаганда кешеләр ашамыйча гына яшәделәрме икән әллә, дип уйлап куясың. Шул кадәр яхшы булгач, СССР дигән ил дә, колхоз-совхозлары да нигә таралып бетте икән, дигән сорау туа бит әле. Аларны мин таркатмаган бит. Колхозлар төзегәндә хәллерәк кешеләрнең йорт-җирләрен тартып алып, аларның үзләрен төрмәгә яки Себерләргә сөргенгә озаттылар, дигән минем сүзләр белән дә килешә алмыйча, болай дип яза: «Ул авыр елларда сатлык-ялагай кешеләр, патша калдыклары булган, бөтен начарлыкны шушы сатлыкҗаннар башкарды», – дигән ачыш та ясап куя ул. Аның сүзләре буенча ил җитәкчеләре сатлыкҗаннар булып чыга түгелме?

СССР безнең халыкка нинди начарлык эшләде, нигә ул турыда бер сүз дә әйтмисең, СССР сине тәрбияләде, укытты, һөнәр бирде, синең бөтен язганнарың СССРны хурлау гына, дип язганны ничек аңларга? СССРның начарлыклары турында бер сүз дә әйтмичә генә аны хурлап булуы турындагы сүзләрен ничек аңларга икән? Кеше язганнарын тикшереп, хөкем чыгарырга сиңа берәү дә хокук бирмәгән, ди Фәррах әфәнде. Үзеңнең хокуксызлыгың белән горурланып, тарихи дөреслеккә туры килми торган сүзләр язарга ярый булып чыгамы?

Сине хөкүмәт тәрбияләде, укытты, дигән сүзләрне ул кабат-кабат кабатлый. Без – сугыш чоры балалары. Ул вакытта 25 сутыйлы бакчаны көрәк белән казып үстергән бәрәңгеңне, абзарыңдагы малларның ит-майларын да үзең ашамыйча, хөкүмәткә бушка илтеп тапшырырга тиеш идең. Ә укыту турында әйткәндә, кулында паспорты да булмаган авыл баласын эшче һөнәрләренә дә алмадылар. Әле ярый шулай да җиде сыйныф белемле булып калдык. Кулыңда паспортың булса да уку мөмкинчелеге юк иде шул ул вакытта, Фәррах әфәнде.

Мин мәкаләләр язганда үзем күреп белгәнне яки исбатланган тарихи чыганакларда бирелгән мәгълүматларны кулланып язам. Фәррах әфәндегә үземнең фикеремне аңлата алдым микән?

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии