- 18.07.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №7 (июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
1943нче елның алтынчы ноябре. Колхоз эшеннән кайтып кына барышы иде: «Абый, сиңа иртәгә армиягә китәргә хәбәр кәгазе килде», – диде Вәгыйзьгә хат ташучы кыз каршысына килеп. Хәбәрнең киләсен күңеленнән сизенеп йөри иде ул. Иптәшләре китеп бетте бит инде, ул гына торып калмас. Кинәт кайтып ирештергән хәбәрдән әнисенең кулыннан әйбере идәнгә төшеп үк китте... Ул кичне әнисе төне буе юлга сохари киптерде, юл сумкасын җыйды...
Иртәгәсен аны район үзәге Азнакай Хәрби комиссариатына ат җигеп илтеп куйдылар. Азнакайдан Бөгелмә тимер юл вокзалына, төшкә китәсе солдатлар төялгән эшелон булачак икән, вакытында барып җитәргә кирәк, дип ашыгып атладылар. Алар төялгән поезд Себер якларына юл тотты. Килеп туктаган җир Төмән өлкәсенең Ялуторовск шәһәрендә урнашкан, кече командирлар хәзерли торган 1323нче укчы полкы икән. Курсант Кадыйров май аена кадәр 82 миллиметрлы миномет төзәүчесе серләренә өйрәнде. Уку тәмамланганнан соң, «яңа пешкән» сугышчыларны Казанга, аннан Белосток аша Псковка җибәрделәр. Фронт Псковтан 50-60 чакрым ераклыкта гына. Белостокта яңа килгәннәргә сугыш кырыннан җыеп алынган, балчыкка каткан штыксыз мылтыклар тоттыргач, солдатларның кәефләре төшкән иде. Шулай да, сугыш башлангандагы кебек, ике кешегә бер мылтык түгел әле...
Илдә коралларның күпләп җитештерелә башлаган чоры, шуңадыр күрәсең, берничә көннән аларга яңа киемнәр, заводтан гына килгән мылтыклар таратып чыктылар. Ә бер көнне төнге өйрәнүләргә чыгу урынына, аларны поезд станциясенә алып киттеләр. Хәтсез генә вакыт җәяү баргач, утырырга яраклы итеп көйләнгән товар вагоннарына төялештеләр. Поезд көнбатышка кузгалды. Псковка барып җитеп, кыска гына аңлату дәресләре алганнан соң, Вәгыйзьләр сугышка керергә әзерләнә башлады... Шуннан башлап, көн саен ут, снаряд яңгыры астында алга бару «бәхете» тату алар язмышына язылган бер мәхшәр иде. Снарядлар уңга да төшә, сулда да ярыла. Ә алда ут өермәсе, ажгырып үлем сагалый...
Әнә бүген дә батальон һөҗүмгә әзерләнә. Яктырткыч пулялар якты эз калдырып, уңнан да, сулдан да сызгырып үтә. Штабны саклап баручы дүрт кешелек станоклы пулемет расчеты янында снаряд шартлап, ике солдат сафтан чыккан. Расчетка ике кеше кирәк. Шунда, таза булгангамы, татар булгангамы, Вәгыйзьне чакыртып алып, расчетка билгеләп куялар. Шулай итеп, аңа станоклы пулемет күтәреп хәтсез сугышырга туры килә.
Дошман тылына кереп, артка чигенгән немецларны тоткарлау заданиесен үтәү Вәгыйзь Кадыйр улының көнлек вазыйфасына әверелә, гомерен кыл өстенә куя. Ул куркыныч көннәр төшенә кереп, әле ничә тапкыр куркытып уятачак Вәгыйзьне. Ике көннән соң немецлар үз артларында совет солдатлары булуын сизеп ала. Менә шунда башлана да инде мәхшәр. Көндез снарядлар, миналар яуса, прожектор һәм яктырып очучы пулялардан төннәр көнгә әйләнә. «Беркөнне түбә астында окопта ята идек, – дип искә ала Вәгыйзь ага, – колак төбеннән сызгырып пулялар очканга өскә күтәрелеп карасам, немец ата икән. Безнекеләр инде йөгереп, урманга кереп бара. Шул чак минем кулга нидер каты итеп китереп сукты. Кул салынып төште, әйтерсең ике потлы гер асып куйдылар, кулдан шарлап кан ага. Снаряд кыйпылчыгы өстәге барлык киемнәрне: шинель, фуфайка, гимнастерка, күлмәкләрне тишеп кереп, беләкнең бер сөяген сындырып, икенчесенә эз салып үткән булып чыкты. Снаряд яңгырының шулкадәр күп яуганын мин шунда күрдем. Аңарчы куркуның ни икәнен белми идем. Шунда беренче тапкыр мине курку басты»...
Инде сугышның ахырына килеп җиткәндә генә үләсе килмәвен төшенгән Вәгыйзь ничек булса да исән калырга тырышып, яраланган кулына бәйләп куелган коралын сөйрәп, урманга кереп өлгерә. Яралыларны чиркәү эченә җыялар. Авыр яралылар тылдагы госпитальгә җае чыккач кына озатыла. Литва, Латвияне азат итеп, Балтик диңгезе ярына чыгарга ун чакрым калганда, Вәгыйзь өчен сугыш тәмамлана. Ул 1945нче елның 3нче февралендә 2нче группа инвалид булып, хәрби учеттан төшерелеп, туган авылы Митрәйгә кайтып төшә. Кайткач, колхозда төрле эшләрдә эшли. Сабан сөрә, молотилкада ашлык җилгәрә, тугыз ел буе бригадир йөген тарта. Бригадада эшләп йөргәндә колхозга Казаннан төзүчеләр әзерләүче берьеллык курсларга ике кеше сорап, разнарядка килә. Бирелгән гаризасын тикшереп, колхоз утырышында җибәрергәме-җибәрмәскәме дип озак тарткалашканнан соң, укырга теләге булган Вәгыйзьне бер еллык курска җибәрергә карар чыгарыла. Укуын тәмамлап, 1952нче елдан Азнакайның торак-коммуналь хуҗалыгында инженер булып эшли башлый. Биш елдан «Азнакайнефть» НПУсының төзү-монтаж конторына эшкә чакыралар. Әлеге эшендә өлкән мастер булып утыз ел эшләгәннән соң, лаеклы ялга чыга.
Вәгыйзь ага Кадыйров авырлык күреп үскәнгәме, аннан соң да җиңел генә яшәмәгәнгәме, тормышыннан бик канәгать булып яшәде. Берничә ел элек хатыны киң фатирда ялгызын калдырып бакый дөньяга күчкәч, тормышы караңгыланып калгандай булды аның. Ун елга якын түшәктә яткан авыру хатынын тәрбияләп гүргә иңдерү бар ир-атның да көченнән килми. Вәгыйзь ага авырсынмады, эчтән янса да сиздермәде, йөзенә чыгармады... Кызы-кияве, оныклары бәхетенә сөенеп, аларга ул күргән авырлыкларны күрергә язмасын дип, булганына шатланып, әвәрә килеп яшәгәнгә, язмыш кыерсытуына бирешмәскә тырышты.
...Кызганыч, явыз үлем аны безнең арабыздан 2014нче елда алып китте...
Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Нәфис ӘХМӘТ,
Азнакай шәһәре

Комментарии