- 18.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №24 (13 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
(Кино түгел, чынбарлык)
Уйларыма чумып, кызу-кызу эштән өемә кайтып барганда, артымнан кемнеңдер исемем белән дәшүен ишетеп, туктап калдым. Борылып карасам, болытлы көнне кояштай балкып, яшьлек мәхәббәтем Флүсә басып тора. Аны яшьлегемдә бик яратсам да, үзенә бу турыда белдерә алмадым. Кыюлыгым җитмәдеме, тирәсендә күп егетләр бөтерелгәч, кул җитмәслек ераклыкта булып тоелдымы… Күп еллар узган булса да, хәзер дә яшьлек матурлыгын, гүзәллеген югалтмаган иде ул.
Кул биреп, матур күзләренә карап күрешкәч, ул хәл-әхвәлләремне сорады. Мин бер-ике сүз белән генә сөйләп биргәч, Флүсә үз башыннан узганнарны бәян итәргә теләвен белдерде. Чөнки минем кайбер кешеләрнең тормыш юлларын матбугат битләрендә чагылдырганымны белә иде ул. Үзләренә кунакка чакырды, шатланып риза булдым. Яшь чакта яраткан кешемнең тормыш юлын үземнең дә бик беләсе килә иде.
Әнисе Мәсүрә апа белән исәнләшкәч, Флүсә мине ире Фәрит белән таныштырды. Өйгә бәхет-шатлык, тынычлык теләп дога кылгач, күчтәнәчләр, Мәсүрә апа ясаган кайнатмалар белән тәмләп чәй эчкәч, Флүсә үзләренең тормыш тезмәсен чишә башлады.
Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, ул дусты Наилә белән Казанга пединститутка укырга керергә китә. Икесе дә имтиханнарны уңышлы тапшырып, инглиз теле бүлегенә укырга керәләр.
Үзләре белән укучы Фәрит исемле егеткә күзләре төшә кызларның. Бик матур, чибәр егет була шул Фәрит, укуда да алдынгы, төрле чараларда да актив катнаша. Ничек кенә тырышсалар да, кызлар аның игътибарын җәлеп итә алмыйлар. Егет янында күп кызлар бөтерелә.
Еллар уза, соңгы курска да килеп җитәләр. Ахыргы җәйге практикада төркемнәре белән Казаннан ерак булмаган бер авылга җибәрәләр яшьләрне. Шунда, җае туры килеп, клубтан кайтканда Флүсә Фәрит белән генә калу бәхетенә ирешә һәм егеткә үзенең мәхәббәтен ачып сала. Ул төнне алар бергә үткәрәләр. Тик, икенче көннән башлап, егет кызга битарафлана, аңа Флүсә әллә бар, әллә юк…
Бераздан кыз үзендә үзгәрешләр сизә башлый – балага узган булып чыга. Ләкин бу турыда әти-әнисе дә, Фәрит тә, ахирәте Наилә дә белмичә калалар.
Кичәге студентлар, диплом алып, кайсы кая таралыша. Фәрит белән Наиләнең икесен, сүз куешкандай, күрше республикага билгелиләр. Ә Флүсә Казанда кала.
Кыз ничек кенә сиздермәскә тырышса да, авырга узганын әнисе Мәсүрә апа белеп ала. Ул кызының әтисез бала алып кайтуына каршы чыга. Әтисе исә, әлеге яңалыкны белгәч, бер генә кызы булуына карамастан, Флүсәне өйдән куып чыгара.
Ләкин Флүсә яшьтән үз дигәнен эшли торган кыз булганлыктан, баланы алып кайтырга була. Аның улы туа, исемен Сәяр дип куша. Эш урыныннан биргән тулай торак бүлмәсендә бала үстерә. Дуслары, иптәшләре бик булышалар. Малай тәпи атлый башлагач, улын балалар бакчасына урнаштыру бәхетенә ирешә. Әти-әнисе генә һаман да кызларын гафу итә алмыйлар.
Флүсәгә сүз катып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар күп була. Әмма ул ризалашмый, үзенә ошаган кешесе туры килми, күрәсең.
Еллар арты еллар узалар. Сәяр икенче сыйныфны тәмамлаган елны, Флүсәнең әти-әнисе мәктәпкә аны эзләп килеп керә. Күзенә күренәме әллә дисә, юк икән, чыннан да газизләре килгән. Икесе дә ябыкканнар, кечерәеп калганнар. Өчәү бергә кочаклашып, туйганчы елашалар. Аларның Сәярне күргәннәре булмый, шундый буй җиткергән оныкларын күреп шатланалар.
– Әтиең җибәрмәде, ул үзсүзле иде бит. Бала тугач та килә идем, – дип сүзгә кушылып алды Мәсүрә апа.
Бервакыт кибеткә баргач, Мәсүрә апа Флүсәнең якын дусты Наиләнең бер туганын очрата. Аннан Наиләнең ике ел элек вафат булуын белә. Фәрит белән бергә киткәч, күрше республиканың бер шәһәрендә инглиз теле укыткан алар. Шунда кавышып яши башлаганнар. Ике кызлары туган. Икенче баласын тудыргач, Наилә кан басымы күтәрелеп авырый башлый. Берсендә, өйләрендә үзе генә булганда, өянәге килеп, дөнья куя. Әлеге кайгыдан болай да дус-ишләре белән салгаларга яраткан Фәрит тагын да түбән тәгәрәп, шешә колына әверелә. Өйдәге әйберләрне сатып эчә башлый, кайтып кунмаган вакытлары да күп була. Берсенә – алты, икенчесенә дүрт яшь булган кызларын интернатка урнаштыралар.
Әнисеннән бу вакыйгаларны ишеткәч, Флүсәнең күңелендә Фәриткә, аның кызларына карата кызгану хисе уяна. Яшь чагында Фәритне бик яраткан икән шул.
Флүсә эшеннән ял ала, Сәярне әниләрендә калдырып, Фәритләр яшәгән шәһәргә чыгып китә. Элек Наилә белән Фәрит укыткан мәктәпне эзләп таба. Анда аңа Фәритнең сукбай булып йөрүен әйтәләр. Йончыган, шешенгән, ябыгып беткән Фәритне барыбер таба ул. Кунакханәгә урнашып, ирне айныта, юындыра, чиста итеп киендерә. Аннары документларын тәртипкә китереп, үзеннән калдырмый. Монда кайтып, бергә яши башлыйлар. Акрынлап, Фәрит тә кабат үз хәленә кайта, эшли башлый.
– Соңрак, кызларыбыз Ләйлә белән Зифаны интернаттан алып кайтып, кысан булса да, шул ике бүлмәле фатирыбызда хәзерге көнгә кадәр бишебез бергә тыныч, матур көн күреп ятабыз. Фәритләрнең теге шәһәрдәге фатирын күптән түгел генә барып сатып кайттык, үзебез яшәгәнен дә сатсак, өч бүлмәлене алырбыз дип торабыз, Аллаһы боерса, – дип сүзен тәмамлады Флүсә…
Яшьлек мәхәббәтемнең башыннан узганнарны тыңлаганда, ул узган юлларны бергә үткән кебек булдым. Шулай итеп, Сәяр әтисен тапкан, ә Ләйлә һәм Зифа, үз әниләрен югалту бик авыр булса да, әниле тигез гаиләле булганнар. Фәрит исә янә эшли башлаган, аның хәзер үзен яраткан Флүсәсе бар. Ул бик бәхетле.
Тормыш җебе хатын-кызлар кулында, алар тормышның тоткасы, дип юкка гына әйтмиләр шул, күп вакытта алар безне – ирләрне ялгыш адым ясаудан саклап калалар.
Муса АБДУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе

Комментарии