Әти

Әти

Әти безнең өчен иң зур авторитет иде. Малайлар белән бәхәскә кергәндә, берәрсе: «Әкият сөйләмә әле!» – дисә: «Безнең әти шулай диде. Син беләсеңме, әтине?» – дип кенә авызын ябып куя идек.
Әти колхоз парторгы булып эшләгән чак. Малайлар белән кое янында сөйләшеп торабыз. «Безнең әти бәләкәй чагында машина астында калган», – дим мин, әти сөйләгән бер тарих искә төшеп. «Үлгәнме?!» – ди берсе, күзен зур ачып. Иптәшебезнең ахмак соравыннан көлеп кенә туктаган идек, урам башында әтинең тимгел-күк айгыры күренде. Без Айрат энем белән каршы йөгердек. Әти, туктап, безне тарантасына утыртып алды да, тыкрык буйлап Сызатал ягына таба менеп киттек. Олытауның сөзәк кенә битендә колхозның карбыз бакчасы иде. Куыш корылган, анда каравылчы бабай яши. Карбызлар яхшырак үссен өчендер инде, әти бабайга хөкүмәт сәясәтен аңлатырга тиеш. Чынлыкта, авыл хәлләре турында күңелле генә сөйләшеп утыралар. Иң өлгергән, иң тәмле карбызны урталай бүлеп, алдыбызга куйды бабай...
Мәктәптә иң яратканым Вәлитов Зәки абыйның хезмәт дәресләре иде. Энем белән дәрестән тыш та аның остаханәсенә йөрибез. Юкә утыны арасыннан төзләрен генә сайлап алып, әрчеп, киптереп, материалны җәйдән үк әзерләп куябыз. Утыргычлар ясаудан башладык. Әтинең 55 яшенә өстәл ясап утырттык. Әтинең шатлыгы! «Менә минем малайлар нәрсә эшләде!» – дип, бик озак кешеләргә мактанып йөрде.
Берничә елдан бу идиллиянең асты өскә килер дип кем уйлаган... Ул язны авыл халкы берсеннән-берсе көнләшеп алмагач утыртты. Алмагачка салым бетерелде бугай, колхоз да алмагач бакчасы булдырды. Без дә биш алмагач алып утырттык: өй янындагы бакчага – өчне, сарай артына – икене. Өй янындагы алмагачларның икесе, икенче елны ук чәчкә атып, алма бирде. Бәләкәй генә сары алмалар. Өченче алмагач чәчәк атмады. Ике елдан соң да, өч елдан соң да атмый бу.
Җәй башлары иде. Иртән тышка чыксам, бакчада нәрсәдер җитмәгән кебек. Тәннәрем чымырдап китте. Умарта янындагы алмагач кайда? Карыйм, балта белән киселгән... «Әтиең кискән, – ди сарай ягыннан килүче әни, әти өчен үзен гаепле санагандай читкә карап. – Алмасы юк дип кискән дә ташлаган. Булыр иде әле».
Киселгән алмагачны кәҗәләргә ыргыткан. Инде яфраксыз, шәрә алмагачыбыз сарайда аунап ята. Сафия сеңлем белән Илдус энем тыела алмый елыйлар. Мин, нәрсә эшләргә, эчемдәге ачуымны кая куярга белмичә, капкадан кереп килүче әтигә кычкырдым...
Яшьлек хөкеме тиз бит. Шул көннән әти белән сөйләшмәс булдым. Үзе сүз катса, гел кире дәшә идем. Ул хаклы булса бигрәк тә ачуым килә. Нигә мине өйрәтә? Ни хакы бар хаклы булырга? Ул әйткәннең тап киресен эшлисе килә иде. Мактавы бигрәк тә чыгырымнан чыгара: «Мин синсез дә беләм дөрес эшләгәнемне!» Айрат энем аптырый иде: «Нигә син әтигә гел каршы дәшәсең?» Энем әтигә чиксез рәхмәтле ул. Балачагында аның бер аягы шешә башлаган. Хирург әйткән: «Гангрена булырга мөмкин, кисәргә кирәк». Әти кыя таштай баскан: «Рөхсәтем юк, дәвалагыз!» Шулай энемнең аягын коткарып калган ул.
Бер очрак бигрәк тә кискенләштерде арабызны. Студент чагым иде, фикерләремне язып барыр өчен көндәлек булдырдым. Бервакыт әти турында язып куйганмын: «Теленә ни килде шуны сөйли дә йөри. Әйткәннән соң булса да уйлана микән, нәрсә әйттем әле, дип?» Кем уйлаган инде аны әти күрер дип. Көндәлегем этажеркада ята иде. Берзаман ачсам, әтинең язуы: «Ахмак сүзләр! Хәзер бит Тургеневлар заманы түгел». Әтинең көндәлегемне укуы шулкадәр ярсытты, мин инде, әти бер сүз әйтү белән, дары кебек кабына да китә идем.
Институтны тәмамлаганнан соң Башкортстанның Караидел районында укытучы булып эшли башладым. Каникул җиттеме, туган авылыма кайта да китә идем. «Мине югалтмагыз», – дип кенә әйтәм дә. Ул елны язгы каникулга кайта алмадым, юл өзек чак иде. Котдус энем: «Нигә кайтмадың, әни сине көтте», – дип язды. Май урталары иде бугай. Бервакыт дәрестән чыксам, укытучылар бүлмәсендә әти утыра. Шаккаттым: «Әти?!» Арабыздагы каршылыклар монда, чит җирдә, шундый әһәмиятсез булып калды. Кочаклашып күрештек. Авыл хәлләрен сораштырам: «Өйдә бер-бер хәл юктыр бит?» «Юк, барысы да әйбәт», – ди әти.
Шулчак бер укучы ишекне ачты да: «Ягудин абый, класс сәгате буламы?» – диде. Әти урыныннан кузгалып куйды, күзләрендә шатлыклы очкыннар уйнап алды. Аны бит укучылары гомер буе исеме белән түгел, фамилиясе белән «Ягудин абый» дип йөрттеләр. Без бер-беребезгә карап елмаеп куйдык. Миңа укучылар фамилия белән дәшми иде һәм моннан соң да фамилия белән дәшүче булмады. Шушы бер баланың нибары бер мәртәбә миңа «Ягудин абый» дип нәкъ әти алдында дәшүе минем өчен искитәрлек хәл булды.
Әти килгәннең ничәнчедер көнендә өйдән хат килеп төште. Соңгы вакытта артыграгын «салгалый» башлаган икән дә, шул нигездә сүз булып, өйдән чыгып киткән. «Синдәме әти?» – дигән Сафия сеңлем. Гаҗәп түгелме? Әти, тормышы шулай буталып киткәч, сыеныр өчен нәкъ мине сайлаган бит, – аның белән туктаусыз бәхәстә яшәгән улын. Бу хәл минем күңелне тәмам эретте дә куйды. Моннан соң без бер дә бәхәскә кермәдек, димим, ләкин ул кадәр үк керпе энәләре миндә юк иде инде.
Әти минем янда бер атна тордымы икән, авылны сагынып кайтып та китте. Аның нибары ел ярым яшисе калган. Их, белгән булсам...
Баш астына ике мендәр салып, түшәмгә төбәлеп ятулары күз алдымда... Нәрсәләр турында уйланып ятты икән соң ул? Үксез балачагы, ачлык еллары, кыенлык белән укуы һәм мәктәп директоры булып эшли башлавы, нахакка төрмәгә эләгүе, сугышта күргән-кичергәннәре исенә төшә идеме?.. Ниһаять, иң әрнегәне – зур язучы булу хыялы тормышка ашмавыдыр. Шул аны аяктан еккан, бөтен яшәү дәртен сүндергән, канатларын кискән булырга тиеш.
Аның «Казаклар» романы сугышка кадәр үк язылып бетеп, Афзал Шамов, Мәхмүт Максуд, Мирсәй Әмир тарафыннан бик яхшы рецензияләр алынып, Язучылар берлегендә китап итеп чыгарырга дигән карар кабул ителә. Сугыш башлану сәбәпле бу эш эшләнми кала. Сугыштан соң романның язмышын Ибрай Гази белән Кави Нәҗминең кире рецензияләре хәл итә. Ибрай Гази, мәсәлән, яза: «Геройлар аркылы автор үзенең идеясен уздыра алмаган. Автор нәрсә димәкче була? Революция юлына керсәң, Миңлебай кебек хәерче булырсың, йорт-җирсез калырсың, туган авылыңнан сөрелерсең, димәкчеме? Юк, әлбәттә, алай дияргә теләми. Ләкин әсәрне укып бетергәч шундый фикер кала». Ул заманда мондый рецензиядән соң авторга инде кара тамга сугыла, һәм ул башка берничек тә күтәрелә алмый.
«Казаклар» романы 2017нче елда «Казан утлары» журналында басылып чыкты. Бу роман һәм аның авторы турында язучы Рамил Ханнанов менә нәрсә диде: «Казаклар» – шәп әсәр! Без аны бик яратып әзерләдек журналга. Шул чорны белеп, аңлап, образ дәрәҗәсенә күтәрү бүгенге язучы өчен бик катлаулы. Ә ул заманда яшәп иҗат иткән Нәфикъ Яһудин аны бар тулылыгында ача. Кызганыч, классик прозаик булырдай шәхескә әдип дәрәҗәсендә ачылырга шул чор комачаулый – талант йомылып кала. Күпме романнар төшәр иде ул каләмнән». 
Әти теге алмагачны ниндидер үз мантыйгыннан чыгып кискән бит инде. Алма бирми, җитмәсә, бал кортларына очарга комачаулап утыра. Минем дә, дөрес эшлим дип уйлап, соңыннан үкенгән чакларым аз булмады. Яши торгач, үземнең ахмаклыклар шулкадәр җыелды, әтинең ул гамәле чүп кенә булып калырга тиеш иде кебек. Ләкин без үзебезнең күздәге бүрәнәне күрәбезмени?! Минем каләм тибрәтә башлавымны күреп, улым минем эшне дәвам итә, дип куангандыр. Ә мин аңа нәрсә белән түләдем?..
Әти-әниләребезнең нинди җәһәннәм аша үткәнен белми үскән буын без. Алар безгә үз тормышын сөйләмәде, чөнки дәшмәскә, дәшсә дә, ниндидер кысаларда гына сөйләргә өйрәтелгәннәр иде. Әтинең кем икәнен, ничек яшәгәнен мин, ул инде үлгәннән соң, аның язмалары аша гына белдем. Бу язмалар минем «Тормыш бу...» дип исемләнгән документаль повестемда урын алды.
Әтиемнең фронт блокнотларын карап утырам. Бер блокнотның чираттагы битен ачкан идем, тетрәнеп киттем. Чип-чиста биттә бер генә сүз: «Ялгызлык...»
Марс ЯҺУДИН,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,
Чаллы шәһәре

Комментарии