Совет хөкүмәте ачлык елында армиягә 90 млн сум тоткан

Совет хөкүмәте ачлык елында армиягә 90 млн сум тоткан

«Дилетант» тарихи журналының апрель саны тулысынча ачлык елларына багышлана. «Znak.com» сайты әлеге проектны әзерләүдә катнашкан тарих фәннәре кандидаты Юлия Хмелевская белән әңгәмә корган. Аны кыскартып, «Безнең гәҗит» укучыларына да тәкъдим итәбез.

– 1921-1923нче елгы ачлык вакытында 28 млн кеше ачлыктан тилмергән, 5 млн кеше үлгән дигән классик саннар ни дәрәҗәдә төгәл?

– Алар төгәл түгел. Үлүчеләрнең бер өлеше бөтенләй теркәп барылмаган. Мәсәлән, ачлыктан корып кипкән районнардан әзрәк хәллерәк районнарга күчергәндә юлда үлеп калган бичара балалар теркәлмәгән. Ерак торак пунктларда үлүчеләрнең дә саны алып барылмаган. Ул вакытта кешеләрнең хәле дә мәетләрне зиратка өстерәп алып барып, күмми-нитми шунда ташлап калдырырга гына җитә торган булган. Теркәү турында уйлаучы булмаган. Шуңа күрә бөтен саннар да якынча гына. Ә совет хөкүмәте, гомумән, ачлык корбаннарының санын киметеп күрсәтү ягында булган.

– Совет хөкүмәтенең ачлык хөкем сөргән җирләр турындагы бәяләмәсе чынлыкка туры киләме соң? Ачлык чыннан да Идел буенда котырганмы?

– Идел буендагы ачлык – иң билгеле образ. Чынлыкта, ачлык күбрәк мәйданны биләгән. Бөтен Идел буе (искәрмә – Әстерхан (анда Каспий диңгезе буенча Ираннан йөкләр килеп торган һәм Түбән Новгород): Казан, Саратов, Сембер (хәзерге Ульяновск), Самара, Царицын (хәзерге Волгоград) ач яткан. Украинаның көньяк-көнчыгышы, Кырым, Кавказ аръягының бер өлеше шулай ук ачлыктан тилмергән. Көньяк Урал: Чиләбе, Троицк өязләре, өлешчә Пермь, Кыргызстан… Екатеринбургны, мәсәлән, бу исемлеккә ачлыкның иң котырган мәлендә түгел, соңрак керткәннәр. Уралда ач еллар күзәтелсә дә, сирәгрәк булган. Себернең якынлыгы үз эшен эшләгән, анда инде климат зонасы да башка, хуҗалык та.

– Ачлык елларында каннибализм ни дәрәҗәдә колач җәйгән була?

– Кеше ашау бөтен җирдә дә күзәтелгән дип әйтеп булмый. Идел буенда иң коточкыч вазгыять Самара губернасы тирәсендәге берничә өяздә, мәсәлән, Пугачев өязендә, Бозылыкта күзәтелгән. Шулай ук Башкортстанның ерак кантоннарында, Чиләбе өязендә Троицк һәм Югары Уралда кеше ашау очраклары күп теркәлгән. Бозылык һәм Югары Урал иң куркыныч җирләр булган, дип әйтә алабыз.

– Кеше ашау очраклары күп теркәлгәнме?

– Йөзәрләгән очрак турында сүз бара. Ләкин исәпне кем ничек алып барган бит әле. Төбәкләрдә эшләгән табиблар йөз генә түгел, меңәрләгән кеше ашау очрагы бар, дип белдергән. Тәртип саклау органнары нишләргә, мондый очракны ничек язарга белми аптыраган. Барыбер ачлыктан тилмереп үләчәк, дип, авыру баласының михнәтләрен киметү өчен аны үтергән һәм итен хәллерәк дигән балаларына ашаткан ананы кая кертергә, аңа нинди җәза бирергә?..

– Сез ачлыктан тилмерүчеләрне ашаткан чит ил вәкилләре, аерым алганда Американың «ARA» оешмасы күрсәткән ярдәмне өйрәнү белән шөгыльләнәсез. Чит ил вәкилләре күпме халыкны ашаткан да, совет хакимияте күпме ашаткан, күләмен атый алабызмы?

– 1921нче елның июлендә AРA 9 миллионга якын кешене ашаткан булса, 1922нче елның августында инде 10,5 миллионны. Берләшкән дәүләт сәяси идарәсенең (ОГПУ) ФСБ архивында сакланып калган хисапларыннан күренгәнчә, кайбер төбәкләрдә AРA халыкның 75 процентка якынын ашаткан. Бу калган бөтен ярдәм оешмалары, шул исәптән Калинин җитәкчелегендәге Помгол (ачларга ярдәм комитеты) барысы бергә күрсәткән ярдәмнән дә күбрәк. Мәсәлән, минем туган шәһәрем Троицк тулысынча AРA туендыруында булган. Халыкка AРA ни, Помгол ни – алай аермаганнар. Ярдәм килгәнме, ашарга бармы – иң мөһиме шул булган. Ә совет хөкүмәтенең чиркәүләрдән тартып алган алтыннары башлыча станоклар, җиһазлар, паровозлар сатып алуга, дәүләт аппаратын һәм армияне тәэмин итүгә тотылган. Бик аз өлеше генә азык-төлек алуга киткән.

– Ни өчен чит илләр ярдәм кулы сузган?

– Бу алар өчен сәяси очколар эшләү мөмкинлеге дә булган бит. Америка ул вакытта бөтен дөньяга үзенең бай һәм мул тормышын күрсәткән. Европада икътисади кризис хөкемсөрсә, АКШта бөтен нәрсәне арттырып җитештерү булган. Беренче чиратта, авыл хуҗалыгы продукциясен. Үзләренең үк фермерларын хәерчелеккә төшермәс өчен, артык әйберне Америка базарыннан читкә чыгарырга кирәк булган. Өстәвенә, Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Американың Европада медицина кирәк-ярагы һәм азык-төлек белән тулы складлары калган. Аны океан аръягына алып чыкканчы, Русиягә чыгару җайлырак та, арзанрак та булган. Ягъни моны чиста хәйриячелек дип атау бик үк дөрес түгел. Бу үзенә күрә бер бизнес булган.

– Гуманитар ярдәм нинди акчага башкарылган?

– Бер өлешен дәүләт биргән, бер өлешен подписка буенча җыйганнар, бер өлешен – посылка операцияләре аша.

– Анысы нәрсә?

– Русиядә туганнары булган кешеләр AРA аша үзләре теләгән адресатка 10 доллар күчерә алган. Адресатка открытка тапшырылган һәм ул шуның белән АРА складына барып, азык-төлек җыелмасы ала алган. Анда 49 фунт он (якынча 22,23 кг), 25 фунт дөге (11,34 кг), 3 фунт чәй (1,36 кг), 10 фунт май (4,54 кг), 10 фунт шикәр (4,54 кг), 20 банка кайнатылган сөт кергән. Барысы 53 килога якын. Мондый посылка 10 долларга сатылса, үзбәясе 6 доллар булган. Аермадан кергән 4 доллар Америка эчке базарында азык-төлек сатып алып, аны кабат Русиягә китертүгә тотылган. Теләгән кеше кием-салым өчен дә акча күчерә алган. Шулай да халыкның күпчелек өлешен AРA мондый җыелмалар белән түгел, махсус оештырылган ашханәләрдә ашаткан.

– Хәзер бәяләр арту фонында ил тарихындагы ачлык елларын ешрак искә ала башладык. Ничек уйлыйсыз, XXI гасырда мондый масштабтагы ачлык килеп чыгу ихтималлыгы бармы?

– Хәзер транспорт инфраструктурасы бермә-бер яхшырак һәм мондый коточкыч хәл килеп чыга алмый, дип уйлыйм. 1920нче елларда проблема өлешчә логистиканың уйланылмаган булуыннан, транспорт инфраструктурасының үсеш алмавыннан килеп чыккан бит. Тимер юл тулган булган, мөгезле эре терлек йә сугыш елларында кырылган, йә ашап бетергәннәр, шуңа күрә булган азык-төлекне тиз арада урыннарга таратуда да проблема килеп чыккан.

Сүз уңаеннан, Америка архивларында совет хакимиятенең 1922нче елда төрле йөкләрне тимер юлдан йөрткән өчен күпме акча тотуы турында документ саклана. AРA миссиясенә 3 млн сум тотылган, Помгол йөкләренә – 10 млн сум, ә армиягә – 90 млн сум. Ә бит бу вакытта бернинди мобилизация булмаган, Гражданнар сугышы тәмамланган һәм армия, гомумән алганда, халыкны ачлыктан коткару өчен бернәрсә дә эшләмәгән.

– Хакимиятнең өстенлекләрен күрсәтә торган яхшы мисал.

– Совет хакимияте кеше гомерен бер тиенгә дә санамаган. Бу Беренче бөтендөнья сугышы, Гражданнар сугышыннан ук килгән гадәт. Кеше ресурс, чимал ролен генә үтәгән.

– Бу тема хәзерге хакимият өчен дә кулай түгел. Чит илдән кергән гуманитар ярдәмнең күләмен искә алсак – бигрәк тә.

– 1921-1923нче елгы ачлык темасы бик четерекле. Гомумән, 1917нче елгы революция һәм совет хакимиятенең беренче еллары белән бәйле бөтен нәрсә безнең лидерларда дискомфорт тудыра. Русиядә тарихи сәясәтне нормаль илләрдәге кебек тарихчылар түгел, дәүләт эшлеклеләре яза. «Чит ил агенты» темасына сүз китсә, колакларымнан кан ага. Хәзер менә AРA миссиясе турында фикер алышканда, комментарийләрдә шулай дип язалар. Югыйсә, бу – бер-берсе белән килешми торган ике системаның тарихта мисалы булмаган хезмәттәшлек очрагы бит.

– Большевиклар булмаса, патша сәясәте дә ачлыкка китергән булыр иде, дигән фикер бар. 1916нчы елда ук армия мәнфәгатьләре өчен икмәк разверсткасы кертү турында карар кабул ителгән булган бит.

– Бу большевиклар заманындагы продразверстка ук түгел, әлбәттә. Шулай да андый приказ, чыннан да, булган. Аннан соң Вакытлы хөкүмәт шөрепләрне торган саен ныграк кыса барган. Икмәккә монополия кертелгән, дәүләт билгеләмәгән бәяләр буенча икмәк сату тыелган. Нәтиҗәдә, крестьянның сату өчен икмәк үстерү теләге калмаган. Чәчүлек җирләрне киметә башлаганнар, кара базар барлыкка килгән. Большевиклар 1918нче елда икмәкне мәҗбүриләп тартып ала башлаган. Вазгыятьне соң чиккә китереп җиткергәннәр.

– 1920нче елда Лев Троцкий сәүдәне законлаштыруны тәкъдим иткән булган. Ягъни соң чиккә барып җитми дә калып булыр иде бит?

– Бәлки, алай эшләсәләр, илне ачлыктан саклап калып булыр иде. Сәүдә итү мөмкинлеге бирелсә, икмәккә бәяләр артыр иде, әлбәттә. Ләкин ул икмәк ичмасам булыр иде. Барыбер тартып алалар, дип, крестьян да чәчүлек җирләрен киметмәс иде.

Нәкъ менә ач торудан ничә кеше үлүе статистикасы юк. Экстремаль шартларда аны санап торучы да булмаган: мәетләрне кабер буларак казылган чокырга алып барып ташлый алсалар – бу инде зур эш булган, аның нәрсәдән үлгәнен, хәтта шәхесен дә ачыклап тормаганнар. Ә бит мәетләрнең ул чокырга барып җитмәгән, кеше ашаучылар урлап алып киткән очраклар да билгеле. Ач кеше авыруларга да бирешүчән була, шуңа күрә бу чорда халыкны холера һәм тиф та кырган. Татарстандагы демографик югалтуларны төгәл билгеләү кыен. 1920нче елгы халык санын алу мәгълүматлары да төрлечә. Җирле архивлар мәгълүматына караганда, ул вакытта республикада 2 млн 773 770 олы кеше яшәгән. 1921нче елда кушылган волостьларны да исәпләп, олы кешеләр саны 3 млн 366 719гә җиткән. Ә Русия Федерациясе дәүләт архивында мондый мәгълүмат бар: ТАССР 12 кантоннан тора, аларда барлыгы 2 млн 852 135 кеше исәпләнә. 1921нче елга табигый юл белән халыкның 12,5 проценты (428 803) кимегән. 1922нче елда үзәк хөкүмәткә юлланган телеграммада ТАССРның халкы 2 млн 329 818 кеше дип күрсәтелгән. Шулай итеп, бу чорда демографик югалтуларны 500 меңнән алып бер миллион кешегә кадәр дип исәпләп була.

Анастасия Федотова, тарих фәннәре кандидаты

(Чыганак: «Реальное время»)

Ачлык елларында Татарстан халкы 400-600 мең кешегә кими. Ачлык, авырулар һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә Тәтеш кантоны 66 мең кешесен (халыкның 35 проценты), Спас кантоны – 48 мең (26 процент), Чистай кантоны – 79 мең (21 процент), Зөя кантоны – 35 мең (22 процент), башка кантоннар үз халкының 5-10 процентын югалта. Татарлар саны – якынча 25 процентка, урыслар – 11 процентка, башкалар 15 процентка кими. 1921-1922нче елларда 86 мең крестьян хуҗалыгы (16,2 процент) юкка чыга; чәчүлек җирләренең мәйданы 700 мең дисәтинәгә (39,8 процент) кими. 1917нче ел белән чагыштырганда атлар һәм мөгезле эре терлек саны – 65 процентка, сарыклар һәм кәҗәләр – 91 процентка, дуңгызлар 97 процентка кими. 1922нче елларда республикада 400 мең баш ат җитешми; бер крестьян хуҗалыгына уртача 0,6 арба, 0,4 сука, 0,3 сабан, 0,6 тырма, 0,5 чалгы һәм 2 урак туры килә. Авыл хуҗалыгының җитештерүче көчләре таркала, аларны торгызу озак елларга сузыла.

(Чыганак: Татарстан Фәннәр академиясе гамәлгә куя торган «Tatarica» онлайн-энциклопедиясе)

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии