Бөек җиңүнең кызыклы фактлары

Бөек җиңүнең кызыклы фактлары

Моннан 70 еллар элек авыр, канкойгыч, дәһшәтле сугышлар барган. 700 мең якташыбыз фронтларда батырларча сугышкан, яртысы әйләнеп кайтмаган, 250се герой исеменә лаек булган. Тылдагылар да йөзләрчә мең самолет, танк, кораллар, киемнәр җитештергәннәр. Мәхшәр 1418 көн-төн барган, 27 млн корбан биреп, гаскәрләрнең 80 %ын тар-мар иткәнбез. Чабаталы СССР дөньяны фашизм коллыгыннан саклап калган. Тик хәзер рольләр алышынды, ахры – без начар тормышта, җиңелүчеләр күп тапкыр шәп яши. Тарихи материаллар актарганда, аз билгеле фактлар килеп чыга.
Без яшь чакта яшереп кенә «Голос Америки»ны тыңлый идек. Чәчләр үрә торырлык яңалыклар ишетәбез: Германияне Америка җиңгән икән бит! СССРда корал да начар булган, Америка биргән.
Икътисади артталык безгә патша Русиясеннән мирас итеп калдырылган булса, сугыш аны тагын 20 елга артка чигендерә. Русия коточкыч экспериментлар иле, табигый байлыкларның 30%ы анда булса да, халкы күргән газапларны башка бер ил дә белми, ә байлыкларны караклар эләктерә. Америкадан артталык сугыштан соң тагын да үсә: үзебезнең җимерек илне дә, Европаны да күтәрергә кирәк, сугыш бетүгә АКШ безгә каршы яңа сугыш ачты – ашкынып коралланды.
Без дә коралландык һәм монда да җиңдек, әмма бу пропагандаланмады. АКШ үзенең юк кына геройлыкларын да күтәреп чыкты. Җиңелгән немец генералларын, галимнәрен үзенә алып китте. Алар безне иң кара буяуларга төреп, АКШны бизәп күрсәттеләр, атом бомбасы серен ачтылар.
Атом бомбасын Германия галимнәре ярдәмендә АКШ уйлап таба, 2 Япон шәһәрендә шартлата, 300 мең тыныч кешене үтерә. Хәзер 15 илдә атом коралы бар, берсе дә андый вәхшилекне эшләмәде.
Сугыш безнең өчен бик авыр шартларда башлана. Яхшы командирлар репрессияләнгән, корал өләшенмәгән, самолетлар аэродромда ук юк ителгән. Бер ай эчендә 1 млн. солдат әсирлеккә төшә. Халкыбыз патриотизмы, героизмы булмаса, августта ук фашист гаскәрләре Мәскәү урамнарында маршировка ясаган, аннары аны җир белән тигезләгән, 150 млн кешебезне үтереп (болай да 27 млн һәлак була – авт.), калганнарын кол итәрләр иде. Ләкин бу халыкны – урыс-татар кавемен җиңәрлек көч дөньяда юк. Ярты сәгать эчендә тар-мар ителергә тиешле чик буе заставалары каршы тора, сугышның икенче көнендә үк Гродно тирәсендә контрһөҗүм оештырыла, 6 немец дивизиясе чолганышта кала. Икенче урында безнең артиллеристлар 30 немец танкын яндыралар. Брест крепосте геройларын, татар Петр Гавриловны бөтен кеше белә.
Америкага качкан немец генераллары үзләрен генерал «Мороз», «Юлсызлык» полковнигы тар-мар итте, диләр. Аларга булган 1941 елның салкын кышы безгә дә шул ук инде ул. «Ни шагу назад» боерыгы, алгы рәтләрдә сугышкан штраф батальоннарның, заградотрядларның ролен күпертеп күрсәтәләр. Тик алар сугышчыларның 1,5 %ы, 0,4 млн кеше генә булалар. Ә армиябездә 35 млн кеше катнаша.
Элек, әгәр Герман җиңгән булса, хәзер Бавария сырасы эчеп кенә яшәгән, күптән чит ил машиналарында гына йөргән булыр идек, дип сөйләнүчеләр дә бар иде. Ул заманда «Жигули» сырасы гына, аннан да әрем, юынтык су тәмнәре килә иде. Юк шул, Гитлер планы буенча без кырылып, кол ителеп беткән булыр идек. 27 млн югалтуның 19 млны тыныч халык була. Оккупациягә эләккән һәр 4 кешенең берсе үтерелә. 10 млнлы Белоруссиядә генә дә 628 авыл җир өстеннән юк ителә, яндырыла, кешеләре үтерелә.
Безнең солдатлар начар сугышкан, сугыша белмәгән, шуңа югалтулар күп, дигән сүзләр дә дөрес түгел. Әйтик, рейхстагны штурмлаганда тәмам остаралар, безнекеләр 3 тапкыр аз була. Югалтуларыбыз да бик аз, 63 кеше үтерелгән, 400 яралы!
Фашистлар үзләренә каршылык күрсәткәннәрдән коточкыч үч алдылар – күпме булдыра алдылар, шулкадәр кырдылар – коралсыз сабыйлар, хатын-кызлар, картлар үтерелде. Ә җиңгән совет солдатлары җиңелүчеләрдән үч алмады, концлагерьларда үтермәде, тыныч халыкны үтерү тыелды. Гел ярдәм генә иттеләр: җимереклекне бетерделәр, якты, өметле киләчәк төзеделәр. Америка икенче фронтны да СССРның җиңәчәге 100% билгеле булгач кына ачты – аңа симез калҗа кирәк иде. Сталинградта тамырдан борылыш башланды, көтте. Дөньяда тиңе булмаган Курск сугышында безнең җиңәчәгебез хәл ителде, көтте. Без Европа илләрен азат итә башлагач, фашистларның бөтен көче безгә ташлангач кына икенче фронтны ачарга батырчылык итте. Германия җиңә калса, аның яклы сугышачак иде. Сугыштан соң безгә каршы салкын сугыш ачуы шул хакта сөйли. Америка демократик ил саналса да ул – акчалылар өчен, алар белән череп баеган хәрбиләр идарә итә, һава торышын шулар ясый, ә сугыш була калса, аларның югалтасы әйберләре бик күп.
Рәхим ӘГЛӘМҖАНОВ.

Комментарии