Алар җиңү алып кайтты

Алар җиңү алып кайтты

«Кешене тулысынча онытып булмый, иртәме, соңмы, аның белән бәйле хатирәләр калкып чыгачак».

Л. Толстой.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 77 ел тулса да, бүген дә шомлы еллар кайтавазы ишетелә, күңелләрне сагыш, курку биләп ала.

Авылыбыз Түбән Тәкермән Минзәлә районында иң зур хуҗалыклардан иде. Сугыш башлангач, авылыбыздан 225 кеше сугышка алына. Шуларның 86сы гына исән кайта, 89 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Бу коточкыч саннар бит. Авылыбызның Таифә белән Мортазаның җиде балалы гаиләсеннән биш егет – Хәмәт, Мостафа, Арыслангали, Сәлих, Ильяс сугышка алына. Арыслангали 1941нче елда әсирлеккә эләгә, әмма коткарыла. Яңадан сугышка кереп, 1942нче елда һәлак була, ә Мостафа белән Сәлих хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Мостафаның хатыны Сара ике баласы белән тол кала. Биш баланың икесе – Хәмәт белән Ильяс кына исән-сау кайта. Ильяска «Сугышчан батырлыклары өчен» медале, «Кызыл Йолдыз» ордены бирелә. Авылыбыздан тагын ике кеше генә – Гыйльмиев Миргасим һәм Мөхәммәтшин Шәрифҗан гына шул орденга лаек була.

Исән кайтучыларның берсе булган Мортазин Хәмәт 1941нче елда үзенең рәхимсезлеге белән дан казанган Суслонгер лагерына эләгә. Сугышка дип алынып, ачлыктан интектергәннәре билгеле булып, хатыны Зәйтүнә бәрәңгеләр киптереп, токмачлар, җылы бияләйләр, оекбашлар, җылы киемнәр алып авылның берничә кешесе белән ире янына барып кайта. Тикшерү килгәч, сугышка алынып, Ленинград фронтына җибәрелә. 1942нче елның 15нче февралендә авыр яраланып, госпитальдә ята. Терелеп, тагын сугышка керә. 1943нче елның 11нче февралендә уң як җилкәсе авыр яраланып, кабат госпитальгә салына. Берникадәр вакытка авылына ялга җибәрәләр аны. Кайткач, үзе сугышка киткәнче туып, инде 4 яшьтә булган кызы Флүрәне яратмакчы булып, үз янына чакыра. Ләкин кызы куркып елый. «Минем үз әтием бар», – дип почмакка сыена. Кызык та, кызганыч та хәл инде бу. Терелгәч, тагын сугышка алынып, 1945нче елның азагында гына ярты сәламәтлеген бетереп туган йортына әйләнеп кайта. Фронттагы ачлыклар турында, бакаларга кадәр тотып ашаулары турында сөйли торган була. «Ленинград оборонасы өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Җиңү көнен Чехословакиядә каршылый. Авылга кайтып, хатыны Зәйтүнә белән йорт, мунча салалар, кое казыйлар. Ул заманнарда мунча сирәк кешедә генә була, күрше-тирәләр чираттан ягып юыналар. Аннары тагын бер малай – Рифгать белән бер кыз – Нурсияне алып кайталар. Малай туу шатлыгыннан исем яздырырга баргач, үзенең исемен малаена фамилия итеп яздыра Хәмәт абый. Берничә елдан гына Хәмәтов урынына Хәмитов дип язганнары билгеле була. Ул чактагы хәреф хаталары шактый кешегә мәшәкать тудырды инде.

Хатыны Зәйтүнә, безнекеләр ярты сәламәтлекләрен югалтып, гарипләнеп булса да кайттылар, ә кайта алмаганнарныкы канлы күз яшьләре түкте, дип сөйли. Хәмәт абый сугышта күргәннәрен төшендә күреп, куркып уяна торган була. Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмәт абый озак яшәми, 55 яшендә бакыйлыкка күчә. Ул заманнарда сугыш ветераннарын олылау юк иде әле. Гаиләсе дә бернинди ташламалардан файдалана алмый. Балаларын үстереп бетереп, олы юлга чыгару хатыны Зәйтүнәгә кала. Оныкларын күрү бәхете дә тәтеми. Бүген аларның кызлары Нурсия исән. Әти-әниләренең рухларына дога кылып яши.

Газиз аналарның, тол калган хатыннарның, ятим калган балаларның мәңге төзәлмәс ярасы ул сугыш. Тыныч тормышларның кадерен белсәк иде.

Хәниф ГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Комментарии