- 18.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №06 (13 февраль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Быелның 10нчы ноябре көнне «Татарстан Яңа Гасыр» телеканалыннан «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруы булды. Тапшыруны алып баручы хөрмәтле Фәйрүзә Мәҗитова саф татарча, әдәби телдә шулкадәр матур итеп сөйли. «Халык сорауларына җаваплар юк», – ди ул.
Мин инде ул тапшыруны карамый да башлаган идем. Чынлап та, депутатларның халык өчен нинди файдалы нәрсә эшләгәннәре бар? «Безнең гәҗит»нең 46нчы санында (14 ноябрь, 2018 ел) Кукмарадан Нурислам Галиевның сугыш чоры балаларына багышланган язмасын укыганда күздән мөлдерәп яшьләр килде. Ул балалар да хәзер 80не уздылар бит инде.
Мин 1939нчы елгы малай. 9 яшемдә ат сараенда сугышка китәсе атларны тәрбияләргә алындым. Атларга җылы су эчертергә кушалар иде. Кышкы 40 градуслы салкында, аякка чабата киеп, әни белән 5 чакрымдагы урманга утынга йөрдек. Ничә тапкыр ач бүреләргә очрап, артыбыздан авылга кадәр куганнары булды. Менә кайда булган ул патриотлык. Әни белән икебез дә абзарда 12шәр сәгать эшли идек. Үзебез ач, үзебез ялангач. Ут кабызыйм дисәң, шырпы юк, яктыртырга керосин юк… Юктан башка берсе дә юк.
Сугыш чорында безнең авыл Тәкәнеш районына керә иде. Ишки авылын икегә бүлеп, ике колхоз ясадылар. Берсе – «Маршал Жуков», икенчесе – «1 Май колхозы». Мин «1 Май» колхозының 4нче бригадасында атлар карадым. 70ләп атны сугышка алдылар. Аларны Чаксы авылына медосмотрга алып бара идем дә, Тәкәнеш райвоенкоматы ишегалдына илтеп тапшырып, аларны кызганудан елый-елый кабат Ишкигә йөгерә идем. Җәй буе төнлә болында атлар көттем. Бүреләр һөҗүм итми калган төн булды микән? Бигрәк тә 1945нче елның язы бик авыр килде. Авылдан 50 чакрымдагы Кукмара элеваторыннан аркага күтүмкәләп асып орлыкка ашлык ташыттылар. Апрель ае, юллар пычрак, су ага. Безнең аякта чабата. Чабата белән язгы су ерабыз. Кукмара белән Тәкәнеш арасында Янил дигән авылда күпер җимерелгән. Елга аша бер сайгактан гына басма салганнар. Аста шаулап язгы ташкын суы ага. Без, бертөркем яшүсмерләр, хатын-кызлар, авыр йөк белән килеп керүгә, басма сынды да, капчыкларыбыз белән актарылып аккан ташкынга чумдык. Калганын яза алмыйм, әле дә дарулар эчә-эчә генә язам. Шунда 100 г орлыгың җитмәсә, нәрсә буласын беләсез.
Әле шушы язмамны язып утырганда «Мәйдан» тапшыруы бара. Салават Миңнеханов белән Гүзәлем: «Ай-яй-яй, ничек яшәрбез болай», – дип җырлый. Алар үзләренең оҗмахта икәнлекләрен белми микән әллә? Безнең бала чакта күргәннәрне бер генә көн күрсәләр, нәрсә диярләр иде? Аллам, бер үзең сакла!
Кыскасы, безнең балачак булмады. Ике абый – Әһели белән Габделхәй, Саимә апа, әти – Морзахан сугышта. Әни – Маһибәдәр, 3 яшьлек сеңлем Хурия һәм мин авылда көн итәбез. Абыйлар сугыш кырында калды. Сорау туа: без кемнәр өчен тырыштык? Ни өчен безнең бу хезмәтне, бу кадәр интегүләрне, ил өчен дип җан атуыбызны бәяләмәделәр?
1946нче елны Тәкәнеш районының башкарма комитетыннан Сабиров фамилияле берәү килеп, миңа клубта «За доблестный труд» дигән медаль тапшырды. 1961нче елда Тәкәнеш районы бетте, безне Мамадышка куштылар. Мин берничә мәртәбә исполкомга барып, ни өчен миңа тыл ветераны дигән исем бирелмәвен белештем. Тыл ветераны исемен 14 яшьтән олырак булганнарга гына бирәләр икән. Сугыш чорында миңа 11 генә яшь иде. Бу – шул депутатлар уйлап чыгарган закон бит. Алар арасында бер генә сугыш чоры баласы да булмады микәнни? Безнең ничек итеп 8-9 яшеннән үк колхозга эшләвебезне белмиләрме? Бу сүз моннан 30 ел элек тә чыккан иде инде. Ярый, хәерле булсын, Аллаһ Тәгаләнең гадел хөкеме бардыр әле.
Инде язмам башында телгә алган теге тапшыруга күчим. Фәйрүзә ханым халыктан килгән хатларга түрәләрнең игътибар итмәвен әйтә. «Хатлар урыннарда тикшерелми, кабаттан районнарга җибәрелә», – дигәч, бу миңа башыма тукмак белән суккан кебек тәэсир итте. Хәзер халыктан килгән хатларны югары җитәкчеләргә күрсәтеп тә тормыйлар. Бу хакта 2006нчы елның 2нче маенда кабул ителгән 59-ФЗ санлы федераль закон бар. «О порядке рассмотрения обращений граждан» дип атала ул.
Ат сараенда эшләп йөргән җиремнән 1949нчы елны Мамадыш педагогика училищесына укырга кердем. Аллаһы Тәгаләнең иң яхшы бәндәләре укытты безне. 1953нче елны Удмурт дәүләт педагогика институтында укый башладым. 3нче курстан флотка алдылар. 1958нче елны Казан дәүләт университетының туфрак-үсемлекләр факультетына кереп, 1964нче елны аны уңышлы гына тәмамладым. Химия фәне белән бик кызыксындым, Казан химиклар мәктәбен дә тәмамладым. Үзебезнең Мамадыш районы Ишки авылының 8 еллык мәктәбендә химик лаборатория белән химия кабинеты булдырдым. Ул вакытларда мәктәптә 810-850 бала укый иде. 1972нче елда ике катлы урта мәктәп төзеделәр. Анда да химия кабинеты белән химик лаборатория булдыруны мин башкардым. Укучыларым хәтта республика күләмендә узган олимпиадаларда да беренче урыннар яулый иде, күбесе киләчәктә дә химия юнәлешендә белем алды, Түбән Каманың химия заводларында инженерлар булып эшлиләр.
Ишкида радиоузел бар заманнарда аның дикторы вазыйфасын башкардым, мәктәп урманчылыгын җитәкләдем. 1981нче елда районыбызның Дүсмәт авылында Татарстан яшь урманчылар слеты узды. Лубян урман хуҗалыгы техникумыннан гына калышып, безнең Ишки урта мәктәбе укучылары икенче урынга чыктылар.
1994нче елны пенсиягә чыккач та, ата-аналарның үтенече белән (алар районга барып, мине эштә калдыруны сораганнар) тагын 14 ел эшләдем әле. Моны бер яздым инде, кеше үз йортын караганда мин һаман мәктәпкә ташыдым. Имеш, эшемне күрерләр, мактарлар, бүләкләрләр… Тот янчыгыңны! 2011нче елны Мамадыш районы башкарма комитетыннан комиссия килеп, өең яшәргә яраксыз, дип, акт тоттырып китте. Бераз матди ярдәм сорап, кайларга гына язмадым. Бер Жириновский җавап бирде: «Без урысларга гына ярдәм итәбез», – ди. 2012-2013нче елларда кышын өйдә катып чыккач, авыру карчыгымны җитәкләп, шәһәргә чыгып китәргә мәҗбүр булдым.
Кави МОРЗАХАНОВ,
Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии