- 18.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №06 (13 февраль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Заманында, узган гасырның 89-90нчы елларында, безнең шигарь – «Татарстанга союздаш республика статусы!» – дип, таләп итү рәвешендә күтәрелгән иде. Бүгенге кебек теләнеп һәм тезләнеп түгел, таләп итеп. ТИҮнең (Татар иҗтимагый үзәге) картлары моны яхшы хәтерлиләр. Бу ТИҮ лозунгы булды. Бүген дә әле алар шуны искә алып җылыналар. Әмма СССР таралып китте һәм бу лозунгның да кирәге бетте. Чөнки союздаш республикалар калмады. Алар инде үзләре мөстәкыйль дәүләт булып яши башладылар. СССРга кире кайту юк, үткән гомерне кире кайтарып булмаган кебек – бу да шулай.
Гади халыкны чүпкә генә саный торган бүгенге төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр алар бөтенесе дә атеизм җимешләре генә. Моңа татарның үзеннән башка беркем дә гаепле түгел. Бу безгә заманында Бер Аллаһның гына колы (!) булырга теләмәгән өчен Аллаһтан төшерелгән газап. Менә шул сәбәпле, рухи һәм матди яктан бай яшисе урында, хәерченең ялчысы хәлендә татар халкы. Чөнки алар да һәм без дә атеистик мәктәпләрне генә тәмамлаганнардан. Хәтта намаз укучы мөселманнар белән дә эш шулай гына тора. Аллаһы Тәгаләнең генә тугры коллары буласы килмәгән өчен, колларның да коллары без бүген. Шундый түбәнлектә. Ә җилнең кайсы яктан искәнен чамалый белүче элеккеге коммунист җитәкчеләр бик тиз капиталистка әверелделәр. Боларда гомере буе эшчесен дә, электоратын да кайгырта белгән көнбатыш капиталистларында булган тәҗрибә юк. Табыш малы, чиста керем тигез бүленсә генә гаделлек була. Ә болар комсызланып, усаллаша-усаллаша, үзара гына бүлешә башладылар һәм көннән көн азыналар гына. Элек, КПСС чорында, без моны сизенсәк тә, ачыктан-ачык белми идек. Чөнки аңнарыбыз рәсми пропаганда белән томаланган хәлдә иде. Ә хәзер инде интернет аша да хакимияттәгеләрнең этлекләре ачылганнан-ачыла бара.
ТАССРдан ТРга үзгәрде исем, әмма ни республиканың, ни татарларның җисеме (эчтәлеге) үзгәрмәде. Бәлки алар да уңай якка үзгәрер, дип, коммунарларга таяну безне харап итте. Аллаһны әле бөтенләй белми идек шул. Җитәкчелек ялганчы атеистлардан булды. Халыкка таянасы, үзләренә ышанган халык мәнфәгатьләрен кайгыртасы урында мал җыярга, тупларга керештеләр. Шулар түгелмени әле бүген дә халык өчен, халык исеменнән, дип алдаша-алдаша, эшләгән урыннарыннан файдаланып, гади халыкны акыртып талаучылар? Аллаһка түгел, халыкка да таяна белмәде җитәкчелек, ышанмады. Халкына да, иленә дә хыянәт итте – сатты, сатылды. Нәтиҗәдә, Русиянең төп байлык чыганагы булган Татарстан – 60 ел буе газ, нефть, энергия чыганагы булып хезмәт иткән донор Татарстан – тагын да тирәнрәк тупикка куып кертелде – катлы-катлы коллыкка чумырылды. Ул чагында ирешелә язган мөстәкыйльлек татар өчен тагын чираттагы мираж гына булып калды. Үзенә бирелгән тарихи мөмкинлектән тагын дөрес файдалана алмады татар. Чөнки ул чагында татар әле бөтенләй динсез иде һәм бары тик шуның өчен Аллаһ безгә мөстәкыйльлекнең исен генә иснәтте.
Атеист-коммунистлар тәрбияләгән, сүздә генә, тигезлек, дип алдашучы элекке номенклатурщиклар түгелме соң идарәдә әле бүген дә?
Гадәттә, кеше шушы дөнья белән чикләнә, дөнья тәэсире астында яши, дөнья белән генә әсәрләнә. Һәм үзе турында да, үләсе дә бетәсе, дип кенә уйлый. Кешенең Аллаһ каршында хисап тотуы каберенә кереп яту белән тәмамлана, дип уйлый аңлы, әмма акылын дөрес юнәлештә куллана белмәүче кеше. Шулай гына фикер йөрткәндә бу дөньяда яшәү кеше өчен гаделсезлек кенә булып күренер, ә Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне бу дөньяда яшәтүе бөтенләй мәгънәсезлек кенә булып тәмамланыр иде. Аллаһның гаделлеге исә үлгәч, яңадан торгызылу, яшәтелү (Ахирәт) белән бәйле. Мөселманнар өчен дәлил Коръәндә. (67:2; 2:28).
Азатлыкның саф һәм хуш исле һавасын күкрәк тутырып сулап яшисе килсә дә, татар тагын моңа ирешә алмады. Иң пычрак һәм иң авыр сәнәгать эшләрендәге «хезмәт ияләре» мәскәүнекеләрдән ике-өч тапкыр түбәнрәк хезмәт хаклары алып эшлиләр. Предприятиеләрнең яңа хуҗалары, «югары сортлы» төрле менеджерлар һәм күп санлы түрә һәм «түречкә»ләрнең «зряплата»лары ул исәпкә керми, билгеле. Мондый ялган системага ничек түзә «гадиләр» – исәпләсәң исең китәр. Русия мескеннәрен инде әйткән дә юк, алар хәерчелектә. Әмма сез әйтегез әле – гади эштәге Мәскәү кешесе белән гади эштәге Татарстан кешесенең хезмәт хакы ни өчен 2,5-3 тапкыр аерыла ул? Мин белмим, бәлки, сез беләсездер.
Алмаз МӨҖӘҺИТ,
Түбән Кама шәһәре
Комментарии