- 17.05.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №19 (11 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Азрак авырып киттекме, «Ай, Алла!» – дип сукранып, тизрәк башны мендәргә терисе килә башлый. Ә менә сызлануларың еллар буена сузылганда һәм бу авыртуларны җиңеләйтеп булмаганда да елмая белү күп көч сорыйдыр.
Актаныш районының Чишмәбаш авылында яшәүче Нурзидә Фәррахованы авыл халкы җор телле, шат күңелле кеше буларак белә. Ә бит 23 яшендә ревматоидлы полиартрит авыруы белән чирли башлаган һәм берничә еллар, сызланулары көчәйгәндә, идәннән шуышып йөргән ул, ләкин моңа карап кына, эшсез торган көне дә, хәтта сәгате дә юктыр аның. Авыртуы аркасында кул бармаклары кәкрәеп, зәгыйфьләнеп бетсә дә, чигүен дә чигә, камыр ризыкларын да телеңне йотарлык итеп пешерә Нурзидә ханым.
Шаяру һәм камыр ризыгы турында сүз башлагач, аның бер шуклыгы турында да языйм инде. Больницада санитарка булып эшләгән Нурзидә апа бервакыт баш табибны хәйләләгән. 1нче апрель көнне тимер табакның эченә көл тутырып, шуны камырга төргән дә, бәлеш рәвеше кертеп, мичкә тыккан. Аннары бу «сюрпризлы» күчтәнәчен эшенә алып килгән. Төш вакытлары җитәрәк, хезмәттәшләрен тамак ялгап алырга чакырган Нурзидә апа. «Карын ачкан иде, бик әйбәт булды», – дип тезелешеп утырган һәммәсе. Алдау көне икәнен дә онытканнар хәтта. Ә бәлешне кисеп җибәргәч, эчендә нәрсә булганын әйттем инде. Кыскасы, хезмәттәшләрен шаяртканы өчен үкенеп тә куйган булган ул. Икенче көнне чын бәлеш пешереп алып килгән инде.
Язның бер матур көнендә менә шундый шат күңелле ханым янына кунакка килдем мин. Килеп кергәндә, Нурзидә апа коймак пешерә иде. Ул да түгел, әллә ишек тавышын ишетеп, янына кечкенә оныгы йөгереп чыкты.
– Кызым, аягыңа кимәгәнсең, монда май чәчри бит сиңа хәзер. Бар, икенче якка кереп тор, яме, – дип йомшак кына тавыш белән оныгын озатты да, шунда ук уен-көлкегә күчеп, миңа мөрәҗәгать итте. – Кер әйдә, Айгөл. Татар хатын-кызларынча алъяпкычлар бәйләп каршы алыйм әле сине. Менә коймаклар пешеп чыккач, карлыган яфраклары салып, чәй эчәрбез…
«БЫЕЛ ЧИРЕМНЕҢ ЮБИЛЕЕ!»
Әңгәмә вакытында һәрвакыт, беренче эш итеп, язма героеннан аның ничәнче елда тууын сорыйсың. Гадәттә, бу сорауга саннар белән җавап бирәләр, ә Нурзидә апа, шаккаттырып, шигъри юллар белән сөйләп китте:
– Мин 1963нче елның 25нче маенда, алмагачлар чәчәк атып, бал кортлары безелдәп шул алмагач чәчәкләреннән бал җыйган ямьле бер иртәдә дөньяга аваз салганмын. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда училищеда укыдым да, туган ягымны сагынудан изаланып, кире авылыма әйләнеп кайттым. Шуннан бирле авылда инде… Авылдаш егеткә кияүгә чыктым, больницага санитарка булып эшкә урнаштым. Менә быел анда эшләвемә дә, ревматизм белән чирләвемә дә 30 ел була, Алла боерса. Юбилей! Чиремне туган көне белән котлап, икенче төркем инвалидлык та бирделәр әле быел, – дип көлде әңгәмәдәшем.
Беренче баласы туып ике ай узганнан соң, тезләре авырта, аяклары сызлый башлаган Нурзидә апаның. Кулында кечкенә баласы бар, авыртынган килеш төннәрен аны да юату җиңелләрдән булмагандыр… Өйдә шуышып диярлек йөрсә дә, сер бирмәскә тырышкан ул. Айлар узгач, акрынлап сызлаулары кимегән, ләкин буыннары урыныннан чыгып, калтайган, бармаклары кәкрәйгән аның.
– Алай чиргә бирешеп тормыйбыз инде, Айгөл, кәкрәеп беткән куллар белән җир җимертеп эшлим – пешерәм, чигәм, тегәм дигәндәй. Баштарак кеше янында кыен булды инде кулларны күрсәтеп йөрү. Аннары эшләргә дә бераз комачаулады. Ул вакытта өйдә газ, су юк – бөтен эшне кул белән башкарасың. Үзенә күрә мал-туар да бар, сыер саварга кирәк. Тик мин бервакытта да эшли алмыйм дип, көпә-көндез өйдә утырмадым. Беренчебез малай иде, чирләвемә карамастан, 12 елдан соң, икенче баламны – кызымны дөньяга китердем. Сөенә-сөенә таптым мин аны. Бүген дә сагынам әле мин аны тапкан минутларымны. «Кыз булды, үземә иптәш булды бит!» – дидем. Бүген сердәшчем дә, иптәшем дә шул, бөтен эшне эшли, сайланып тормый.
Нурзидә апаның кул эшләрен күргәч, чәчәкле җәйгә кайткан кебек булдым. Урман аланы эчендә яшел үләнгә сыенып үскән каен җиләкләрен, шәмәхә миләүшәләрне, кызыл розаларны – бу матурлыкның барысын да бәйләү җепләре һәм энәләр ярдәмендә тудырган ул. Шул мизгелдә, ирексездән, каен җиләге ашыйсы килә башлады. Нурзидә апага бу теләгемне җиткергәч, күңелле елмаеп, җиләк бәйләү серләренә ничек өйрәнүе турында сүз кузгатты:
– Бу җиләкләрне ничек итеп бәйләргә өйрәнүем үзе бер вакыйга, Айгөл. Башкортстан якларына чыктык та, бер кафега ашарга кердем. Шунда өстәл өсләрендә шушындый бәйләү җепләре ярдәмендә ясалган ак чәчәккә күмелеп утырган җиләкләр тора иде. Кайттым да бер бәйләп карыйм боларны – килеп чыкмый. Ике дә, өч тә бәйләдем – тәки килеп чыкканчы тырыштым бит, әй! Аннан соң бөтен авылны өйрәттем шушы шөгыльгә. Безнең күрше авылда «Ак калфак» дигән иҗат берләшмәсе эшли бит…
Шулчак әңгәмәбезгә Нурзидә апаның авылдашы Зилә Шәймиева кушылды:
– Бу берләшмәдә бер-беребезне кул эшләренә өйрәтәбез. Яңа кул эшләрен отарга теләге булган һәркем йөри монда. Куана-куана өйрәндек. Аннары бу бүләкләребезне биреп, күпләрне сөендердек. Нурзидә апага былтыр беркайчан да булмаган бәхеткә – Баулыга юллама бирделәр. «Березка» санаториясенә. Шунда шушы бармаклары белән бет кадәр генә кечкенә чәчәк букеты бәйләп алып кайткан. Мин аны сәламәт бармакларым белән дә мәңге ясый алмыйм! – дип тел шартлатты ул.
ТӨННӘРЕН ШИГЫРЬ ЯЗА
Табадагы коймакларның чаж да чож килеп кызуына Нурзидә апаның ике оныгы сөйләшкән тавышлар да кушылды. Бик рәхәт иде шулай дөньяларны онытып сөйләшеп утыру. Бу йортта җанга рәхәтлек бирә торган тынычлык, кәефләрне күтәрә торган җанлылык бар. Шулай да, төп эшемне онытып бетермәдем, Нурзидә Фәрраховага сораулар яудыруымны дәвам иттем:
– Кул эше белән шөгыльләнү нәрсә бирә сезгә?
– Күңелемә шифа алам, Айгөл. Миңа нык рәхәтлек бирә. Җаннарым тынычланып кала. Үртәлсәм дә, шуңа барып тотынам мин. Аннары эшләгән эшемә карыйм да яшәргә көч алам. Ясаган әйберләремне сорап килеп сатып алган кешеләр дә, заказ бирүчеләр дә бар. Әле бит мин башмаклар да бәйлим! Кая, күрсәтим әле, – дип кереп киткән иде, бик тиз әйләнеп чыкты Нурзидә апа. – Эх, сатып бетергәнмен, калмаган икән инде… Авырсам да, бик актив кеше мин, спектакльләрдә уйныйм, концертларда катнашам. Хәзер менә шигырьләр язам. Аларның да саны байтак – бер иллеләп бардыр… Беркайчан да көндез язганым юк, гел төнлә язам. Сәгать ике белән өч арасында…
Шигырь юллары белән сөйләгән кешенең шигырь язуы бер дә гаҗәп хәл түгел шул, дип уйлыйм эчемнән генә. Ә үзем ул арада Нурзидә апаның иҗат җимешләре тупланган блокнотны актарам:
Тәкыялар үреп киям
Тузганак чәчәгеннән.
Яшьлегемә кайтып киләм
Чәчәкләр келәменнән.
Әйтерсең лә җир өстендә
Вак кояшлар тәгәри.
Җил аларның һәр чугыннан
Йомшак кына иркәли…
Күңелендә яз яшидер лә бу ханымның. Югыйсә, шигырендә дә кояш турында, тузганаклар турында язмас иде!
ИКӘҮЛӘШЕП ЭШЛИЛӘР
– Бераз куллар гарипләнгәч, кеше арасына чыгарга кыенсындым, дигән идем бит. Ләкин бу тойгыны җиңә алдым мин. Һәрвакыт яшәсем килеп яшәдем. Балаларым терәк булды, хәзер киленкәем бар, минем өчен үлә языплар торган оныкларым… Киленем турында әйтим әле. Газапларыма күрә бирелгән бүләк булгандыр инде миңа Гөлнара, ул минем өчен кызым да, сердәшчем дә кебек.
Килен каенана туфрагыннан яралган була, дип белеп әйткәннәр икән. Гөлнара Фәррахова да тик тора белми. Декрет ялында утырганда ике кулына бер эш тапкан – ул чәчәкле кәрҗиннәр ясый. Тик гади түгел, тәмле чәчәкләр ул. Ягъни аларның таҗлары арасына кәнфит яки чупа-чупс яшерелгән.
– Интернеттан күреп ясый башладым аларны. Кызык өчен генә ясап караган идем – ошап китте бит бу миңа. Баштарак чәчәкләр дөрес чыкмый иде, әмма тора-бара остардым, – дип көлә килен. – Бик тиз эшләнә торган эш. Тыныч кына утырсаң, балалар комачауламаса, ярты сәгать-унбиш минут эчендә бер кәрзинне ясап чыгарга мөмкин. Бәйрәмнәргә менә дигән бүләк, гади чәчәкләрнең гомере кыска бит, тиз шиңәләр, ә болары эчендәге кәнфитен ашагач та, истәлеккә кала әле.
Гөлнараның кәрҗиннәрен сокланып карадым. Аларның ниндие генә юк – чәчәк яратучыларга җаны теләгәнен сайлап бирергә була – лаләләр дә, розалар да, пионнар да бар…
– Бу эш белән ярты ел гына шөгыльләнәм әле. Ял итү инде ул минем өчен, эш кебек тә түгел. Гел бер төсле генә аккан көннәрне күңеллеләндереп җибәрә. Шундый рәхәт, ял итәм хәтта. Әле әнидән (Нурзидә ападан. – А.З.) күреп, бәйләргә дә өйрәнеп маташам. Кыш буе бергәләшеп шөгыльләндек кул эше белән, – ди Гөлнара.
Карлыган яфраклары кушып пешерелгән чәй, Нурзидә апа пешергән коймаклар, бәйләнгән каен җиләкләре, эчендә кәнфитләр яшерелгән пионнар вакытның ничек тиз узганын сиздерми дә калды. Бу гаилә белән бер дә саубуллашасы килми иде. Тик һәр нәрсәнең ахыры була, кабат Казанга кайтырга дип юлга кузгалдым. Бары тик Нурзидә апаның күзләрендә янган яшәү теләге генә беркайчан да сүнмәс кебек тоелды миңа.
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Актаныш – Казан
Язны сыйдырган күңел,

Комментарии