Юксыну

Җиңү көне минем өчен бик истәлекле һәм кадерле, чөнки дәү әтием – Тимершин Ибраһим Тимерша улы – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул Кайбыч районының Мөрәле авылында туган һәм яшәгән. Алар дәү әнием Тимершина Фәрзәнә Мингали кызы белән 55 ел бергә гомер иткәннәр. Дәү әнием хәзер дә шул авылда яши. Аны бәйрәм белән тәбрикләп, исәнлек-саулык, бәхетле картлык телим. Безне эшкә өйрәткән, дөрес тәрбия биргән өчен рәхмәт сиңа!

Дәү әтием вафат инде. Ул бик гадел, кешелекле, ярдәмчел кеше иде. Авылдашлары да бик хөрмәт иттеләр. Аның якты истәлегенә багышлап, шигырь иҗат иттем.

Сагынам сине, бик сагынам,

Сагынмый мөмкин түгел.

Син булмагач, нидер җитми,

Гел моңсу минем күңел.

Без, оныклар, кайта идек

Җыелып сезнең янга.

Тиз-тиз атлап, киң колачлап,

Чыктың каршы алырга.

Тальян гармуныңны алып,

Уйный идең сыздырып.

Син уйнаган моңлы көйгә

Җырладык без кушылып.

Буян атлы атың җигеп,

Китә идек печәнгә.

Зарлана белмәдең һич тә,

Гел ашыктың эшләргә.

Сөйли идең, моңсуланып,

Абыйларың турында.

Дүрт бертуган ятып калган,

Канлы кырында.

Ул вакытта бала идем,

Күңелдә синең сүзләр.

Җиңү көне, диеп һәрчак

Яшьләнде синең күзләр…

Синең биргән киңәшләрең

Күңелемдә саклана.

Онытылмас, дәү әтием,

Бик күп еллар узса да.

Люция ГАТИЯТОВА.

Яшел Үзән районы, Васильево бистәсе.

Комментарии