- 17.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №19 (16 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Ел артыннан ел уза торгач, әти, синең дә 107 яшең килеп җитте. Әгәр исән булсаң, 100 яшьлек юбилеең белән бергә сез яулап алган Бөек Җинүнең 60еллыгын да бәйрәм итәр идең, чөнки ул Җиңү даны синең кебек намуслы, миһербанлы, сәясәткә тугры, берничә дистә миллион батырлар гомере белән килгән. Илнең, халыкның, гаиләләрегезнең якты киләчәгенә өметләнеп, илбасар утын күкрәкләрегез белән каплагансыз.
1941 елның 25 июнендә Сарман хәрби комиссариатына, күмәк хуҗалыкның нәсел айгырына төялеп, 40 көнлек кече улыңны чөя-чөя сөеп киткәндә, ниләр уйладың икән, әтием? Шигем юк, кире кайтырмын, балаларымны, ата-анамны үзем тәрбияләрмен дип ышангансыңдыр. Массакүләм агитация буенча – безнең илнең иң көчле, иң бәхетле булуына ышангансыңдыр, газиз әтием… Юк шул, әти, юк…
Сине, җигүле айгырың белән, башка авылдашларыңнан аерып, гаиләң, туганнарың белән дә саубуллашырга кайтармыйча, Сарманнан туры Бөгелмәгә җибәргәннәр. Кабык арбага 40 көнлек баласын салып, 6 чакрым араны йөгереп барса да, әни дә сине күрә алмый кала…
«Хәтер китабы»ның 126 битендә исемең бар, тик инде әйләнеп кайтасыңа өметем юк, шуңа күрә сиңа хат юлларга булдым… Югарыда искә алган китапта, ни сәбәпледер, синең бертуган энең, 1911 елгы Хөсәен абыйның исеме юк, аның ничек батырларча үлүен күрүчеләр булса да. Нишлисең, бер Хөсәен абый гына түгел, безнең кечкенә генә авылдан да хәбәрсез югалган 16 кешенең барысы да кермәгән ул китапка. Иншаллаһ, алга таба үзгәрешләр буласына ышанып яшибез…
Әти, хәзерге вакытта синең кечкенә сеңлең Гөлсинә апа да вафат инде. Мин – кече улың гына исән. Әнине 2004 елда, 91 яшендә җирләдем.
Сугыш елларындагы авырлыклар турында азрак язгаласалар да, андагы бар хәлләрне сөйләп, язып кына бетерә торган түгел. Күпме халык ачлыктан, ялангачлыктан кырылды – бер Алла гына беләдер.
Сугыш вакытында, җиңү өмете белән, тормыш җиңеләер дип яшәгәнгәдер инде, халык ач-ялангач булса да, бер-берсен хөрмәт итә иде. Бер-ике катлама пешерерлек он тапсалар, шуны да бүлешеп ашаулары истә калган… Сугышка кадәр туган башка балалар кебек, миңа да үземне белгәннән бирле эшләргә туры килде. Мин моны куанып әйтәм, чөнки эшләү аркасында, бүгенгә кадәр сәламәтлегем Аллага шөкер, яшемә күрә зарланырлык түгел. Без, ир балалар өчен иң авыры: «Әй, улым», – дип башыбыздан әти кулы сыйпамады. Урамда да үзеңә-үзең әйдәүче дә, яклаучы да булырга туры килде. Өйгә елап кайтуны хәтерләмим… Әти, синең бер фотосурәтең юк. Гомерем буе эзләдем, тапмадым…
Газиз әти, Бөек Җиңүдән соң, җиңүчеләр буларак, яхшы тормышка өметләр ни сәбәпледер бик үк акланмады. Сезнең, гомерен Җиңүгә биргән батырларның балалары күп чакта алабута ипиенә дә туена алмады ул чакта. Без өчебез дә – әнкәй, 1934 елгы апам (инде мәрхүм), үзем (көтү көттем) тырышып эшләсәк тә, Җиңү яуланып ун ел узгач кына чабатаны салдык.
Җиңүчеләр буларак, горурланып кайткан солдатларның күбесе терелә алмады. Сугышта алган яралардан үлүчеләр күп булды. Әсирлектә булгансыз дип, меңнәрчә солдатларны үз илебезгә кайткач төрмәләргә ябу сәбәпле, күпме балалар, әтиләре исән килеш ятим булып, кыерсытылып үсте. Башка сыймаслык хәлләр бит бу, газиз әтием. Җиңелүчеләр дә үз солдатлары белән алай кыланмагандыр…
Бөек Русиядә сәяси тормышта да аңлашылмаучанлык күп булды. Бер сүз өчен дә 10-15 елга ябып куюлар еш очрады. Ул салым дигән әйберне ничек түләп бетерә алдылар икән? Бер малы, кош-корты, койма-читәне булмаган гаиләләргә дә әллә ничә төрле салым салалар иде. Кешеләрнең яньчелгән комганнарын, китек казаннарын, коры сөяктән торган кәҗә бәтиләрен алып киткәннәре әле дә хәтеремдә…
Ятим булганга, апага 16 сум, миңа 40 сум пособие билгеләгәннәр иде, без аны бер тапкыр да алмадык, газиз әтием. Ул акча салым түләүгә, ниндидер мәҗбүри заемнарга китеп барды…
Салымнар кими башлаган иде, ишегалдындагы мал, кош-кортларны санау китте, бәрәңге (рәхмәт аңа – безне коткаручы бәрәңгегә) җирен тартып алулар… Партия кушуы буенча кошлар бер әтәч, тугыз тавыктан артмаска тиеш иде. Әгәр өч сарык биш бәрән китерсә, берсе законнан тыш иде, чөнки шул ук партия кушуы буенча, өч сарыкның биш бәрән китерергә хакы юк иде… Инде бу башка сыймаслык хәлләр дә җиңеләя башлагач, бөтен Русиядә акылы җиңеләючеләр өчен дип «шифаханәләр» сала башладылар. Шифаханәләре булгач, алар буш тормады инде, «авыруларны» таптылар…
Газиз әтием, зинһар, җаның әрнемәсен, минем өчен коммунист сүзе һәрвакыт изге, бөек булды. Әнкәйнең, апаларның, сине белүче кешеләрнең сөйләүләре буенча, син билетлы булмасаң да, чын коммунистларча яшәгәнсең. Үзем дә 20 ел шул партия билетын күкрәк кесәмдә сакладым һәм шулай яшәргә тырыштым. Инде югарыда «сарык тиресенә төрелгән бүреләр» утыруына шигем калмагач кына ул партия белән араны өзәргә туры килде… Аннан соң озакламый партия түрәләре дә чын йөзен ачты, ябынган тиреләрен салып, чын йөзләрен яшерми башлады. Иншаллаһ, инде хәзер үткән ялгышлыкларга (кайберләрен җинаятькә тиңләп була) кире кайтмасак иде дип өметләнәбез.
Шулай да, зур өметләр шик астында кала. Яңа туган ун баланың берсенең генә сау-сәламәт булуы, миллионнарча кешенең аракы эчүдән, тәмәке һәм башка агулар тартудан дөнья куюлары күңелне тетрәтә… Илдәге бөтен даруларның яртысыннан күбесе ялган дип исәпләнгәч, шул «бүре»ләр төзегән, әйдәп баручы партиягә ничек ышанырга соң? Шул ук партия хәзергә безне, гади халыкны, караклардан һәм башка җинаятьчеләрдән ныклап сакларга ашыкмый. «Бүре»ләрчә үз корсаклары, көтүләрендәге туганнары турында күбрәк кайгырта…
Дөрес, гөнаһына керә алмыйм, «Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмады» дигән шигарь астында, исән калган сугыш ветераннарына да азрак өлеш чыгаралар. Ветераннар бик олы яшьтә булу сәбәпле, аларга биргән ташламалар белән аларның балалары, оныклары яки башка туганнары файдалана. Балаларына, оныкларына фатир, җир, машиналар алып биреп, үзләре урамда калган ветераннарны да күп очратырга туры килде…
Ә Бөек Җиңүне үз гомерен биреп яулаган солдатларның балаларын искә алучы булмады, юк, булмаячак та, ахры…
Юк, газиз әтием, мин ул бабаларына биргән ташламаларга типтереп яшәүчеләргә кызыкмыйм да, көнләшмим дә… Рәхәтен күрсеннәр берүк. Мең-мең рәхмәт Ходайга, авыр чакларда ташламады, зур түземлек бирде… Апа да, мин дә икешәр ул үстердек. Алар барысы да эшчән булды, олыларны хөрмәт итте. Начар гадәтләре белән йөзне кызартмадылар. Аллага шөкер, туруннарыбыз да бик сөйкемле. Оныкларыңның кайсына барып керсәң дә, торырга урыннары бар, өстәлләрендә ипи, чәй өзелми! Кеше күзенә карап яшәмиләр, барысын да тырыш, гадел хезмәт белән табалар!
Соңгы вакытта демократия дигән пәрдәнең аз гына чабуы ачыла башлагач, әгәр бу сугышта жиңелсәк, яхшырак булмас иде микән, дигән фикерләр күренгәләде. Бу җиңелүчеләрнең безгә караганда яхшырак яшәвен күргәннән соң туган фикерләрдер инде. Юк, әти, нинди кимсетүләр кичерсәм дә, ул фикерне кире кагам. Ул сүзләр үлеп калганнарның жанына, исән калганнарның күңеленә төкерү, зур җәрәхәт салу дип уйлыйм.
Нәрсә генә әйтсәләр дә, бүген башында акылы, кулында көче, эшләргә теләге булган кеше ач-ялангач түгел… Эх, мөмкинлек булып, гомерләрен Бөек Җиңүгә биргән солдатларны бу фани дөньяга кире кайтарып, тормышның ничек яхшы якка үзгәрүен күрсәтергә иде…
Авылларда да, ялкау булмаганнарның ишегалды тулы мал, атларына кадәр бар, сез күңелегезгә дә китермәгән машиналар, телефон, телевизорлар гадәти күренеш бит хәзер!
Әти, сиңа, 4Х4 метрлы, тәбәнәк кенә, ун кешелек өч гаилә торган өйдән сугышка киткән кешегә, бала-оныкларыңның ничек яшәвен алып кайтып күрсәтер идем! Аллага шөкер, тырыш хезмәт барыбер эзсез югалмый!
Шуңа күрә, кабатлап әйтәм, газиз әтием, юкка әрәм итмәгәнсез гомерегезне, рәхмәт сезгә! Авыр туфракларыгыз жиңел булсын. Газиз әтием, синең, Мифтахов Габделхак Мифтах улының рухына тап төшермәбез, Ходай кушып. Урыныгыз оҗмахта булсын. Амин.
Улың Фоат.
P.S. Бу язманы 2005елда ук язган идем. Билгеле, кайбер «хөкүмәт» газеталарына минем анда язган фикерләрем бик ошап бетмәде, алмадылар.

Комментарии