Немец зираты

Арча шәһәренең көнчыгышында, Балтачка китүче юл янында зур булмаган агачлык бар. Ул тимер араталар белән әйләндереп алынган. Халык ул урынны «немец зираты» дип атый. Бөек Ватан сугышы елларында әсир төшкән яралы немецларны Арчада госпитальдә дәвалыйлар. Һәлак булганнарны шунда җирлиләр. Асфальт юлдан зират түренә кадәр кирпечтән юл түшәгәннәр. каберләрдә бернинди язу юк. Бер тәре төбендә открытка бар иде, андагы фотода ике яшь кенә егет белән ике кыз сурәте. Күрәсең, кабер хуҗасының оныкларыдыр.

Әйтүләренә караганда, Кенигсбергта (Калининград) ниндидер оешма бар. Шулар каберлекне күзәтеп тора икән. Елга берничә тапкыр килеп, зиратны чистарталар. Корыган, ауган бер генә агач күрмәссең, үлән тигез итеп чабылган.

Үзебезнең авылларыбыз янында мәңгелек йортыбыз –зиратларыбыз бар. Әмма аңа караш төрле җирдә төрлечә. Шундый авыллар бар: зиратлары матур итеп әйләндереп алынган, рәшәткәләр буялган, чардуганнар төзек, агачлар аумаган. Арада кеше кереп карамаган, агачлары авып, чардуганнарны ватып бетергәннәре дә бар, кызганычка каршы. Хәзер мәчетле авылларда имамнар бар. Бу эшне аларга тапшырыйк. Көнен билгеләп, эшне оештырсалар, халык рәхмәтле булыр иде. Ә күзәтүне һәм нәтиҗә ясауны мөхтәсибәткә йөкләп була.

Гомәр ШАКИРОВ.

Әтнә районы, Иске Җогып авылы

Комментарии