- 17.04.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №15 (11 апрель)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Әни! Әни!».
…Тавыш килгән якка борылдым. 8-9 яшьләр тирәсендәге малай йөгереп килеп бер ханымны кочаклап алды. Әнисе шулдыр, күрәсең: ханым да сабыйның аркасыннан сөеп куйды. Ә малай китми: елмаеп басып тора. Үзенең күзләрендә шуның кадәр җылылык һәм ярату! Бераз тын басып торгач, әнисенең кулларын үпте дә, чабып китте. «Егыла күрмә!» – дип кычкырып калды ана кеше аның артыннан. Үзе әле шул кисәтүеннән соң да, күзен алмый карап торды. Баласы белән ул-бу була күрмәсен, дип борчылды, күрәсең.
Бу ананың исеме – Ольга Солдатова. 11 ел элек, икенче мәртәбә әни булган көнне, баласының Даун синдромлы булуын белгән. Авыр яңалыкны ишеткән мәлен әле дә яхшы хәтерли: шок хәлендә калып, стенага сөялеп торган җиреннән идәнгә шуып төшкән. Әйе, Русиядә һәр 800нче бала Даун синдромы белән туа, әмма нәкъ менә синең сабыең шушы исемлеккә керер дип, кем уйлаган бит?!
Ярты ел буе сәер халәт кичерә Ольга Солдатова. Балаң туу – зур шатлык, әмма икенче яктан караганда, аның үзенчәлекле булып дөньяга килүе шөбһәгә сала. Бу фактка ияләнү өчен бер ел тирәсе вакыт кирәк була аңа.
– Бер елдан соң бөтен куркуларым, борчуларым бетте. Иң мөһиме – ул бар, безнең белән. Улыбыз, бәлки, гаиләбезне тагын да ныгыту өчен бирелгән бүләктер, дидек. Чөнки Данил туганнан соң, ирем белән мөнәсәбәтләрем тагын да яхшырды, шундый әйбәт кеше икән бит минем ирем! «Борчылма, – диде, – үстерербез. Ул бит безнеке, безнең балабыз!».
Баштагы чорда җиңел генә булмаган: Даун синдромлы балаларның күбесе йөрәк, калкансыман биз, буын авыруларыннан интегә, аларның күзләре дә зәгыйфь булырга мөмкин. Һәм яшьтәшләренә караганда бик соң өлгерәләр. Әйтик, дүрт яшендә баланы бүлмәдә үзен генә калдырып, аш бүлмәсендә нәрсәдер пешерү яки тиз генә кибеткә чыгып керү – ана кеше өчен гадәти хәл. Ә Даун синдромлы балалар тәүлек буе күзәтү астында. Чөнки «ярамый», «куркыныч», «яхшы-начар» төшенчәләрен кайберләре әле ун яшьтән соң да аңламый.
– Һәрдаим артыннан карап торырга кирәк булуы гына авыр. Ә болай, минем өчен гадәти бала инде ул. Коррекцион мәктәпнең 3нче сыйныфында белем ала. Унга кадәр саный белә, геометрик фигураларны таный, иҗекләп укырга да өйрәнде. Мондый баласы булганнарга төп киңәшем шул минем: үз эчегезгә бикләнеп, өйдә утырмагыз, балагызны да йозак артына бикләмәгез. Яшьтәшләре белән аралашсын, мәктәпкә йөрсен. Мондый балалар белән даими рәвештә шөгыльләнеп торсаң, алар киләчәктә гадәти тормышта яши алырлык: араларында эшкә урнашканнары, хәтта гаилә корганнары да бар. Акрынлап булса да, үзләре юынырга, киенергә, аңлаешлы итеп сөйләшергә өйрәнә башлыйлар. Кулларыңны төшереп, елап кына утырма – шөгыльлән, ә нәтиҗәсе, һичшиксез, булачак, – ди ана.
…Ольга Солдатова белән «Кояшлы балалар» дип исемләнгән хәйрия чарасында очрашкан идек. 21нче март дөньяда Даун синдромлы кешеләр көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Казанның «Гаилә» мәчете сабыйларга концерт уздырды, бирегә «Апрель» авыру балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Даун синдромлы сабыйлар килгән иде.
Наилә ханым Габдрахманова белән дә, 7 яшьлек улын җитәкләп, концерт карарга килгән җиреннән таныштык. Урыннарыбыз янәшә туры килгәч, сөйләшеп киттек. «Даун синдромлы балалар музыканы, сәнгатьне бик ярата торган булалар. Мондый чараларга улымны гел алып барырга тырышам», – дип башлады ул сүзен. Аның сүзен раслагандай, сөйкемле малай урыныннан сикереп торып, залда яңгырый башлаган күңелле җыр астында бии үк башлады. Үзенең һөнәрен әнисенә дә күрсәтәсе килә: «Кара инде!» – дигән кебек, әнисенең кулларына төрткәләп ала, елмая үзе, шул гади генә тоелган әйбергә дә зур бәхет кошын тоткандай куана. Кояш кебек якты балалар шул алар!
Наилә ханым улы Саматны соң гына – 42 яшендә тапкан. Ике улы да гаиләле, үз тормышлары белән яши. Олыгаеп барган көнендә, үзенә бер иптәш булсын, дигән.
– Мондый диагнозлы бала туасын алдан белмәдем. Белгән булсам да, барыбер абортка бармаган булыр идем. Бала тугач та «сер капчыгы» чишелде, әмма бернинди куркуым булмады. Больницада кайбер табибларның әйткән сүзләре генә бик рәнҗетте мине. Улымны беренче көннән үк имезергә бирмичә азапладылар. Таптырганда кесарев кисүе ясаганнар иде. Ярасыннан кан саркып торган корсагымның авыртуына түзәргә тырышып, бер кат югарырак яткан улым янына үзем барып йөрдем.
– Ә сезгә ни өчен балагызны имезергә бирмәделәр?
– «Син аннан баш тартырга уйламыйсыңмы?». Мондый баланы тәрбияләү җиңел түгел, калдырып китсәгез, бәлки, үзегезгә яхшырак булыр. Яхшылап уйлагыз, әлегә имезергә бирмибез, ияләшмәсен», – диделәр. Минем өчен бу сүзне ишетү авыр булды. Ничек калдырыйм ди?! Авыр түгел миңа аны тәрбияләү. Минем өчен аның башка кешеләрдән аермасы юк. Улларым да булыша. Алар да Саматны чирле итеп кабул итми. Тәртипсезләнсә – ачуланабыз. Ярамый, дигәнне белеп үссен. Аны кызганып утырсак, авыру кеше итеп кабул итсәк, моның балага бер файдасы да булмаячак, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Хәзерге вакытта Самат беренче сыйныфка керергә әзерләнә. Әле сөйләшә белмәсә дә, сузык авазларны танып, укый белә икән инде.
– Мондый авыруы булган балаларга дәүләттән ярдәм бармы?
– Бар, дип аерым әйтмәс идем. Инвалидлыгы өчен акча, кайбер дарулар бирелә, анысы. Тик дәүләт шунысын да уйламый: балам авыру булгач, мин аны ташлап эшкә чыгып китә алмыйм. Ә инвалид бала караган өчен бирелә торган акчалар 5500 сум. Саматның пенсиясе тулысынча логопедларга, массажлар алуга, аның белән шөгыльләнүгә китеп бара да, биш мең сумга ике кеше ай буе яшибез.
– Җитәме соң?
– Җиткерәсең инде, кая барасың!
Наилә ханым авырлыкларның вакытлы булуына ышана. Улы үз аягында йөри, кашык тотып ашый, йомышын тиешле урында үти. Аның өчен бу да зур бәхет. Дөрес, урамга чыккач, Саматка кешеләрнең сәерсенеп каравы борчый аны. Бездә шулай бит: авыру кеше күрделәрме, текәлеп карап тору, көлү кебек гадәт һаман яши.
– Башта бик борчыла идем, хәзер үземне тынычландырам: карасыннар, дим. Улым сөйкемле булганга карый алар!
Әни кешенең төшенкелеккә бирелмәве куандыра анысы, әмма дөреслек күпкә яманрак: мондый балаларга сәламәт яшьтәшләре арасында җиңел булмаячак. Чит илләрдә генә ул Даун синдромлы балалар, әйтик, гомуми туклану өлкәсендә эшлиләр, гади балалар белән бер мәктәпкә укырга йөриләр. Аларга караш гади. Ә бездә бу яктан хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый. Әйтик, берәр ашханәдә Даун синдромлы кешенең аш пешереп йөргәнен күрсәләр, халык арасында бу җылы кабул ителерме? Канәгатьсезлек белдерүчесе табылмас дип, ышанып әйтеп булмый. Ул аш телеңне йотарлык булса да, пешерүчесенең гади кешеләрдән бераз гына аермалы булуы ошап җитмәячәк аңа.
Ә сәламәт балалар белән бер мәктәптә укыту мәсьәләсенә кайтсак, бу, бәлки мөмкин хәл дә булыр. Әмма яшьтәшләре арасында төрлесе булачак. Алданрак әйтелгән «карап торулар»га мыскыллы сүзләр әйтү дә өстәлергә мөмкин, шуңа күрә «Гаилә» мәчете бу уңайдан яңа төрле алым куллана башларга җыена: Даун синдромлы балалар өчен оештырылган концертларга сәламәт сабыйларны да чакырырга кирәк. Алар да күреп үссен – янәшәбездә төрле кешеләр бар, ләкин бер-береңә мәрхәмәтле булу кирәк.
Мәчетнең башлаган изге эше дәвамлы булсын иде. Аналар да шундый теләктә. Кояшлы балаларына булган игътибарны тою яшәргә көч бирә аларга. Мондый чараларда булып кайтканнан соң, мөгаен, күбесе уйланадыр: башка аналарның да проблемалары бар, башка аналарның да шундый ук балалары үсә. Бирешмәскә, алга атларга, нык булырга кирәк!
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии