Тамак бәласе

Тамак бәласе

Сугыш арты, авыр еллар. Ачлык, ялангачлык. Мин кечкенә идем, күбесен хәтерләмим. Әти, 1943нче елда, бармакларын сугышта өздереп кайткан. Мари Иленнән бер машина белән он алып килгәннәр, ул оннан күгәрек исе килеп тора. Әтине шул он алып килгән кеше бушатырга булышырга алып китте. Ярдәм иткән өчен, үзенә он да биргән. Әни шатлыгыннан нишләргә дә белми. Төнге сәгать 12 дә казанда су кайнатып, шул онны тугылап, безгә буза ясап ашатты.
Әниләргә печән чапкан өчен бәрәңге бирәләр иде. Планны тутырсалар – ике бәрәңге, план тулмаса – бер. Өйләгә кайткач, әни бәрәңге турап шул оннан умач уып, ашарга пешерде. Ул арыш оны кара була, шулай да аңардан да тәмле әйбер бармы икән? Әни ашны бер тәлинкәгә салып бирде дә, калганын алып куйды. «Монысын кич ашарсыз, алайса эчегез авырта», диде дә үзе бераз ял итәргә дип, икенче бүлмәгә кереп китте. Миңа шул гына кирәк, әнинең йокыга киткәнен генә көттем дә, аш бүлмәсенә кереп, калган ашны ашый башладым. Калганын хәтерләмим. Эчем күбеп киткән, күзләрем зурайган. Ярый әни кереп, үземне коткарып калган. Шул ашавымның зыяны мине гомер буе «озата»барды, ашказаным авырта. Менә күп ашау кешене нишләтә!
Сезгә исәнлек теләп, Әлфия апагыз.

Җылы сүзегез дә җитә

Рафаэль Сальмушевның «Безнең буынны да ишетегез!«( БГ, 2012, №44, 7 ноябрь) язмасын укыгач, мин дә сезгә язарга булдым.
Мин 1937нче елны, авыр репрессия елларында дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Минем бала чагым дәһшәтле авыр сугыш елларына, яшүсмер чагым авыр сугыштан соңгы елларга туры килде. Сугыш башланган елны әле миңа дүрт кенә яшь иде. 1941нче елның 22нче июнендә явыз Гитлер илебезгә бәреп керде. Әти сугышка киткәндә әнигә 31 яшь була. Без биш бала, әни, әби (әтинең әнисе) калдык.
Хәтерлим, күпмедер вакыттан соң әтинең Суслонгер лагерыннан хаты килде. «Килеп китә алмассыңмы, ашау ягы шул кадәр начар», дип язган иде. Әнинең ике тапкыр барып кайтканы да истә. «Ашарларына юк, бетләп беткәннәр», дип кайтты. Әтигә нәрсә алып бара алгандыр инде, үзебез дә өйдә ач җиде җан. Ачлы-туклы гына торабыз.
Шул китүдән әтиебез әйләнеп кайтмады. Кара мөһерле аяусыз хәбәрләр ул елларда күп кешенең ишеген шакыды. Кайгы җиле безнең ишекне дә читләтеп узмады. Ул авырлыкларны хәзерге балалар китаплардан укып кына беләләр.
… Яз җитеп, басуда кар эри башлагач, черек бәрәңге эзләргә чыга идек. Аяклар пычракка бата, киндерләр өзелеп, чабаталар кала иде. Ул заманда еш кына:
«Ай-хай дөнья туйдым синнән,
Синдә туйдыңмы миннән?
Шушы яшьләремә җитеп,
Ни рәхәт күрдем синнән?», дип җырлаганнарны ишетергә була иде. Дөньясы авыр булса да, шаян җырлар да җырлаштырдык.
«Бар иде бит яшь чаклар,
Кесә тулы борчаклар.
Саламнан тәртә ясап,
Чикерткә җиккән чаклар».
Ләкин, безнең кесәдә бер уч борчак түгел, бер уч арыш яки бодай да булмый иде. Басуга урып-җыеп киткән җиргә башак җыярга бара идек. Аннан да атка атланып куып кайтаралар, чиләкләребезне алып калалар иде. Кайвакыт, әзрәк бөртек алып кайта алсак, кул тегермәне аша чыгарып, аннан өйрә (ярмалы аш) пешерә идек.
Мин 10 яшемдә чагында әни өчен эшкә чыккалый идем. Җәй көне ашлык басуында чүп утаган истә. Көне буе эшләгәнгә, бер таяк куялар иде. Ел буена ничә «таяк»җыярга кирәк булгандыр, белмим. Тик эш көнең җитмәсә, ел ахырындагы җыелышта сүгәләр.
Арча станциясе бездән 1,5 чакрым ераклыкта, шунда ипи бирәләр. Күрше кызы белән, кичтән үк барып, шунда ипи каравыллаучы апа янына барып куна идек. Ул безгә сукыр лапма яктысында шәл мамыгы чистарттыра. Шунда идәнгә утырып бераз йоклаганбыз да инде. Сәгать иртәнге биштә ипигә чират алырга чыгабыз. Безнең кулыбызга чират номеры язалар. Иртәнге сигезләрдә исә ат белән ипи китерәләр. Ул ипине өйгә кадәр алып кайтканчы, чеметеп ашый-ашый яртысы гына кала иде.
Казанга ипигә поезд белән бара идек. Билет алырга акча юк, шуңа да вагонның тышкы ягында, баскычка утырып барабыз. Казан белән безнең авыл арасы 60 чакрым. Берсендә Казаннан кире кайткан вакытта вагон эченә кереп утырдым. Ә безне билет тикшерүчеләре «тотты». «Кая бардың? Кая кайтасың?»дип миннән сорый башладылар. Рәтләп урысча да белмәгән килеш: «ФЗОга бардым, ничә яшьтән алалар икәнен белергә. Без өйдә җиде кеше, әтием сугышта үлде», дидем. «Башка үзең генә болай чыгып йөрмә», дип билет тикшерүчеләр минем яннан чыгып киттеләр.
Сугыш ветераннарына, аларның хатыннарына фатирлар бирәләр, ташламалар каралган. Без дә сугыш чоры балалары бит! Фатирлары булмаса, якты йөз, җылы сүз белән булса да безнең дә күңелне күрсеннәр иде.
М. Шамсетдинова,
Алексеевск районы.

Онытасым юк…

Мин 1939нчы елда дөньяга аваз салган. Инде шактый олы яшьтәмен, 73 яшь миңа. Үзем ата назы күргән бала түгел, миңа 8 ай чагында әтине хәрби хезмәткә алалар. Әтине эзләтеп караган идем, Подолськ шәһәре архивында миңа аны хәбәрсез югалган диделәр. Санкт-Петербургка да язып карадым, хәбәр генә булмады. Әтинең соңгы хаты Днепр елгасын кичкәндә язылган була. Ул анда: «Кан монда елга булып ага», дип язган.
… Без өчәү яшәдек. Әни, әби һәм мин. Сугыш беткәч, солдатлар туган якларына кайта башладылар. Мин дә әтине бик көттем. Авылга кайткан һәр солдат янына бара идек әби белән. Карт әбиемнең шул чагында елаганнарын һич онытасым юк. Айлар, еллар үтте. 1952нче елда мин 7нче сыйныфны тәмамладым. Укуны без майда ук төгәлли идек. Хәзер генә ул балаларның җәе имтихан тапшырып уза. Безнең вакытта башкачарак иде шул. Июль-августта безне инде эшкә җигәләр. Ул чакта үзегез беләсез, техника юк. Барлык йөкне дә ат, үгез җигеп ташыдык. Беренче укытучым Илгизәр абый Мөхәммәтшинны һич тә онытасым юк. Ул иң беренче булып мине йөк төяргә өйрәткән кеше. Илгизәр абый үзе миннән берничә яшькә генә олы, 1936нчы елгы иде. Минем кебек тагын 16 ташбаш малай үгез җигеп йөк ташыдык. Шунысы үкенечле, әти булмау аркасында укуны дәвам итеп булмады.
Зыятдин ШӘВӘЛИЕВ,
Балык Бистәсе районы.

Комментарии