«Таякның каты башы гел әниемә эләкте»

«Таякның каты башы гел әниемә эләкте»

Аның тормышы турында китап язарлык. Үзе дә башыннан кичергәннәрне һич оялусыз, күпертмичә, арттырмыйча, йомшак итеп, җайлап һәм тәмләп сөйли. Кайчак тукталып кала, тамак төбенә килеп терәлгән төерен йота һәм сүзен дәвам итә. Әйе, бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры сәхнәсендә уйнап-биеп, көлеп, тамашачы күңелен күргән 75 яшьлек актер, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Нуриәхмәт абый Сафинның үз тормышы да спектакль. Һәм ул анда һаман төп рольне башкара...

– Минем күп тапкырлар әйткәнем бар: яратудан туган бала түгелмен. Моны яшермәдем һәм яшермим дә. Әнинең ире Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Килен булып төшкән Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылында әни бер кызы белән ялгызы гына калган. Биш бала тапкан була ул, әмма алар озак яшәмәгән. Мин туганда апага 12 яшь булган. Үземне белгәннән бирле, аның әнигә төрттереп, Вәлиәхмәт исеме белән бәйләп, гел нинди дә булса берәр сүз әйтүен ишетеп үстем. Сугыш вакытында көчсез хатыннарны ирләр файдаланып калган инде шулай. Алданган ул, гөнаһка кергән. Әмма үсә төшкәч аңладым: авылда миндәйләр күп булды. Бер мин генә җилдән тумаган.

– Шул чорга үпкәгез дә бар әллә?

– Юк, беркемгә үпкә сакламыйм. Чорга карата әйе, үпкәм бар. Ачлык, хәерчелек, ризык, кием җитмәү заманы иде. Балачагым шундый чорга туры килде, ә башкасыннан зарлана алмыйм. Үскәнмен бит әле. Әтисез үсүем бөтен чорга үпкә саклатмый. Нишлисең бит, бер мин генә түгел. Мәктәптә матур укыдым. Укытучылар мине тырыш булганым өчен яраттылар һәм мин шушы мәктәптә хәзерге профессиямә беренче адымнарымны ясадым. Биеттеләр дә, җырлаттылар да, шигырь дә сөйләттеләр. 7-8нче классларда оеткы салынды.

– Ә яшьлегегезне сагынасызмы? Яшьләр янында эшләгәч, картлык үзен сиздерми дә торгандыр әле.

– Яшьлеккә кайтырга кирәкми, яшисе яшәлгән. Хак Тәгалә биргән гомеремне үтеп барам, ә яшьләргә карап мин бары тик сокланам гына. Аларның уңганлыкларына, җитезлекләренә, талантларына, матурлыкларына сокланып яшим. Аларга Аллаһы матур гомер бирсен, иҗат чишмәләре саекмасын иде дип телим. Мин үземнең иҗатымнан зарланам дип әйтә алмыйм. Иҗат юлында күп образлар тудырырга, төрле кешеләр белән аралашырга туры килде. Әле беркөнне санап чыгардым: үз гомеремдә ун директор һәм ун режиссер белән эшләргә туры килгән икән. Моны бик зур бәхет дип саныйм.

– Ә шулай да хәзер яшьләргә эшләргә дә, яшәргә дә җайлырак, диләр бит. Көнләшеп карамыйсызмы?

– Нәрсәсе җайлы икән соң аның? Әгәр кешенең сәләте бар икән... Безнең яшьлектә дә шул бер сәләт булган инде ул. Хәзерге яшьләргә бөтен юл да ачык дип әйтә алмыйм, җиңеллеген күрмим, ә заман таләпләре кырыслана һәм яшьләр шуларга тиз ияләшә. Мин училищега кергәндә телевизор карамаган, радио тыңламаган. Дәрестә «этюд» дигән әйбер эшләргә кушсалар, аның нәрсә икәнен белми идем әле мин. «Хәзерге яшьләр 10ны бетереп туа», – диләр татарда. Мин моңа өстәп: яшьләр институт бетереп туа дияр идем, чөнки югары уку йортына кергәндә, алар барысын белеп һәм үзләрен алда нәрсә көтәчәген күзаллый ала инде. Алар акыл һәм белем ягыннан киңкырлы булып үсә. Менә аларның шул якларыннан көнләшәм дә. Ә авырлыгы нәрсәдә? Заман төрле таләпләр куя. Мин инде совет заманында тәрбияләнгән бала. Ул чакта барысы да бертөсле иде. Шул театр, шул классик форма. Драматург яза, син сәхнәгә чыгып уйныйсың. Ә хәзер барысы да шартлылыкка кайтып кала.

– Ә артист булу турында хыялланган идегезме?

– Әйе, 7нче класста хыялландым, 8не тәмамлаганда тормышка ашырдым, ләкин бу турыда бөтен кешегә дә кычкырып йөрмәдем. Бары тик бер кешегә генә ачылдым да, шуның белән шул...

– Үз-үзегезгә бикләнгән, ябык кеше идегезме әллә?

– Алай дип әйтмәс идем, әмма ул бердәнбер хыялым турында кычкырып йөрисем килмәде. «Ничек инде гади Нури артист була алсын? Кем соң син? Артистлар бит алар менә мондый», – дип әйтүләреннән курыктым. Кешеләрне көлдерәсем килмәде, җитәрлек көлделәр. Шуңа күрә ачылмадым да.

– Көләр әйбер күп идемени?

– Таптылар, кызым, таптылар. Авыл халкы телен яшереп тормады. Җилдән туган бала, уйнаштан, зинадан туган Нури дип йөрттеләр. Бармак төртеп күрсәтерләр иде. Ярар, бу сүзләрне мин колак артыннан үткәреп җибәрергә ияләндем, әмма гел әнием турында уйлый идем. Аңа да мондый эчтәлектәге сүзләр гел ишетелгән бит. Ә миңа нишләргә кирәк? Көлеп кенә калмыйча, кайчак типкәләп тә китәрләр иде. Ә мин? Мин алар белән сугыша алмый идем. Шул сүзләре өчен җавап кайтара алмый идем. Башымны аска ия идем дә, кайту юлына атлый идем. Үксеп-үксеп елаган чакларымны хәтерләмим, тик менә шулар барысы җыелып күңелемдә сакланды. Кешеләрнең мине кимсетүләре, ямьсез сүзләр сөйләүләре мине тормышта көчлерәк булырга һәм авырлыклар алдында сыгылмаска өйрәтте. Үсә төшкәч, билгеле инде, үземә сүз әйттертмәдем. Хәер, үсә барган саен, аның проблемалары да икенчегә алмашына шул.

– Хәзер дә кыерсыту, сугышу дигән нәрсәләр күзәтелә. Ата-ана балалар бакчасына йөри торган кечкенә баласына да: «Ул сукса, син дә сук», – дип әйтеп җибәрә. Ә сезнең аларга каршы көрәшмәвегездә ата назы, ата тәрбиясе җитмәү роль уйнаганмы икән?

– Бер караганда шулайдыр да. Бәлки, әтием булса, аңа зарланган булыр идем. Ә әнигә кайтып зарланудан ни файда? Болай да таякның башы гел аңа эләкте бит. Минем әнине борчыйсым да, әрнетәсем дә килмәде. Аннан барысын да яшердем. Каршы тора алмавымның төп сәбәбе – ныклы таянычым булмау. «Супер кияү» спектаклендә мондый сүзләр ишетергә мөмкин: «Йонлач беләгең һәм таяныр кешең булмаса, начальствога каршы сүз әйтергә ярамый». Хак сүзләр бит. Мин «сдача» бирсәм, мине бөтенесе тотып кыйный иде. Ә кем яклар? Типкәләүчеләр һәм кыйнаучылар булмады түгел. Аунап яткан килеш туфрак эчендә типкәләгәннән соң әнием күтәреп алып китте. Аягыма типтеләр. Ике ел аксап йөрдем. Әнием мине кыш көннәрендә иске чанада мәктәпкә илтә иде. Ә мәктәп мәчетнең икенче катында урнашкан, анда да күтәреп алып менә иде, дәрес беткәч янә килеп ала иде. Аннары больницага йөреп, дәвасын алгач кына бераз рәткә кердем. Бер малайның ахмаклыгы аркасында шундый көнгә калдым ул чакта.

– Бер дә үч аласыгыз килмәдеме?

– Ничек алыйм ди? Ул миннән олы. Аның абыйлары бар. Кушаматын әйтә идем инде, аның өчен дә эләгә иде.

– Ә сезнең кушамат бар идеме?

– Бар иде. Тәпән, диләр иде, әмма нәрсәгә шулай дип әйткәннәрен хәтерләмим. Бераздан онытылды ул. Бәлки, апаның атасы ягыннан килгән кушамат булгандыр. Һич аңламыйм.

– Нуриәхмәт абый, сез – әни малае, моны үзегез дә яшермисез. Ә шулай да әниегез Гыйззәтбануның сезне ачуланган, сезгә суккан чаклары булмаган түгелдер?

– Әнинең миңа сукканын хәтерләмим. Тик итәгенә ятып йоклаганымны беләм. Ул эшкә чыгып киткәч, салкын тәрәзә төбендә, елый-елый: «Әни кайт, әни кайт», – дип утыруымны да хәтерлим. Әнисез калудан бик нык курка идем. Әнинең үлүеннән куркып яшәдем. Аның миңа бер авыр сүз әйткәне булмады. Казанга театр училищесына укырга киткәндә генә: «Берүзем калам бит!» – диде.

Өйләнгәч, әнине Казанга алып килдем. Әле үз почмагыбыз да юк иде. Өч бүлмәле фатирда берничә гаилә торабыз. Бер бүлмәдә без яшибез. Бала туарга тора. Күрше бүлмәдә кызлар яши. Ничек кирәк шулай йокладык ул көнне. Икенче көнне әни кызлар бүлмәсендәге буш караватка чыгып ятты. Аннан ул фатир үзебезгә генә калды. Утыз елдан артык янымда яшәде әнием. Яшьлегендә күрмәгән рәхәтне картлыгында күрсәтергә тырыштым. Барысын да алдым. Барыбер хөрмәтләп бетереп булмады кебек. Үземне аңлый башлаганнан бирле Аллаһтан бары тик бер әйбер сорадым: әнием үз янымда үлсен, үзем озатыйм, дидем. Тормышка ашты.

– Исемегезнең мәгънәсе турында уйланганыгыз юкмы?

– Нурлы Әхмәт. Нурлы да, якты да мәгънәсендә.

– Җисемегезгә туры килә, димәк?

– Туры килә дип уйлыйм. Мин гел ачык йөзле, елмаеп торам, кешеләргә яхшылык кына телим. Әтиемнеке Вәлиәхмәт булган, ә мин Нурлы Әхмәт.

– Яшь Нуриәхмәт күп кызларны үзенә караткандыр...

– Әйе, андый очраклар булды. Дөрес, мин бай нәселеннән булмадым, «зинадан туган бала» дигән пичәтем дә бар иде. Минем белән йөри башлаганлыгын белсәләр, ата-анасы кызын тиз арада читләштерә иде. «Кияү» дип кочак җәеп көтеп торучы булмады, әмма хатынымның әти-әнисе элеккеге тормышым белән кызыксынмады. Акчаң бармы, әти-әниең бармы дигән сораулар бирмәде. Аларның бары тик бер бәйләнгән әйберләре булды: «Гаиләңне ташлап, артист булып озак йөрергә җыенасыңмы?», – диделәр. Фатир алгач, китәрмен, дидем, әмма фатир алгач та монда әле.

– Хәләл җефетегез белән ничек таныштыгыз соң?

– Аның белән Апаста таныштык. Ул фармучилище тәмамлап, анда практика үтәргә кайткан иде. Ә безнең гастроль белән килгән вакыт. Дару кирәк булып, даруханәгә кердем. Ап-ак халаттан чибәр, кап-кара чәчле, түгәрәк йөзле бер кыз басып тора. Күңелдә калды инде, тик ул чакта сөйләшмәдек, дару алдым да чыгып киттем. Берничә айдан соң Тинчурин театрында спектакль карарга бардым. Шулчак артымда кемдер: «Артистлар да спектакль карарга йөри икән», – диде. Борылып карасам – булачак хатыным басып тора. Шулай сөйләшеп киттек. Ул мине артист буларак түгел, егет буларак ошаткан. Шөкер, ике бала үстереп, оныклар сөю бәхетенә ирештек.

– Ә хәзер театрга еш йөрисезме?

– Юк, бик йөри алмыйм. Эштән кайткач тәнем, сөякләрем сызлый. Кайтуга ятам.

1987нче елда Кариев театрына килдем. Ул чакта әле ул театр-студия дип атала иде. 1988нең февралендә беренче премьера чыкты. Мин шул театрның беренче нигез ташларын салып, студиягә әверелдердем. Монда 35нче елымны эшлим инде. Бөтен сәхнә стажым 55 ел, яшем – 75. Әгәр дә ялларда колхозда эшләгәннәрне дә исәпкә алсак, 58 ел стаж чыга торгандыр. Бер кеше гомере ул.

– Башка театрларга чакырмадылармы?

– Юк, чакыручы да булмады, теләгем дә юк иде. Кәрим Тинчурин театрында 20 ел хезмәт куйдым, аннары монда эшли башладым. Ә монда миңа чыннан да ошый. Үземнеке икәнен тоям. Яшь тамашачылар театры булса да, мин үземне карт дип санамыйм әле (көлә. – Р.Н.). Балалар өчен куелган спектакльләрне ныграк та яратам мин. Элек сәхнәгә сыешмасак, залга, тамашачы янына төшеп уйный идек. Менә ул үзенә күрә бер рәхәт иде.

– Артист кеше өчен иң зур бәхет нәрсә?

– Халыкның сине тануы. «Король Лир» спектаклендә Король Лирны уйнадым. Аннары чирләп китеп, больницага эләктем. Анда ятканда да, палатага кергән-киткәннәр мине танып: «Король Лир да монда икән», – диләр иде.

– Нуриәхмәт абый, сез – авыл малае. Авылның эшен дә, төшен дә күргән кеше. Авылга кайтасыгыз килмиме?

– Бөтен җаным-тәнем белән авыл кешесе мин, ләкин анда кайтып яши алмыйм. Шәһәр фатирындагы уңайлыкларны алыштырмас идем: җылы суы, бәдрәфе, адым саен булган кибете, даруханәсе. Авылда матур гына коттедж салып бирсәләр, кем белә, бәлки, котырынып кайтып та китәр идем. Утын ярып, су ташып, мич ягып ятасы килми. Ул хәлдә түгелмен. Шулай да, җаным – авылда.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

 

– Мин – милләтче. Дөрес, мин кайбер артистлар шикелле митингларга чыга алмадым. Мин үз милләтем өчен җанымны фида кылырга риза, әмма мин үзем генә нишли алам? Урамга чыгып кычкырдым ни, кычкырмадым ни, барыбер хөкүмәт үзенекен эшли хәзер. Милләтчелек бит ул бер миннән генә тормый.

Комментарии