Мал табыла, бәхет кире кайтмый

Күптән түгел үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп узган күренекле каләмдәшебез Камил Сәгъдәтшинның республика матбугатында төрле елларда дөнья күргән гыйбрәтле язмалары тупланган яңа китабы басылып чыкты. Турыдан-туры суд залларыннан язылган мәкаләләрдә автор фаҗигале хәлләрнең ничек килеп чыгуын тасвирлап кына калмый, ә аларның сәбәпләрен ачыкларга омтыла, булдырмый калу юлларын эзли. Ә иң мөһиме – бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә җыена. Укучыларыбыз игътибарына аның чираттагы язмасын тәкъдим итәбез.

***

Тормышта бар нәрсә дә җитешеп, яшәү-көнкүреш шартлары уңайланды гына дигәндә, кай яктандыр җил-давыл чыгып, тырышып-тырмашып төзегән уртак бәхет юкка чыга. Аннары инде, Казанның Портовая урамында яшәүче Флера һәм Исмәгыйль Нәбиуллиннар сыман, үткәнне сагынып яшәргә генә кала.

Әлеге гаилә тарихы белән Казан шәһәренең Вахитов районы суды барышында танышырга туры килде. Төгәлрәк әйткәндә, суд каршына баскан ир-атның туганы белән кайчандыр газета-журналлар нәшриятында бер чорда эшләгән идек. Мине танып, үзе килеп исәнләште. Суд бинасында ни өчен йөрүемне аңлатып торасы да булмады. Туганнары турында үзе сөйләде.

...Утызынчы яше белән баручы Исмәгыйль Нәбиуллин тормышның әчесен-төчесен бала чагыннан ук шактый татыган. Иркутск өлкәсенең Усть-Илим шәһәрендә төзелеш оешмасында эшләүче әтисенең гомере фаҗигале рәвештә өзелгәндә аңа нибары дүрт яшь була. Әнисе Светлананың яп-яшь килеш тол хатын исемен күтәрәсе килмәгәндер инде, иренең еллыгын да көтеп тормыйча, башка берәүгә кияүгә чыга. Исмәгыйльне исә Казанда яшәүче дәү әтисе белән дәү әнисенә кайтарып куялар. Озакка түгел, дисәләр дә, аерылу башта айларга, аннары озак елларга сузыла. Сәбәбе дә гел табылып тора. Баштарак әнисенең бер-бер артлы ике бала табуы, үги әтисенең чит балага кырын карашы да үзенекен иткән, күрәсең.

Хәер, дәү әнисе белән дәү әтисе аны башкалардан ким-хур итеп үстермәгәннәр. Озак еллар Казан елга портында механик булып эшләгән дәү әтисе Исмәгыйльне үзенең дәвамчысы итеп күрергә хыялланган. Тик, ни кызганыч, Исмәгыйль Казан елга техникумына имтиханнар тапшырып йөргән көннәрдә дәү әтисе үлеп китә.

Изге күңелле кешеләрнең үзләре мәрхүм булганнан соң да яхшылыгы тия. Исмәгыйль техникумны тәмамлаганнан соң эшкә урнашырга дип килгәч, аны дәү әтисенең элеккеге шәкертләре шатланып каршы ала.

Дәү әтисенә ияреп, кечкенәдән Идел елгасында көймәдә йөрүләр, серле утрауларда балык шулпасы пешерү, төнге күккә карап йолдыз күзәтүләр аның күңелендә эзсез үтмәгән, күрәсең. Исмәгыйль җәй көннәрендә җае чыккан саен, дуслары белән бергәләшеп, Иделнең үзенә бала чактан ук таныш булган утрауларын әйләнеп кайтырга ярата. Шундый сәяхәтләрнең берсендә ул Әлки кызы чибәр Фәнияне очрата.

Яшь чагында тормышта гаҗәеп хәлләр еш була бугай. Әллә шул хәлләр күңеленә тирән җәрәхәт салган, әллә инде башка сәбәп белән моңарчы бер генә кызны да күңеленә кертмәгән Исмәгыйль җор телле, чая Фәнияне беренче күрүендә үк үз итә. Шулай булмаганда, ничек инде очрашуның беренче көнендә үк «Син минем хатыным булырга теләр идеңме?» – дигән сорау бирә алсын? Никадәр кыю булса да, Фәния аптыравыннан өнсез кала. «Алдагыны Аллаһ белә», – дигән җаваптан үзе үк аптырап кала.

Язмыш диген инде. Фәния белән танышуының өченче атнасында, дәү әнисен шаккаттырып, кызны кунакка алып кайта. Ә икенче атнада бергәләшеп Базарлы Матакка Фәниянең әти-әниләреннән кыз сорарга сәфәр чыгалар. Кызның әти-әниләре: «Әле бит дүртенче курста гына. Укуын тәмамласын инде», – диюләренә дә карамыйча, туй көнен тәгаенлиләр.

Билгеле, яшьләргә бер бүлмәле фатирда яшәве кыенрак булгандыр. Башкалар кебек, бергәләп ял итәселәре, матур итеп киенәселәре дә килгәндер. Тик болай да очын-очка ялгап барган гаиләгә студент кыз да килеп кушылгач, матди кыенлыклар үзен гел сиздереп торган булса кирәк. Өстәвенә, дәү әнисенең әледән-әле каты авырып, дарулар алу өчен барлык пенсиясен сарыф итүе дә чүп өстенә чүмәлә сыман өелгәндер. Кыскасы, бергәләшеп яши башлаганның өченче елында Исмәгыйль илнең иң ерак почмагына барып, диңгездә балык тотып, күп акча эшли башлый.

Айлар буе аерылышып торуның уңай яклары да булгандыр. Әмма, шушы өч-дүрт ел эчендә Исмәгыйль бер бүлмәле фатирын өч бүлмәлегә алыштыра. Өй җиһазлары, затлы кием-салым, кыскасы, тормыш өчен барлык кирәк-яракларны булдыра. Узган ел исә күптәнге хыялы – берничә миллион сум торучы япон машинасына утыра.

Дәү әнисенең әледән-әле: «Табылмаган мал тау кадәрле. Булганының рәхәтен күрү кирәк», – дип өзелеп-өзелеп әйтүенең артында ни ятканын соңыннан гына белә Исмәгыйль. Тормышлары буталмасын дип, килененең башка ир-ат белән чуалуын яшерә. Әмма, без капчыкта ятмый шул. Соңгы кайтуында «яхшылык теләүче» бер танышы Фәнияне күрше йортта яшәүче Самир Вәгыйзов дигән бер ир-ат белән күргәләве турында әйтә. Кайчандыр бергә дус булып йөргән Самирның чибәр хатын-кызларга чат ябышуын белә ул. Тик хатынының мондый адымга баруына ышанмый.

Ир-ат күңеленә шик керсә, уенда гел шул була бугай. Дөресме икән? Моны ничек ачыкларга? Берничә көннән соң, Исмәгыйль шактый гына салып алгач, Самирның гаражы янында йөрештерә. Берсендә үзен дә туры китерә.

Ачуы, нәфрәте йөзенә чыккан ир-атның ни өчен үзе янына килүен Самир бик тиз белеп алган булса кирәк. Гараж эченә кереп, кулына тимер таяк ала.

– Син бит минем дустым идең? Ничек булды бу хәл? Сөйлә!

– Нәрсәсен сөйлим? Ничек булганын хатыныңнан сора!

 Кулындагы пычакны ничә тапкыр селтәнүен дә, Самирның гараждан чыгып чабуын да Исмәгыйль төшендә булган кебек кенә хәтерли.

Судтагы чыгышында: «Максатым үтерү түгел иде», – дисә дә, тикшерү материалларыннан күренгәнчә, Самир Вәгыйзовның төрле җиренә гаепләнүченең унбиш тапкыр кадаган булуы хак. Шуннан чыгып, Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Кеше сәламәтлегенә китерелгән зыянның критерияләрен ачыклау» турындагы 194нче фәрманы нигезендә «Самир Вәгыйзовның сәламәтлегенә зур зыян салынган» дигән нәтиҗә ясала да инде.

Шунысы да бар: Исмәгыйль Нәбиуллин «Ашыгыч ярдәм» машинасын үзе чакырта. Табибларның берничә минут эчендә килеп җитүе, вакытында ярдәм күрсәтелү нәтиҗәсендә Самир Вәгыйзов исән кала.

Каза күрүче үз чиратында судтан Исмәгыйль Нәбиуллинга карата каты җәза бирмәүләрен дә үтенде.

Вахитов районы суды Исмәгыйль Нәбиуллинның гаебе тулысынча расланган дип тапты һәм аны Русия Җинаять Кодексы нигезендә каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән 9 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар кабул итте.

Камил СӘГЪДӘТШИН,

Казан шәһәре

Комментарии