Тәкъдиребезгә язылган булганмы, әллә язылганны кемнәрдер бозганмы?

Тәкъдиребезгә язылган булганмы, әллә язылганны кемнәрдер бозганмы?

Шәһәр буйлап кая гына барсам да, өлкән буын кешеләре очрый һәм өйрәнелгән гадәт буенча, райондагы һәм шәһәребездәге хәлләр турында ихлас күңелдән сөйләшә-киңәшә башлыйлар. Алар инде күптәннән лаеклы ялда, үзләренең «өлешенә тигән көмешләре»н, ягъни пенсияләрен алалар, әмма кемнедер балаларының, кемнедер оныкларының тормышлары борчый. Ничек башкача булсын соң? Шәһәрдәге бөтен оешмаларны бетереп, кешеләрне яшәү чыганакларыннан мәхрүм иттеләр. Мин моны бәяләп бетергесез зур җинаять дип саныйм. Юк ителгән оешмалар рәтендә:

  1. Ит комбинаты. Ике җирдәге зур суыткычлары яңадан җиһазландырылган гына иде.
  2. Балык заводы, балык эшкәртү цехы һәм балыкчы бригадалары белән күптәннән юк.
  3. Көнкүреш мәсьәләләре комбинаты, өс һәм аяк киемнәрен төзәтү, тегү, агач эшләре һәм итек басу цехлары.
  4. Авыл хуҗалыгы җирләрен сугару (мелиорация) оешмасы ике катлы зур кирпеч бина, аннан ничә фатир ясарга була иде, министрлык яши, ә корылык еш кабатланып торган җирдә бетерделәр, ватык кирпечләренә кадәр ташып юкка чыгардылар.
  5. Сыра заводы. Бөтен тирә-күрше районнар аның продукциясен ташый иде. Мин эчүче, тартучы түгел, шуңа сыйфатын бәяләмим, әмма кулланучылар мактыйлар иде. Җиләк-җимеш вакытында анда кайнатмалар һәм лимонад та ясыйлар иде.
  6. Ремонт һәм төзү идарәсе (РСУ) өч катлы конторасын шәһәр Советы рәисе сатып алган да фатирларга әйләндереп саткан, шулай итеп РСУ юк ителгән.
  7. Йорт җиһазлары комбинаты. Нәрсә белән шөгыльләнгәне исеменнән үк күренеп тора, шулай ук күптән юк иттеләр.
  8. Хуҗалыкара төзү оешмасы (МСО), аңа буйсынган кирпеч заводы, кайсының биек морҗасы гына тырпаеп тора, диләр, шулай ук элеккеге район үзәге Олы Тархан авылындагы кирпеч заводы да юк ителгән.
  9. Район кулланучылар җәмгыятенә буйсынган әзерләүләр конторасы йон, икенчел чималларны, җиләк-җимешне, яшелчәләрне кабул итеп эшкәртә иде.
  10. Идел елгасының биек ярына урнашкан нефть продуктлары белән тәэмин итү оешмасы (нефтебаза) булып, бөтен нефть продуктларын безгә су юлы белән баржаларда китерәләр иде. Су юлы иң арзаны, ул инде күптән юк.
  11. Районда сөт комбинаты май, каймак, өч төрле сыр (российский, голландский, пошехонский) ясыйлар иде һәм башка төрле сөт ашамлыклары җитештерәләр иде.
  12. Авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү оешмасы (сельхозтехника) цехлары.
  13. Терлекләргә катнаш азык әзерләү оешмасы (комбикормовый завод).
  14. Безнең район һәрчакта да авыл хуҗалыгы районы булды, күмәк хуҗалыклар һәм совет хуҗалыклары икмәк һәм терлекчелек продуктлары да җитештерделәр, җитештерелгән икмәкне алар Тәтешкә китереп, икмәк әзерләү оешмасына тапшыралар иде (заготзерно), хәзер ул да юк.
  15. Элек Тәтештә һәм Олы Тарханда аэродромнар эшләп тора иде, халыкка Казанга бару бик уңайлы һәм тиз булса да, аларны бетерделәр. Бездә халык турында уйлау юк!

Бердәнбер оешма ПМК төзү оешмасы калды, аны да бетерү алдында торалар.

Түбәндәге оешмаларны Буа районына буйсындырдылар:

  1. Телеграф.
  2. Саклык банкы.
  3. Больница.
  4. Район электр челтәрләре.
  5. Военкомат.
  6. Ведомствога карамаган сак оешмасы.

Почтаны Кама Тамагы районына бирделәр, юллар төзү һәм балаларның ял итү оешмасын Апаска буйсындырдылар.

Изображение удалено.

Бу мәкаләмдә авыл хуҗалыгы турында язып тормыйм инде, чөнки йөрәк яна.

«Без булдырабыз!» дип, район халкын мыскыл итеп, шундый ахмаклыклар эшләп куйдылар. Хәзер бит мәетне дә, авыруны да Буага алып барырга кирәк, аның өчен машинасын табарга һәм ялларга, ә монысы өчен акча кирәк. Әле соңга калсаң, авыру файдасына булмаячак. Ә инде мәетне алып барырга калса, бу очракта табибларга акча түләргә кирәк, монысы гына җитмәгән иде, бу очракта ял көненә туры килсә, Алла сакласын, тагын да зур сумма түләтәләр икән. Бу ахмаклыкларны кем һәм нинди максатларда эшләгән?

Сөйләшүләр вакытында хөрмәтле өлкәннәр зур уфтану белән шәһәребез һәм районыбыз тарихыннан тормышка ашмый калган вакыйгаларны искә алалар. Менә шул мөһим вакыйгаларның кайберләрен язарга булдым.

Авыр һәм зур күләмле йөкләрне тиешле урынга вакытында илтеп җиткерү өчен элек-электән су юлларыннан файдаланганнар. Алар халык хуҗалыгында гаҗәеп тә зур урын алып торган, чөнки су юллары гомер-гомергә иң арзаны булган. Әмма йөкнең кайдан алынасы яки кая тапшырасы урыннары һәрвакытта да су юллары янында булмый бит. Бу бик тә җитди мәшәкать. Шушы сынауны уңышлы хәл итү максатында, су юлларына параллель рәвештә тимер юллар төзергә тырышканнар. Әмма бу очракта, йөкне юлларның бер төреннән икенче төренә күчереп төяү өчен бушату-төяү урыннары булу шарт, башкача әйтсәк, елга портларына йөк ташый торган поездлар керергә тиеш була. Нәкъ шул чакта гына баржалардагы йөкне вагоннарга һәм, киресенчә, вагоннардагы йөкне баржаларга төяргә мөмкин булачак. Шушы максатта, Казан – Ульяновск тимер юлын төзү планы Бөек Ватан сугышына кадәр планлаштырылган булган. Ул Идел елгасына параллель рәвештә Тәтеш шәһәре аша, соңрак Түбән Тархан аша үтәргә тиеш була. Әмма елгага якынрак булган саен чокыр-чакырлар күбрәк булу сәбәпле, алар аша күбрәк исәптә күперләр төзергә кирәклеге аркасында, күрәсең, озакка сузыла дип, юл салуны Буа шәһәренә күчерәләр, чөнки ул елларда сугыш ашыктыра. Планда әле Идел елгасы аша, Тәтештән бераз төньяккарак күпер төзү дә һәм шул күпер буйлап Татарстанның көньягындагы районнарына тимер юл тармагын сузу да булган. Әйе, буалыларга язмыш зур бүләк ясады. Шушы тимер юл аркасында, шәһәр нык үсте, халкына эш урыннары да күп, ә безнең район халкына, күрәсең, Аллаһы Тәгалә язмаган булгандыр инде, дип әйтергә кала. Әмма халык арасында хәзер дә шул күперне төзү хакында сүзләр йөри, чөнки ул күпер Иделнең ике ягында урнашкан күрше районнарны якынайту өчен бик тә кирәк. Казан аша да, Ульяновск аша да бик зур юл үтеп, күпме артык бензин ягалар һәм вакытны әрәм итәләр.

Тәтешкә тимер юл сузу турында безнең вакытта да, ягъни Федор Андреевич Хохлов КПСС райкомының беренче сәркатибе булып эшләгәндә дә булган иде (1967-1977нче еллар), хәзер инде ул мәрхүм. Ул югарыдагы җитәкчеләргә хәзерге тимер юлдан безнең район аша тармагын булдыру хакында, район күмәк хуҗалыкларының мәшәкатьләрен җиңеләйтү максатында йөреп, шул турыда ярдәм итүләрен сораган иде. Фёдор Андреевичның әлеге уй-фикерләрен, күрәсең, югарыдагылардан хуплау булмады, алар сүздә генә калдылар. Һәм ул шул сәбәпле, районнан китте. Күрәсең, бу хыялны тормышка ашыру безнең язмышыбызга язылмаган булган.

Берничә еллар элек җөмһүриятебезнең барлык мәгълүмат чараларында да меңьеллыклар турында сүз алып барганнар иде. Башта җөмһүриятебезнең башкаласы Казан шәһәре, ә аннан Алабуга шәһәрләре турында шауладылар. Шул максатта яңа төзелешләр тәгаенләнде, ничек итеп чит ил инвесторларын җәлеп итәргә, ничек яңа җитештерү төрләрен кертергә, дип фикерләштеләр. Әлбәттә, бу бик әйбәт, тик ул – кайда юбилей, ягъни югарыда искә алынганнарга гына. Әмма бу төптән дөрес түгел – ялгыш сәясәт, төптән үк гаделсезлек! Ни сәбәпле шулай? Нишләп һаман да бер үк шәһәрдә генә? Нишләп Тәтеш каласына берни дә планлаштырмыйлар? Тәтеш шәһәренә мең ел гына түгел бит, ә мең ярым еллыгын фәнни исбат иттеләр. Нишләп югарыдагы түрәләр безнең район халкын кимсетәләр? Аларга яшәргә кирәкмиме? Тәтеш районы халкы бу гаделсезлекне бик авыр кичерә. Нәрсә, әллә безнең районнан бабайлар, әткәйләр, абыйлар һәм апалар юкка гына сугыш кырында ятып калганнармы, яисә ятып калмаса, гомерләрен кыскартып кайтып, бакыйлыкка киткәннәрме? Әллә тагын безнең район халкы салым түләмиләр дип уйлыйлармы? Безнең шәһәрнең тарихын тәтешлеләр яхшы белә. Ул бик ерак гасырлардан килә, әмма югарыдан ярдәм булмаса, берни эшли алмыйлар.

Тагын шәһәребезгә һәм халкыбызга бик тә мөһим бер вакыйганы язып үтү кирәк дип саныйм. Федор Хохлов министр белән берничә мәртәбә очрашып, Тәтештә Казан вертолёт заводының биш-алты мең хезмәткәргә исәпләнгән ярдәмчел заводын булдыру турында сөйләшеп йөргән. Министрның таләпләре яки шарты түбәндәгеләрдән гыйбарәт булган. Казан заводыннан дөньядагы сиксән илгә вертолетлар сата торган булганнар. Сатып алучыларны үзәк заводка кертмәү максатында, ерактарак җирдә бөтен кирәкле булган кисәкләрен дә җитештереп, шунда ук җыярга. Ул заводны Тәтештә көньякта, урман эчендә төзергә дип килешәләр. Хәзерге кечкенә механика заводы һәм беренче мәктәпнең иске бинасын заводка эшчеләр әзерләү буенча һөнәри мәктәп оештырырга сөйләшкән булганнар. Боларны мәрхүм күмәк хуҗалыкларда терлекчелекне бергә тикшереп йөргәндә сөйләгән иде. Жәл, аннан озак та үтмәде, аны Йошкар-Олага авыл хуҗалыгы министры итеп алдылар, ә шул хыяллары тормышка ашмый калды. Бу бит аның халкыбызның һәм шәһәрнең тормышын яхшырту турындагы уй-фикерләре иде.

Узган гасырның илленче елларында Олы Тархан авылы җирлегендә (Олы Тархан район үзәге) эзләнү эшләре алып барганнар иде, шуның берсе пристаньнан ерак түгел биек яр өстендә, ул вакытта кулдан бораулаганнар иде әле. Бораулаган бер тишектән (скважина) карасу төстәге су бәреп чыга. Күпме гомер үтте, су һаман юкка ага да ага. Алтмышынчы елларның башында пенсиядәге җир үлчәүче Хафиз абый Камалов Идел буена төшә. Җир астыннан чыгып, Иделгә аккан су аның игътибарын җәлеп итә. Ул ташлар җыеп ванна ясый да шул суны тутыра. Су кояш нурларыннан җылына һәм ул шунда кереп ятып сынап карый. Бераз яткач, тәне чеметтерә башлый. Шушы суны өч шешәгә тутырып бөкеләп куя. Бер шешәне – Казан медицина институтына, икенчесен – Әлмәткә нефтьчеләргә, өченчесен Харьков шәһәренә җибәрә. Ул анализны дөрес ясауларына ышанып җитми. Әмма, кирәк бит, өч җирдән дә төгәл бер төсле үк анализ нәтиҗәләре килә, лабораторияләрнең мөмкинчелекләре судагы 23 химик матдәне тапкан. «Тагын бик күп матдәләр бар, тик аларын ача алмыйбыз. Бу суның төзелеше Мацеста санаториясе чыганагыныкы кебек, кеше сәламәтлегенә бик файдалы, шифалы», – дигәннәр. Шушы мәгълүматларга нигезләнеп, китап чыгарганнар иде. Районның җитәкчеләре Мәскәүгә хат белән районда шифаханә төзү турында мөрәҗәгать итсәләр дә, аннан: «СССРда андый чыганаклар күп, бөтен җирдә дә шифаханә төзи алмыйбыз», – дигән җавап килә. Әгәр һәр елны меңәрләгән якташларыбыз үзебездә сәламәтлекләрен яхшырта алсалар, начар булыр идеме? Әнә бит, шул җирдән ерак түгел генә, Ульян өлкәсенең шифаханәләре эшләп тора.

Мин югарыда искә алынган вакыйгалар турында еш уйланам, чөнки алар барысы да юклыктан бөтен гомерләре буенча газапланган халкымның тормышы белән бәйләнгән, әмма минем уйлануымнан, кайгыртуымнан гына аларның тормышларын яхшыртуга файда юк. Шушыларга охшаш хәлләрдә һәрчакта да гаеплеләр – үзенең кәнәфиенә утырырга лаек булмаган югарыдагы түрәләр яки шул – кем «руль» дә. Алар үзенең кәнәфиенә утыргач, оештырырга, төзергә, булдырырга, халыкның көнкүрешен яхшыртырга тиеш икәнен бөтенләй онытып, аңа кадәргеләр оештырганны, төзегәнне, булдырганны үзенең өлеше дип санап йөриләр.

Безнең илдә түрәләрне сайлап куйганда, ул урынга лаек кеше бик сирәк эләгә. Совет заманында ул фәлән партиядә дип сайлап куйдылар, ә хәзер блат белән куялар, аның кемедер фәлән җирдә булып, аның тәкъдиме белән, берни дә тормаган бәндә кереп утыра.

Кешеләр ничек яшәргә тиешләр ди, уйлап карасыннар иде! Кешеләргә шундый әшәкелек эшләгәнче, Аллаһыдан курыксыннар иде!

Илгизәр ГАЛИЕВ,

Тәтеш шәһәре

Комментарии