Ятимнәр язмышы – ил язмышы

Сугышта әтине югалтып, яртылаш ятимлектә үскәнгәме, мине гомерем буенча ятим балалар язмышы борчыды. Әтиләре исән кайткан малайларны шуклыклары аркасында әтиләре ачуланып, берәрне «сыйпап алса», без хәтта «ярый әле әти юк», дип сөенә дә идек. Без ул вакытта әтинең нинди терәк булуын аңлап та бетермәгәнбез инде.

Әти юклыгын беренче сыйныфка укырга баргач аңладым, чөнки әни миңа әтинең кыек якалы чигүле күлмәген кечерәйтеп тегеп бирде. Кыш җиткәч, әтинең кызыл күн бүреге дә минем башка күчте. Зур иде ул, башымда тормый да иде. Минем мәктәпкә киткәнне күреп, укытучыбызга сугыштан кайткан ире: «Әнә бүрек китте инде, эшеңә соңга калма!» – дип әйтә торган булган.

Уку елы башында чын ятимлекне үз күзләрем белән күрергә, аңларга туры килде. Ире сугыштан кайтмаган күрше Хәнифә апа, акылына зыян килеп, коега ташланып үлде. Минем белән беренче класска барган Юлия исемле кызын, берничә генә яшькә олырак абыйсы Хәнифне Яңа Әлемдәге балалар йортына алып киттеләр. Бала чакта бергә уйнап үскән дуслардан гомерлеккә аердылар.

...Шушы юлларны язгач, авыр хисләргә бирелеп, озак утырдым.

1968нче елда мине Азнакайның (ул вакытта бистә) икенче мәктәбенә тарих фәнен укытырга билгеләделәр. Ул мәктәптә күбрәк районның түрә балалары укый иде. Минем кебек, ачлык, хәерчелектә үскән кешегә андагы мохит ошамады. Интернат-мәктәптә узган тарих укытучылары семинарында катнашырга туры килде берсендә. Андагы ятим балаларны күреп, минем урыным шушында икән, дидем. Инде алты ел эшләп шактый тәҗрибә туплаган, ияләшкән «престижный» мәктәптән монда күчтем. Интернатта тулы ятим яки яртылаш ятим, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләрнең балалары укый иде. Якын-тирә авыллардан килеп укучылар да бар. Алар атна буе интернатта яшәп, ял көнендә өйләренә таралышалар. Андый балаларны автовокзалдан автобуска утыртып җибәрү тәрбиячеләргә йөкләнелгән. Кайчагында ир-ат укытучыларга да бу бурычны тапшыралар иде. Ятим балалар тулысынча дәүләт тәэминатында, ә килеп йөрүче балалар атна буена мәктәптә бушлай туклана иде ул вакытта. Ятим балалар өчен Шкаповка авылы янында (ул авыл бетте инде) пионер лагеры да эшләде. Анда балалар ял итү белән бергә хезмәт күнекмәләре дә алдылар. Зур мәйданда җиләк-җимеш, яшелчә үстерелде. Ашханәгә ел әйләнәсе җитәрлек кайнатмалар, кипкән җимеш, файдалы үләннәр әзерләнде. Минем үземә дә лагерьда ел саен бер смена эшләргә туры килә иде. Интернатның ул чордагы директорлары М.Я. Якупов, Ш.Х. Җәләев (урыннары оҗмахта булсын) балаларның яшәү шартларын яхшырту, укыту-тәрбия эшләрен югары дәрәҗәдә оештыру өчен күп көч куйдылар. Коллективта эшләүче һәркем ятим балаларга бар күңелләрен, йөрәкләрен биреп эшләде.

Дәрес бирүдән тыш, шактый гына түләүсез эшләр дә башкарырга туры килә иде. Бер ял көнне тәрбияче авырып китү сәбәпле, башлангыч класс укучылары яши торган бинага дежурга килдем. Килеп керүгә: «Әти килде!» – дип, мине сырып алдылар. Кайсы аяктан кочып ала, кемдер алдыма килеп утыра... Күчтәнәч сорый башладылар. Мин югалып калдым. Алар яңа килгән һәр ир-атны «әти» дип йөртә икән.

Ятимнәр тормышының нечкәлекләрен өйрәнеп, аларга булдыра алганча ярдәм кулы сузарга тырыштым. Интернатка кереп эшли башлаган көннәрнең берсендә класс журналының ахырына әти-әниләр турында язылган мәгълүматны укып утырам. Кинәт кенә журнал битенә тамчы тамып төште. Аптырап, башымны күтәреп карасам, артымда күз яшьләрен агызып бер малай басып тора. Аның: «Альберт абый, минем дә әнием бар микәнни?» – дип соравы мине тагын да ныграк гаҗәпләндерде. Мин аңа әнисенең адресын язып бирдем. Ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр иде бу ханымны. Соңрак шушы гамәлем өчен тәрбиячедән шелтә алдым. 10-12 яшьлек малайга ул мәгълүматны әйтергә кирәк булмаган икән.

Ятим балалар язмышы ил язмышы белән тыгыз бәйләнештә булды. Ятимнәрнең саны сугыштан соңгы елларда аеруча күп иде. Дәүләт алар турында ничек кенә кайгыртмасын, ятимнәр үзләренең тулы тормышлы булмауларын аңлап, кимсенеп үсте. Аларга ата-ана назы, әнисенең җылы кочагы булмады.

Җанымны тетрәндергән тагын бер очрак турында язасым килә. Ялга каршы бер бала югалды. Әнисе ана хокукыннан мәхрүм ителгән, Әлмәт шәһәрендә яши. Әнисе интернат тирәсендә булып киткән, малае белән күрешеп, адресын калдыргандыр дип фаразладык. Андый бурычым булмаса да, баланы алып кайтуны миңа йөкләделәр.

Әлмәт автовокзалыннан ерак түгел бер тулай торак бүлмәсендә боларны юллап таптым. Ул кысан бүлмәдә әнидән тыш исерек ата белән әби дә бар. Әни кеше үзе дә аек түгел. Безнең малай да шунда. Мин баланы алып китәм, дигәч, әби белән малай акырып еларга тотынды. Ир белән хатынның бернинди реакциясе юк. Аптырап, балалар милиция бүлеген юллап киттем. Дежур инспектор, ялдан соң баланы үзем автобуска утыртып җибәрермен, дип, интернат директоры исеменә ышаныч язуы язды. Өстемнән бу бурыч төште, ләкин анда күргәннәрем гомерлек йөрәк ярасы булып калды.

Ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр балалары янына килеп йөрмәсеннәр өчен, аларны әниләре яшәгән төбәктән ерактарак урнашкан интернатларга җибәрәләр иде. Республикада андый интернатлар күп.

80-90нчы елларда илдә үзгәрешләр башланды. Югарыда язганча, ятимнәр язмышы – ил язмышы. Ул үзгәрешләр интернатларны да урап узмады. Интернат балаларының бер өлеше шәһәрдәге гомуми мәктәпләргә йөреп укый башлады. Кайбер тәртипсез әти-әниләргә балаларын кайтардылар, бөтенләй ятим балаларны гаиләләргә алдылар. Кайбер интернатлар ябылды. Азнакай интернаты беркадәр детдом булып торды. Ахырда интернатның торак бинасын шәһәр балалар бакчасы итеп җиһазладылар. Уку бинасы исә шәһәрнең 8нче гомуми белем бирү мәктәбенә әверелде. Ярты гасырлык тарихы булган ятимнәр интернаты эзсез югалды. Анда белем алган, эш күнекмәләренә өйрәнгән балалардан илебез өчен файдалы шәхесләр чыкты. Алар арасында тиңдәшсез батырлыклар кылучылар да бар. Октябрь Бүләк егете Альберт Шәйхетдинов үзенең гомере бәрабәренә хәрби корабны шартлаудан саклап кала. Аның исемен шәһәрнең бер микрорайоны йөртә. Интернатта тәрбияләнүчеләр арасында эшмәкәрләр дә бар. Галимҗан Шәйхетдинов район комсомол җитәкчесе булды. Интернаттагы кече туганнарына бүләкләр китерә иде. Андрей Фадеев Азнакай шәһәре җитәкчелегендә эшләде. Алар күп, барысы да безнекеләр.

Альберт ИСЛАМОВ,

Азнакай шәһәре

Комментарии