Абыебызны күргәндәй булдык

2019нчы елның 10нчы июне. Без дүрт туган: Рәсимә Зарипова, Зиля Бебес, Юныс Бабаджанов һәм мин Сәрвәр Хәнипова Калуга өлкәсе, Ульянова районы, Ульянова авылында – 1943нче елның 13нче июлендә фашист илбасарларына каршы көрәшеп һәлак булган солдатларның Туганнар каберлегендә. 1500 километр юл узып, Җиңүгә җитмеш елдан артык гомер үткәч, әниләребезнең абыйсы – Кура Елга авылы егете Вәлиев Габдулла (Абдул) Гафур улын эзләп монда килдек.

Хәбәрләшеп куйган идек. Кичке сәгать ун булуга карамастан, безне җылы каршы алдылар, кунакханәгә урнаштырдылар. Икенче көнне җан түзмәде, иртүк Туганнар каберлегенә киттек. Хакимият эксперты – Гагарина Валентина Васильевна озатып йөрде безне. Мондагы чисталыкка, матурлыкка, тәртипкә таң калдык. Бу каберлеккә 1943нче елның 13нче июлендә Ульянова авылын дошманнардан азат иткәндә һәлак булганнар җирләнгән. Абыйның да исемен шунда таптык. Каберлек авыл уртасында. Якынча 432 кеше күмелгән, эзләнүләр һаман да дәвам итә икән. Монда Советлар Союзы геройлары, әсирлектә, авылны азат иткәндә һәлак булган якташлар да җирләнгән. Бу каберлек шушы авыл халкы көче белән төзелгән. Авылны азат итүдә руслар белән бер рәттән бик күп татарлар – якташларыбыз да һәлак булган. Акташтан, Кәрәкәшледән, Казаннан һәм Татарстанның башка төбәкләреннән бик күп исемнәр укыдык.

Абыебызның командиры язган хатында аның үлгән һәм күмелгән җире Старицы авылы диелгән иде. Безне Валентина Гагарина шул авылга алып китте. Ара өч километр икән. Калкулыкка күтәрелдек. Андагы матурлыкка ис китмәле. Өздереп сандугачлар сайрый, тездән үлән, хуш исләр аңкып тора. Монда да Туганнар каберлеге. Матур итеп җыештырылган, һәрбер сугышчының исеме язылган. Бу батырлар оҗмахта яткандай тоела. Аллаһ аларга изгелекләре өчен шушы урынны сайлагандай сыман.

Шушындый матурлыкны бозып, сугышлар ничек барды икән, дигән уйлар башка килеп аптырата. Шунда ук һава сугышлары булган. Француз очучылары катнашкан.

Ульянова районында гына да җиде Туганнар каберлеге бар икән. Һәр елның 13нче июлен бу авыл халкы Җиңү көне дип бәйрәм итә, шушы көнне һәлак булган сугышчыларның туганнары да илебезнең төрле төбәкләреннән җыелалар, ди.

Аннан безне Ульянова авылының хакимият җитәкчесе ярдәмчесе Курбакова Тамара Васильевна кабул итте. Күп кенә сугыш тарихларын сөйләде, истәлеккә һәрберебезгә Туганнар каберлеге төшкән бокаллар бүләк итте. Валентина Васильевна белән музейга да кердек. Музей директоры безне шушы як халкының үткәне, хәзергесе, сугышта кулланылган кораллар, аларның тарихы белән таныштырды. Кызганыч, монда булган сугышларның тарихы аз. Абыйның хатларын алып барган идек, аларның күчермәсен, портретын алып калдылар. Үлемсез полкта балалар тотып чыгалар, диделәр. Сугышчыларның күбесе жетоннарына үзләренең исем-фамилияләрен язмаганнар, язсак үләбез, дип уйлаганнар. Аңа карамастан үлгәннәр, дип сөйләде музей директоры.

Безнең әбинең, әниләрнең монда килү мөмкинлеге булмаган. Моны безнең бурычыбыз санап, Изгеләр зиратына килдек, абыебызны күргәндәй булдык. Ул артиллерист булган. Илебезнең азатлыгы, безнең бүгенге бәхетле, тыныч, аяз көннәребез өчен 21 яшендә һәлак булган. Армия сафларыннан сугышка киткән. Шактый гына хатлары сакланып калган. Аның хәлләрен хатлары аша белсәк тә, кызганыч, ул әти-әнисеннән, туган җиреннән бер генә хат та алалмыйча һәлак булган. Без туган җиребезнең туфрагын Изгеләр каберлегенә салдык, веноклар куйдык. Нәрсә генә эшләсәк тә аз булыр сыман тоелды. Үзәкләребез өзелеп, кайтыр юлга чыктык. Йөрәгебезнең яртысы шунда калгандай булды. Ишетеп белү бер хәл, ә үз күзең белән бу хәлләрне күрү – коточкыч. Бәгырькәйләребез, йокыларыгыз тыныч булсын, яткан туфракларыгыз йомшак, урыннарыгыз оҗмахта булсын, илебездә башка сугышлар булмасын иде!

Безне хакимият җитәкчеләре озатып, тагын килергә чакырып калдылар. Рәхмәтебез бик зур аларга! Безнең туганнарыбызны – авылларын азат итүчеләрне онытмаганнары, Туганнар каберлеген тәрбияләп, чәчәкләргә күмеп, кадерләп торганнарына хөрмәтләребез бик зур!

Әтиләр кайта алмадылар

Язлар җиткәч, кайта кыр казлары,

Кыйгак-кыйгак килеп тезелеп.

Казлар кайта туган җирләренә,

Үзәкләрем кала өзелеп.

Казлар кайта туган илләренә,

Сагынышып, елап, зар булып.

Ә әтиләр кайта алмадылар,

Яу кырында калдылар ятып.

Әтиләр дә кыр казлары кебек,

Кайтыр көнен өзелеп көткәннәрдер.

Илен, туганнарын сагынып гел,

Яу кырына кереп киткәндер.

Менә хәзер ничә еллар инде,

Кыр казлары кайта сагынып.

Ә әтиләр кайтмый, көтә әниләр,

Гомер буе өзелеп, сагынып.

Сәрвәр ХӘНИПОВА,

 Азнакай шәһәре

Комментарии