- 16.02.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №6 (10 февраль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Минем дә кешечә яшисем килә!» Урман аръягы бистәсендә яшәүче Вәкил Шәфигуллин бу язманың менә шушындый сүзләр белән башланып китүен теләде. Бик бала җанлы кеше булса да, бала бәхете насыйп булмаган аңа. Бер-бер артлы өч баласын кечкенә килеш җир куенына салган Вәкил абый исән калган бердәнбер кызы өчен хәзер артык кашык. Кызы белән бер йортта яшәгән һәр көне ай, ае – ел булып тоеладыр аңа. «Түзсәм түзәм, ләкин яшәргә кирәк. Кайбер башсызлар кебек асылынып яки агу эчеп үләсем килми. Мин бит яшәр өчен яралган! Ләкин болай итеп яшәп тә булмый», – дип башлады ул сүзен.
ГОМЕРЕН КАПЧЫК САКЛАП КАЛГАН
Вәкил абый бик ачык йөзле, җор телле, яхшы күңелле кеше булып чыкты. Аның белән сөйләшергә дә күңелле – әллә нәрсәләр белә ул! Үз язмышын сөйләгәндә дә, кызына ачу сакламавын, беркемне дә гаепләмәвен кат-кат искәртте әңгәмәдәшем. Шулай да, ата кешенең күңелендә бер сагыш яшәгәнен, кайчандыр җылытып торган соңгы өметенең дә сүнүен моңсу күзләре аша да аңлап була иде.
– Мин 1941нче елда сугыш вакытында туганмын, – дип сөйләде ул үзенең тормыш юлын. – 1942нче елны әти 80 кеше белән бергә немецларда чолганышта калган. Боларга ут ачкан чакта, әти бер үле гәүдә астына кереп калып, салкында кымшанмыйча төне буе ятып чыгып, исән кала. Аягындагы ике сөяге арасына пуля кергән була, салкында да озак яткач, аяклары бик каты шешә моның. Аягын кисәргә булалар. Шунда әти үзен туган ягына җибәрүен сорый, үлсәм, шунда үләрмен, ди. Сугыштан кайткач, аны бригадир итеп куйганнар. Ат җигеп кайдандыр кайтып килгән вакытта, әти яныннан тузаннар туздырып, бер машина узып киткән. Шул машинадан бер йөк төшеп калган ди. Нәрсә булыр дип, әти атын туктаткан да, якынрак килеп караган – юкәдән үрелгән капчык, ди. Теге машина хуҗасы кире әйләнеп килмәсме дип, кич җиткәнче шул капчык янында басып, көтеп торган. Ә машина килми дә килми. «Аллага тапшырдым!» – дип, бу капчыкны көч-хәл белән тәгәрәтеп арбасына сала да, өйгә кайта әти. Бу вакытта без гаиләдә дүрт бала булганбыз, иң төпчеге – мин. Миңа бер яшь булган, ашарга юк, кияргә юк, мин бик зәгыйфь, авыру бала булганлыктан, үләр инде бу, дип уйлаганнар мине. Әти кайтып, теге капчыкны ачып караса, эче тулы азык-төлек, ди! Казылык, ипи, консервалар – ни генә юк икән. Әти белән әни шатланып елаганнар мондый байлыкка очрагач. «Шушы баланың бәхетенә генә очрагандыр», – дип, мине үскәч бик бәхетле булыр дип, юрап куйганнар үзләренчә. Шул капчыктагы ризыклар ярдәмендә генә исән калганмын бит мин ул вакытта, – ди Вәкил Шәфигуллин.
БАЛАЛАРЫ КҮЗ ТИЮДӘН ҮЛГӘН
…Армиядән хезмәт итеп кайтканда, 24 яшь була аңа. Авыл малае булса да, шәһәрдә эшкә калырга була егет. Туганнан туган апаларына кунакка баргач, апасы белән җизнәсе егетне «Без сине өйләндерәбез» дигән сүзләр белән каршы ала. Күршеләрендәге кыз янына алып керәләр егетне.
– Беренче күрүдә үк нык ошады инде бу миңа! Матур гына, сарырак чәчле, матур гәүдәле, акыллы, тәрбияле кыз. Үзенең күзләре зәп-зәңгәр! Зәңгәр чәчәк матур була бит инде ул! – дип елмайды әңгәмәдәшем үткәннәрен искә алганда. – Танышуга ук кинога чакырдым моны. Кинодан сөйләшә-сөйләшә кайттык. Бергә булырга сүз куештык. «Кешеләр көнләшерлек итеп яшик, бергә булыйк!» – дидем.
Чынлап та, тормышыбыз кешеләр көнләшерлек иде… Гаилә корып җибәргәч тә, озак тормыйча, хатыным буйга узды. 1966нчы елда кыз балабыз туды. Балага 40 көн тулмыйча, аны кеше күзенә күрсәтергә ярамый, дигән сүз бар бит. Минем хатын баланы бик яратты, аның туганнары, апалары бар, күрше-күлән дә гел кереп тора иде. Алар сокланып карыйлар, үзең дә сөеп карагач, күз тими калмый. Кыскасы, әнә шул каты күз тию нәтиҗәсе булдымы, бала чирли башлады, тик торганнан елады, аның нәрсәгә елаганын да белмичә, табибларга алып бардык, биш төрле диагноз куйдылар. Барыбер нәрсәдән елаганын төгәл генә белә алмадылар. Ахыр чиктә, кан рагы, дип әйттеләр. Хатыным белән минем кан туры килми. Аның да, минем дә резус факторлары 2+. Кыскасы, 40 көннән соң бала вафат булды. Хатыным бик авыр кичерде бу хәсрәтне. Күз яшьләре елга булып акты. Хатын, дим, яшьләр бит әле без, елама, тагын берне алып кайтырбыз, дидем. Үзем аны шулай дип юатсам да, еламаган көнем булдымы икән?! Бик бала җанлы кеше бит мин…
Яшь гаилә кызның әтисе йортында төпләнгән була. Шулай да, мәшәкать тудырмас өчен, ишегалдында бер будка салып чыга Вәкил абый. Мичләр салып, нигезләрен җылытып, кечкенә генә өй торгыза. Хрущев төзелешләре башлангач, каенатаның йортын сүтәләр. Ә яшь гаилә ишегалдындагы будкада кала. Бу вакытта бер кызлары үсеп килә торган була аларның.
– Безнең будканы да сүтәргә, алмашка яңа фатир бирергә тиешләр иде. Әйдә, тагын бер бала алып кайтыйк, ике бүлмәле фатир бирмәсләрме, дидем. Менә шулай итеп икенче балабыз туды, ул да кыз иде. Анысы да 41 көннән вафат булды… нинди чирдән икәнен дә белми калдык. Бер бала – юк бала, ике бала – бер бала диләрме әле? Кызыбыз ялгыз гына үсмәсен дип, бераздан тагын бер бала табарга булды хатыным. Ул вакытта яңа фатирга күченгән идек. Улыбызга 15 көн генә иде. Хатыным баланы юындырырга булды. Октябрь айлары, фатирда салкын, мин зур лампа белән селтәнеп, өйдәге һаваны җылытып йөрим – балага салкын тимәсен, янәсе. Хатын баланы йөзтүбән тоткан да, бер кулы белән юындыра… Шулвакыт бала тончыккан кебек булды да, акырып елый башлады. Елый да елый, туктатыр әмәл юк! Безнең йортта гына балалар табибы яши иде, аны тиз генә алып кердем, бертуктаусыз елый, нишләтик, дим. Тынычландыра торган укол ясарга булдык. Тагын да катырак елый башлады, уколның файдасы тимәде. Аннары «Ашыгыч ярдәм» чакыртып, больницага алып бардык.
Ике ай ярым табиблар күзәтүе астында ятып чыга сабый, тик бик хәлсез була. Шуннан соң өшкерүче әбигә алып барган Вәкил абый малаен. «Сезнең балагыз туганда битлек белән булган, тугач та, аңа кяфер күзе эләккән», – дип аңлаткан өшкерүче.
– Чынлап та, йөзлек белән туган иде бала. Андый балалар бик бәхетле була, ләкин аларга күз бик тиз тия. Акушерка безнең милләт кешесе түгел иде. Күзе тигәндер, күрәсең. Баланы коткарып кала алмады барыбер, хатыным көнгә ничә минут кына йоклагандыр, белмим – ябыгып бетте. Инде өченче балам да күз тиюдән үлгәч, мин бер чуаш әбисенә барып, үзем дә өшкерергә өйрәнеп кайттым.
«МИНЕ ӨЙДӘН КУАЛАР»
Исән калган бердәнбер кызлары Миләүшә (исеме үзгәртелде) әти-әнисенең иң зур юанычы булган. Авыз ачып, каршы дәшмәгән, хөрмәт итеп яшәгән кыз аларны. Тик бу хөрмәт гомерлек кенә булмаган.
Үсеп буй җиткәч, кияүгә чыккан Миләүшә. Ике бала алып кайткан. Кызларына ике бүлмәле фатирларын калдырып, Вәкил абый ике катлы йорт салып чыккан.
– Матур гына яшәп ятканда, хатыным шикәр авыруыннан үлеп китте. Зур йортта ялгызым гына нишлим инде, үз янымда яшәгез дип, кызымны һәм кияүне дә чакырдым. Тик бергә яши башлагач, балаларның мөнәсәбәте бик үзгәрде. 2014нче елның апрель аенда «тәмәке тарткач, киемеңне урамга элеп кер инде» дигән сүз өчен кияү мине каты гына кыйнады. Кыз аңа каршы бармый, «нигә аның җитешсез якларын әйтәсең, һаман син генә күрәсең шуларны!» – дип кычкыра. Алар бытбылдык (перепелка) тавыклары тоталар. Шуларның йомыркаларын сатып йөрим. Теләнче кебек. Үземчә, файда эшләргә телим инде балаларга, өйдә әрәмтамак кебек тик ятасым килми. Йомырка саткан акчаны кайтарып биргәч, кыз «рәхмәт» дигән була инде үзе… Ләкин андый рәхмәт – рәхмәт түгел ул. Чын күңелдән, яратып әйтелгән сүзләр түгел. Йомырка сатуым да өйдән чыгып китәр өчен бер сәбәп кенә инде. Шундый зур өйдә миңа урын юк. Хатынымның үлгәненә – өч ел. Шуннан бирле үземне артык кашык итеп тоям, – ди Вәкил абый, уңайсызланып кына, һәм башка гаиләләрдәге мөнәсәбәтне күреп, эчтән сызланганын да яшерми. – Бервакыт базарда йомырка тәкъдим итеп йөргәндә, Арчадан килгән бер хатынны очраттым. «Нишләп йөрисең, абый?» – ди, шулай сөйләшеп киттек. «Без гаиләдә алты бала. Әтине уч төбендә генә йөртәбез!» – дип, минем хәлләремне ул да баш чайкап тыңлап торган иде.
Пенсия акчаларының да бик азын гына үзенә алып кала, «Тавышы әзрәк булыр, бәлки», – дип, күпчелеген кызына бирә икән Вәкил абый. «Тик әзәйгәне генә юк», – дип уфтана үзе. «Бар, чыгып кит!» – дип тә өйдән куа икән кызы атаны.
– Киңәш итеп әйткән сүземне дә кабул итә алмый шул балам. Мин аның өчен, 74 яшькә җитсәм дә, бер нәрсә белми торган бер ахмак. Йортны да мин салмаганмын икән – үзе калкып чыккандыр инде анысы, алай булгач. Хәтерем кала… Миңа: «Син бу йортта беркем түгел, чыгып кит», – ди. Мин чыгып китәрмен, ә менә Аллаһы Тәгалә аларга җәза бирер, дип курыкмыйлармы икән? Ничек рәнҗемәскә бу сүзләргә? Ата күңеле рәнҗи инде… Шушы яшемә җитеп, бала бәхете күрдем, дип әйтә алмыйм. Картлар йортына да барасым килми. Минем кешечә яшисем килә… Ызгышмыйча тату итеп яшәрлек, ирне ир итә торган, мине аңларлык акыллы хатын-кыз кирәктер миңа. Үз хатыным санлап яшәде, – дип сөйли Вәкил абый. «87 процентка әйбәт кеше, яхшы ир син, ләкин бераз күп сөйләшәсең», – дип шаярткан аны хәләле.
Киләчәктә мәчеткә барып, намазга басасы килү теләген дә әйтте әңгәмәдәшем.
– Ләкин йомырка сатып йөреп, ничек мәчет карты буласың, – дип көрсенеп куйды. – Сезнең гәҗит укучыларына гел ярдәм итә. Гыйбрәтле язмышларны укыганда да күзләрем яшьләнә. Бәлки, миңа да ярдәм итә алыр «Безнең гәҗит». 60-75 яшьләрдәге үзенә тиң эзләүче ялгыз хатын-кыз белән танышып булмас иде микән? Үзем салып чыксам да, ике катлы өем булса да, балалар янында урын юк миңа… Авылга кайтып яшәргә дә риза үзем. Күпме гомерем калгандыр, инде анысын булса да бәхетле итеп үткәрәсе килә бит…
Вәкил абый Шәфигуллин үзе белән шигырьләрен дә алып килгән. Укучыларыбыз игътибарына шуның берсеннән өзек китерәбез:
«Гөлләрем шиңәр инде,
Кемнәр су сибәр инде?
Газиз балам кимсеткәндә,
Кичекмәстән вафат булсам,
Кем мактап сөйләр инде?»
Бәлки, Вәкил абый белән танышып, аңа күңел тынычлыгы бүләк итәр, картлык көннәрен бергә үткәрер кеше табылыр? Бәлки, аның кебек үк кемдер ялгызлыктан туйгандыр һәм кешечә яшисе киләдер… Шунысын да әйтим, Вәкил абый уңган-булган, тырыш һәм эш сөючән кеше. Аның белән киләчәктә бытбылдык тавыкларын ничек асрау турында аерым бер язма әзерләрбез әле. Бәлки, ул вакытта тормышы да бөтенләй башка юнәлешкә үзгәреш алган булыр… Танышырга теләүчеләр Вәкил абый белән 89196327011 номеры аша элемтәгә керә ала.
Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии