Гармун язмышы

Гармун язмышы

Саратский яшел гармун,

Көмеш кыңгыраулары…

Фатих Кәримнең шушы шигыре миңа һич тынгылык бирми, әтиемнән калган гармун хакында язарга өнди.

Әтиебез Мөхәммәтшакир Сатыш авылында гына түгел, якын-тирә авылларга да билгеле оста гармунчы була. Колхозлар төзелеп бетеп, халык матур гына яши башлый. Халык инде колхоз тормышына ияләнә төшә, бригадалар төзелә. Кырчылык, яшелчәчелек, бакчачылык бригадалары була. Яшь, чибәр гармунчы әтине дә бригадир итеп куялар. Энергияле егет эшне бик матур оештыра, эшчеләрне басу эшенә гармун белән йөртә.

Соңрак трактористлыкка укып, тракторга утыра. Саба МТСында эшли.

Әниебез Хуҗан кызы Мәшһүдә белән гаилә корып яши башлыйлар. Гаиләгә ямь өстәп уллары, минем абыем Мидхәт туа. Матур гына яшәгәндә сугыш башлана. Әти Икшермә авылына эшкә җибәрелгән була. Фин сугышында катнашып, исән калган әзерлекле солдат буларак, аны беренче чиратта сугышка алалар. Сугышка киткәндә гармунны шул хәтле калдырасы килми аның. «Их, кала гармуным!» – дип елаганын әйтә иде әнием. «Гармунын алган булса, исән-сау кайткан да булыр иде», – дип уфтана иде. Шул китүдән бер-ике хаты килә дә. Соңгы хатында Киев, Харьков юнәлешенә барабыз, дип язган була. Аннары «хәбәрсез югалды» дигән кайгылы язу килә. Ул язу килгәч, өч айдан соң, шушы язманы язучы мин – Габделәхәт Шакир улы дөньяга килгәнмен.

Хак Тәгалә гомерне биргәч, заман нинди булуына карамастан, яшәргә тырышасы булды. Сугыш чоры балалары хакында күп язылды, бу язмам гармун хакында.

Сугыш бетте. Әтидән калган гармун төреп куйган җирдә тора. Абый да, мин дә әкренләп аякка басып киләбез. Халыкның зур сугыш яралары төзәлә башлады. Авылда кичке уеннар һәм клубта кыш көннәрендә яшьләр матур кичәләр оештыралар иде. Гармунчылар да күбәйде. Без дә әти гармунына кул тидерә башладык. Ни хикмәттер, күпме тырышсак та, бер көй дә чыгара алмадык. Безнең яшьтәге малайларның гармуннары бар, алар галәмәт көй чыгаралар, аларның гармуннары тальян. Ул вакытта өйдә гармун уйнап утыру юк, мунчалы кешеләрнең җылы мунчасына җыелып, шунда өйрәнергә тырышабыз. Тальян гармунда уйнаган көйләр безнең гармунда берничек тә чыкмый. Җитмәсә, күршебез Мәликә апа безгә керә дә, акыл өйрәтеп утыра. Гармунны ягып, көлен суга салып эчсәң, өйрәнеп була имеш. Ул фикер дә башка керә. Ягуын ягар идек тә, гармун берәү генә! Булмагач булмады инде, газаплый торгач, гармун да таушалды. Безгә дә эш күбәйде, гармун да тынычлады, без дә тынычландык.

Көннәрдән бер көнне Казанда яшәүче авылдашыбыз Гильфан абый килеп керде. Ул гармун төзәтә белә иде. «Риза булсагыз, гармуныгызны төзәтеп алып кайтып бирәм, кирәксенмәсәгез, сатып бирермен», – диде. Ул аны озак та тормыйча, матурлап, төзәтеп алып кайтты. Без уйный белмәсәк тә, әни аны юк акчаларын бар итеп алды.

Гомер уза бит ул, әти гармунында өйрәнә алмасак та, Казан гармун фабрикасы эшләгән тальян гармун һәм ике рәтле хромка гармуннарын алдык. Тырыша торгач өйрәндек тә. Мәҗлесләр алып барырлык оста булмасак та, гармуннарны сакладык. Иске өйләрне яңартып, яңа өйләр салдык. Әтидән калган гармун, ашъяулыкка төреп бәйләп куелган килеш, бер урыннан икенче урынга күчеп йөрде.

Вакыт җиткәч, пенсиягә дә чыктык. Абыем 74 яшьтә вафат булды, мин дә 79 яшькә җитеп, оныклар үстердек.

Көннәрдән бер көнне әти гармуны искә төшеп, эзләп карасак, гармун юк! Өйдәге кешеләрдән берсе дә бу эшне белмәделәр. Шулай итеп, ул хәбәрсез югалды. Совет заманында эшләнгән шундый гармунны бер кешедән алып, әти истәлеге итеп берничә көй өйрәндем.

Бу көмеш кыңгырауларның

Кичке яңгыраулары

Әллә нишләтә күңелне,

Үксеп елыйсы килә…

Елау егет эшемени?!

Их, бер җырлыйсы килә! – дип тәмамлыйм.

Язганнарым әтиебезгә дога булып ирешсә иде.

Габделәхәт ШАКИРОВ,

Саба районы Сатыш авылы

Комментарии