- 15.11.2020
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2020, №45 (11 ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Укучыларыбыз хәтерлидер, узган елның март аенда шушы исемдәге язма чыгарган идек. Анда сүз Казанның Гудованцев урамында яшәүче 83 яшьлек Мөкәрәмә әби Йосыпованың ике бүлмәле фатирыннан колак кагуы турында иде.
ИКЕ ТАПКЫР АЛДАНУ
Инде шактый вакыт узды, бәлки оныткансыздыр да, дип, бераз хәтерегезне яңартыйм. Мөкәрәмә апа озак еллар ялгыз яшәгән. Ире дә, бердән-бер улы да күптән үлгән, оныклары юк… Аның ялгызлыгыннан үз гомерендә ике тапкыр файдаланырга теләгән булганнар. 2014нче елда Мәскәү районының паспортисткасы Флүрә исемле ханым карчыкның фатирын үзенә сатып алган рәвеш китереп, ялган документлар ясаткан. Шөкер, баласы да, туганнары да янында булмаса да, үзе мең туганны алыштырырлык кешесе бар иде Мөкәрәмә апаның. Егерме ел буе күрше булып яшәгән Наилә ханым Мусина тавыш чыгаргач, әбигә фатирын кире кайтарган булганнар. Тик күргән кайгыларыннан соң, фатирын да тартып алырга теләүләрен белгәч янә бик борчылганга күрә, Мөкәрәмә әби акылга җиңеләя башлаган булган. Моннан файдаланып калырга теләүче тиз табылган. Питрәч районының Күн авылы кызы Гөлсия Сафина исемле кибетче кыз әбинең ышанычын яулап алып, үзенә фатирны «дарственный» итеп ясаткан иде. Без моның турында элек чыккан ике язмабызда җентекләп аңлаткан идек. Гөлсиянең үзе белән дә очраштык. Ул: «Мин бит Мөкәрәмә апаны мылтык терәп алып бармадым теркәү палатасына. Хәзер нишлим инде кирегә юл юк, әгәр дә суд була икән – булсын! Мин аны урамга куып чыгармыйм, миңа монда низаглар ясап йөрмәсәләр, карыйм әбине. Әгәр мин булмасам, ул фатирын барыбер берәрсенә бирәчәк иде», – дигән иде ул. Ләкин бу очракта да ялгыз карчыкны якларга күршесе Наилә апа Мусина алынган иде. Редакциябезгә дә ул мөрәҗәгать итте. «Татарстанда шушы әбине яклаучы кеше табылмаячак икән, Мәскәүгә барам. Моны болай гына калдырмыйм. Бу оятсызлык болай гына калырга тиеш түгел!» – дигән иде Наилә апа әбине кочаклап.
Наилә апа сүзендә торды. Башта прокуратурага мөрәҗәгать итте. Аннан соң иксез-чиксез суд утырышлары башланды. Мөкәрәмә апа бик көткән иде бу судларны. «Барам! Үзем барам! Фатирымны кире кайтарам, минеке бит ул фатир!» – дип сүзендә нык торды. Акылга җиңеләйгән булса да, үзенең нинди хәлдә калуын аңлый иде ул. Тик аның хәле торган саен начарланды. Аяктан калды. Карчыкны туганнан туган энесе Илгизәр һәм күршесе Наилә апа чиратлашып карадылар. Кулларында күтәреп, суд залына йөрттеләр. Тик карчыкка берничә суд утырышында гына катнашырга туры килде. Узган елның июлендә, суд карарлары тәмамланмаган килеш, мәрхүм булды ул. Әби соңгы көненә кадәр үзенең фатирын ялган юл белән тартып алуларын белде, бик рәнҗеде. Көн саен диярлек елый иде. Шулай да, бәхетле булгандыр ул. Аркаларын ышкып юучы, көн саен кайнар аш пешереп ашатучы, аягына кадәр массажлар ясап торган кешесе – Наилә апа булды аның янында. Япа-ялгыз яшәгән, фатиры да тартып алынганнан соң сукбай хәленә төшкән карчыкны үз әнисе кебек тәрбияләп соңгы юлга озатты ул. Мөкәрәмә әби, мәрхүмә, үз акылында түгел иде, тик ул яхшы белән начарны гына аера белерлек хәлдә иде. «Ярый әле Наилә бар. Ул миңа кызым инде хәзер», – дип сөйләгәне әле дә исемдә.
Мөкәрәмә апаны Яшел Үзән районының Карахуҗа авылына – туган җиренә алып кайтып җирләүне дә Наилә апа оештырган иде. «Карахуҗа авылының зираты да шулкадәр матур, чиста иде. Кызыл миләшләр үсеп утыра иде, әбиемне күтәреп, шул кызыл миләшләр арасына алып киттеләр. Башта безгә керергә ярамый дигәннәр иде, без ирләр чыккач кына кердек зиратка. Бөрлегәннәр исе килә, җир исе дә килми зиратларында. Җимеш исе! Куануларым! Тавышларым бетте хәтта. Мөкәрәмә апаның баш очына басып, дога укыдым да: «Мөкәрәмә апа, менә, кышлардан курка идең, кышларда үлмәсәм ярар иде, дип борчылдың. Менә нинди матур вакытта киттең, туган авылыңа кайтып күмелдең», – дип бәхилләштем. Әбине бик яраттым, бер дә авырсынмадым, Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Мин аны мактау алу өчен эшләмәдем, мин әбине алдауларына рәнҗедем, мин аны барыбер карый идем, барыбер ялгыз калдырмый идем», – дип сөйләгән иде Наилә ханым елый-елый.
АХЫРЫ ЯХШЫ ТӘМАМЛАНДЫ
Соңгы тапкыр әлеге темага язган вакытта Мөкәрәмә әби үлсә дә, суд эшләренең төгәлләнмәве турында язган идек. Наилә апа белән гел телефоннан сөйләшеп тордык без үзе. «Айгөл, әлегә бөтен серне ачасым килми, барысы да тәмамлангач, үзем хәбәргә чыгармын», – дигән иде ул бер шалтыратуымда. Менә ниһаять, ул көн дә килеп җитте. Бу атнаның дүшәмбе кичендә Наилә апа безнең белән элемтәгә чыкты.
– Шатлыклы хәбәрем бар. Мөкәрәмә апаның фатирын тәки теге Питрәч кызы Гөлсиядән кире алдык бит. Ниһаять, җиңел сулап, күкрәк киереп, сезгә хәбәр итәм, Аллаһыма мең шөкер – Мөкәрәмә апамның, егерме ел буе күрше булып яшәгән кешемнең фатиры үзенә кайтты. Тик мәрхүмкәем, үзе генә күрә дә, тынычлап «Үземнең фатирым!» – дип, яши генә алмады. Хәтерләсәгез, әби 2019нчы елның 30нчы июлендә вафат булган иде бит. Әби үлде инде, дип, без – күршеләр тик кенә ятмадык. Судлар була торды, без дәлилләребезне китереп, судлаштык. Мөкәрәмә апаны үзе исән чагында судмедэкспертизаларга йөртергә җитештек. Аның нәтиҗәсе әби үлгәч кенә килде. Чынлыкта да, әбиебез чирле булып, фатир сатарлык яки бүләк итәрлек дәрәҗәдә башы эшләмәвен дәлилләгән язу иде ул. Аңа зур-зур табиблар, экспертлар комиссиясе имза куйган. Әллә ничә төрле мөһерләр сугылган. Бу экспертизаны судлар барышында казый үзе таләп иткән иде. Мөкәрәмә апаны исән чагында экспертизага туганы Илгиз кулларында күтәреп йөртте. Чөнки әбиебез аяксыз калып, йөри алмый башлаган иде. Аннан соң, креслога утыртып, тәгәрәтеп йөрттек. Сәгатьләр буе чират тордык. Күрше әбинең холкы авыррак иде, киреләнә, башы да эшләп бетерми. Вакыт-вакыт киендереп тә булмый иде. Бик курка иде, мәрхүмкәем. «Без чыгып китсәк, теге Гөлсия кереп, ишекне эчтән бикләп куяр да, мин өемә керәлмичә, урамда калырмын инде», – дип, үксеп-үксеп елый иде. Йөрәге куркып калгандыр. Әбиемне тынычландырып, ашатып, матур киемнәрен кидереп, креслосына чыгарып утырта идек. Ул куана-куана: «Фатирымны кире алырга барам», – дип, сөенеп барыр иде экспертизага. Шушы экспертизаларны гына узып бетерим дип көткән диярсең, әбиебез кинәт бер көн эчендә үлеп китте. Ә судлар дәвам итте – әбисез судлар… Без күршеләр – шаһитлар буларак, бардык. Туганы Илгиз – әбинең мәнфәгатен яклаучы буларак судка керде. Әби исән чагында, судка чакырылса да, Сафина Гөлсия бер генә утырышка да килмәгән иде. Ә Мөкәрәмә апа үлгәч, шундук адвокатын ияртеп, килә башлады. Шаклар каттык. Суд Сафина Гөлсия белән күрше әби арасындагы алыш-бирешнең, ягъни бүләк ителүнең дөрес түгеллеген, әбинең башы эшләмәгәнлектән үзенең ни эшләвен контрольдә тотмавын дәлилләде.
Судлар барган вакытта, бер көнне минем фатирга ике хатын килеп керде. «Сез кемнәр?» – дим. «Без – Мөкәрәмә апаның сеңлесе, апасының кызлары», – диделәр. Берсен чынлап та таныдым, апасының кызы Миңнуллина Лиля икән. 2014нче елда әбинең фатирын үзләштерергә йөргән Мәскәү районы паспортисткасы Флүрәне фаш итеп, фатирны кире кайтаргач, әбинең туганнарын җыйган идем бит мин. «Кайсыгыз карый? Аны караучы кирәк», – дип сораган идем. Әбине карарга менә шушы чибәр Лиля ризалашкан иде. Ул аның янына килеп йөрде, фатирына ремонтлар ясады, ишекләр куйды. Больницаларга да йөртте. Тик араларында нәрсәдер булып, әби белән аралашмый, килеп йөрми башлады. Бу очрак килеп чыккач та, мин Лиляны эзләдем. Таба алмаган идем. Алар Мөкәрәмә апаның үлгәнен башта белмәгәннәр. Лиляны әбинең ире ягыннан булган икенче бер туганы очраклы рәвештә тапкан. Ничек итеп дисезме? Бу ир әбинең мирасына – фатирына дәгъва итеп, нотариуска барган. Анда баргач, ачыкланган: дус һәм тату яшәгәндә, нотариуска барып, әби үз теләге белән фатирын Лиляга мирас итеп калдырган булган. Теге иргә берни дә тиеш булмавы ачыкланган. Бу ир шушыннан соң Лиляны эзләп тапкан да, фатирның яртысын сораган. Араларында нинди сөйләшү булгандыр, анысы миңа кирәкми. Кыскасы, суд шушы нотариус кәгазенә таянып, Лилягә фатирны кире кайтарды. Аңа бик сөендем, сөенечемнән йоклый да алмадым. Бөтен подъездыбыз белән шатландык. «Җиңдек бит!» – дидек. Сафина Гөлсиянең адвокаты бу карар белән ризалашмады, экспертизаны яңадан уздырырга дип әйтте. Экспертизабыз Мәскәүләрне әйләнеп кире кайтты. Суд карары үз көчендә калды. Суд әбине караган, аның белән бергә яшәгән туганы Илгизнең дә милектә өлеше бар, дип карар чыгарды. Лиля белән Илгиз алга таба судлашырга тиеш иде. Тик Илгиз фатир дәгъвалап судлашмыйм, диде. Туганнар ничек тә килешерләр ди ышанам. Шунысын әйтим әле, Гөлсия алып килгән адвокат – әбинең беренче тапкыр фатирын ялган юл белән үзенә алган паспортистканың кызы булып чыкты. Менә сиңа мә! Нигәдер күңел белән «икенче тапкыр фатирыннан колак кагуының сәбәпчесе шушы паспортистка түгелме икән», дип уйлаган идем аны. Гөлсия, җиңә алмагач, судтан җиргә сеңгән төсле кара көеп кайтып китте. Бу бер төркем булган димәк. Болар ялгыз карчыкларны бергә шушылай төп башына утыртканнар. Аңгырайган, ялгыз, хәерче карчыкның фатирын алу турында уйлаганчы, намазга бассыннар иде. Бердәнбер очрак түгелдер, болар шушындый ялгыз карчыкларның өлешенә күп кергәннәрдер, бәлки. Гөлсиягә каршы җинаять эше дә ачарга теләгәннәр иде, анысына без каршы булдык. Балаларын кызгандым. Бәлки ялгышын аңлар, аздан гына төрмәгә эләкми калуыннан куркып, башка кеше өлешенә, хәрәмгә кул сузмас, акыл булыр, дип уйладым. Шулай була күрсен. Хәләл юл белән дә табып була бит ул малны. Ник кирәк иде яшь кенә кызга шушы кадәр суд юлында йөрүләр, шушы кадәр талаш һәм ызгыш?
… Фатирны үз исеменә рәсмиләштергәннән соң, Лиля килеп әбинең фатирын җыештырды. 30нчы июльдә әбинең елы иде. Ашны үземдә уздырырга теләгән идем, рөхсәт булмады. Матур тәлинкәләргә тәмле күчтәнәчләр салып, Лиля йортта яшәүчеләргә өләште. «Ирем белән монда күченеп киләбез. Мөкәрәмә апа белән ничек дус яшәгәнсез, без дә шулай матур итеп яшәрбез, яме?» – диде. Кыенсынып кына: «Нишләп кинәт кенә юк булдың, ничә еллар буе әби янына килмәдең соң, син?» – дип сорадым. Ул әби белән арасында килеп чыккан хәлне сөйләде. Әби бит бер йорт аша гына урнашкан кибеткә йөри иде. Ә анда шушы Гөлсия эшләде. «Менә шул безнең араны бутады, әбине миңа каршы котыртты», – диде. «Имәндә икән чикләвек», – дип, мин дә тыңлап тордым.
Ни булса булды, әбинең фатиры туганына бирелде. Әгәр туганына васыять итмәгән булса, бу фатир барыбер Гөлсиягә түгел, хөкүмәткә каласы булган. Миңа шушы Гөлсия: «Син бу фатир артыннан үзеңә кирәк булганга, үзеңә алырга теләгәнгә генә йөрисең!» – дигән иде. Юк, мин гаделлек өчен йөрдем. Миңа Мөкәрәмә апаның рухы шат булуы мөһим. Үзе үлгәч булса да, барыбер гаделлекне таптык. Әбиемнең рухына көн дә дога укыйм. Мин аны бик сагынам. Аның белән бергә җырлаган җырларны җырлыйм, сөйләшеп утырган вакытларны искә төшереп, елап та алам. Урыны җәннәттә булсын иде, дип телим.
Мин бу дөнья гел акчага гына корылгандыр, дип уйлый идем. Юк, бар икән ул гадел судьялар да. Безнең казыйның фамилиясе Самойлова иде. Бер тиенсез, бернинди адвокатсыз ерып чыктык. «Безнең гәҗит»нең йогынтысы да бик зур булды моңа. Мин гәҗитнең шушы язма чыккан санын судка алып бара торгач, мунчалага әйләндереп бетердем. «Менә кайда яздык без, моның белән генә туктамыйбыз, миңа шалтыратып торалар, мин элемтәдә Илфат Фәйзрахманов белән дә, Айгөл Закирова белән дә!» – дип әйттем. Сезнең көч зур икән, журналистлардан барыбер шикләнәләр. Әле ярый авыр чакта язарга сез булдыгыз, – дип сүзен тәмамлады Наилә апа Мусина.
Әлеге темага өченче – йомгаклау язмасының нәкъ шушылай бетүен көткән идем мин. Бу вакыйгага үзем дә бик шатландым. Мөкәрәмә апа тыныч йокласын иде. Үләр алдыннан теләгән иң зур теләге соңарып булса да, чынга ашты бит!
Айгөл ЗАКИРОВА
Комментарии