«Үзең генә бар дөньяны үзгәртәм димә икән»

«Үзең генә бар дөньяны үзгәртәм димә икән»

– Картаерга вакыт юк әле, – дип көлеп башлады сүзен Галишан абый Нуриәхмәт. – Яңа атнада башкарасы эшләремне дүшәмбе иртәсендә үк билгеләп куям. Аларны төгәлләп җиткерә алмыйм – җомга килеп җитә. Вакыт үтә. Шуңа да картаерга түгел, эшләргә дә вакыт җитми әле дим!
Татар милләте өчен Галишан Нуриәхмәт исеме зур мәгънәгә ия. Милли хәрәкәтләрдә катнашкан, җәмгыятьтә дөреслек урнаштырам дип янып йөрүчеләр рәтеннән булган Галишан абый 9нчы сентябрьдә 85 яшен тутырды. «Дус-туганнар, таныш-белешләр – барысы да туган көн белән котлады. Документларда туган көнем декабрьдә дип күрсәтелсә дә, 9нчы сентябрьдә Башкортстанның Аскын районы, Упканкүл авылында туганмын...».
90га таба атлаган Галишан абыйның тормыш юлы турында китап язарлык. Әлегә 85 бүлектән торган тормыш китабының кайбер өзекләре белән үзе дә бүлеште. Саф татар телендә сөйләүче, күңелендәгесен яшерми-нитми бушатучы Галишан абыйны үзебез дә бүлдермәдек.
***
– Күңел төшенкелеге – яман нәрсә. Аның белән дуслашсаң, яшәмәскә дә кирәк. Шуңа күрә мин беркайчан да яшем югары үрмәли дип борчылмадым. Киресенчә, мин әле яшь дип алга таба яшәргә, планнар корырга тырыштым. Һәм моны дәвам итәм. 
Гомумән алганда, мин – көчле, ныклы нәселдән. Бу хакта хәзер артык сөйләргә ярамый. Үзем дә мактанырга яратучылардан түгел. Әмма безнең нәселнең иң көчле сыйфаты – милләткә мәхәббәт, аңа карата хөрмәтне буыннан-буынга күчерә алуы. 
Татар милләтен сакларга ашыгу, аны хөрмәт итү – бу барысы да җаннан, каннан киләдер. Әйткәнемчә, мин Башкортстанның иң караңгы районында – Аскында туганмын. 3 яшемдә әтисез калдым, берничә елдан әниемне дә югалттым. Әтием Заһирҗан Сталинградта сугыш кырында ятып калган. Хәер, безгә мәгълүм булганы шунысы, чөнки әти һаман да «хәбәрсез югалганнар исемлеге»ндә йөри. Әнине шулчак паралич сугып, урынга калды, аннары инде озак яшәмәде. 6 яшемдә мине район үзәгендәге балалар йортына илттеләр. Бу вакытта мин бер рус сүзе белми идем, ә район үзәгендә урысча тәрбия бирү алып барыла. Тик беренче класска мине авыл мәктәбенә илттеләр. Бу – әкияти вакыт, чөнки безгә татарча белем бирделәр. Авылдан чыгып, янә авылга кайткан 7 яшьлек малайның бәхетен үзегез аңлагыз: татарча җырладык, татарча сөйләштек, татарча биедек. Мәктәптә милләткә хөрмәт тәрбияләделәр. Аннары бу тәрбия әби-бабам янында дәвам ителде. Бераз үсә төшкәч, алар янында яшәдем. Алар миңа яхшы тәрбия бирделәр. Үзләре дә милләт, дин дип яшәделәр. Көчле рухлы кешеләр иде. Әти ягыннан әбием – 85тә, әни ягыннан бабам 100 яшенә җитеп үлде. Бабам рус гаскәрләрендә хезмәт итсә дә, исән-сау әйләнеп кайтып, 100гә кадәр яшәү мөмкинлегенә иреште әле. Аның гел әйтә торган сүзе һаман да колагымда яңгырый: «Бер чыпчык та песнәк булып кычкырмый, бер карга да сандугач кебек сайрамый, син дә үз телеңдә сөйләш, үзеңне хөрмәт ит!». Менә 85 яшемәчә шул сүзләргә тугры булып яши бирәм. 
***
– Балалар йортында озак тотмадылар. Дәүләт акчасына ашап ятмагыз, дип тизрәк озаттылар. Кызларны тегү – фабрикаларына, егетләрне урман кисәргә җибәрделәр. Мин исә Ташкентка барып төштем. Музыка йә әдәбият юнәлеше буенча укырга теләгән идем. Музыкальныйга соңга калганмын булып чыкты. Шуннан сәнгать училищесына кердем. Бер ел укыган идем: «Опера театрында опера студиясе оештыралар икән» дигән белдерү чыкты. 1957нче елда шунда барып кердем. Конкурста 470 кеше катнашты, 35ен генә алдылар. Опера театрында хорда җырлап та йөрдек әле без. 
***
– Җырлап, биеп, ансамбльләр оештырып йөрсәм дә, йөрәгемдә барыбер гаделлек урнаштыру теләге бар иде. Һай, тавышым бетсә, җырлый да алмамын, башка белемем дә булмас, дип уйладым. Шуңа күрә юридик факультетка укырга керергә булдым. Күп тапкырлар кабатлаганым булды: Илһам Шакиров Ташкентка килгәч күрештек тә: «Галишан дурак, пошел в юрфак», – ди миңа. Башкаларның буе да, моңы да юк – җырлап йөриләр, ә синдә бөтенесе бар – юрфакка баргансың, ди. Ә минем бит башта бер уй: җәмгыятьтә гаделлек урнаштырып булмасмы. Соңрак кына аңладым: үзең генә бөтен дөньяны үзгәртәм димә икән. 
Хокук органнарында эшләдем. Башта Әлмәткә кайтып, хөкемдар ролен башкарсам, соңрак Казанда Юстиция министрлыгында эшләдем, аннан Киров районына судья итеп билгеләндем. Бу чорда, 60нчы еллар башында гаделсезлек юк иде, дип мактанып булмаса да, хәзерге кебек зур җинаять эшләре булмады. Ул чорда Татарстанныкын Татарстан хәл итә иде. Хәзер бит хөкемдарларны эшкә алу, аларны азат итүне дә югарыдан – Мәскәүдән билгелиләр. Владимир Путин гына эшкә ала да, куя да – башка сүз йөртү, килешмәү файдасыз. 
***
– Хокук өлкәсендә эшләвемнән канәгатьмен. 90нчы елларда Татарстан суверен Республика дип танылгач, хөкем карарлары да фәкать республика исеменнән чыгарыла иде. Шул чакта татарча хөкем бланклары бастырып, шуларны күпләп чыгардым. Әлегә кадәр шул бланклар минем белән яши. Хәзер татарча бланкларны бер җирдә дә кабул итмиләр, тик ул чакта хөкем карарын татарча чыгару мөмкинлеге булдырылган иде. 
2002нче елда отставкага чыктым. Аңа кадәр дә төрле иҗтимагый хәрәкәтләрдә катнашып килдем. Дөрес, ул чакта качып-посыбрак йөри идем. Хокук органнары андый чаралардан читтә торырга тиеш бит. Отставкага чыгуга, Казанда Татар иҗтимагый үзәге* рәисе итеп билгеләделәр. Законда: «Судьяларның сәясәт белән шөгыльләнергә хокукы юк, бу отставкадагы судьяларга да кагыла», – дип язылган. Әмма мин сәяси оешма түгел, ә иҗтимагый үзәк рәисе булдым. Тик бу барыбер күпләргә ошамады инде. Гомумән, татар милли хәрәкәтләрен тыю, татар милләтен милләт буларак юкка чыгару эше күптәннән алып барыла. Ул әле һаман да дәвам итә. Яшерен рәвештә, дисәләр дә, бүген күзгә ташланып торган очракларын да күрәбез. Менә шул ТИҮ*дә катнашкан, ул үткәргән митингларда чыгыш ясаган өчен, мине хөкемдар пенсиясеннән мәхрүм иттеләр дә инде.
Хөкемдарларга аерым пенсия билгеләнә. Хәзер 150шәр мең сум күләмендә бугай ул, минеке – 60 мең иде. Аннан мәхрүм ителгәч, пенсиям 9975 сум 60 тиенгә калды. Өстәвенә, митингта катнашкан өчен 10-15 мең сум күләмендә штраф та сала иделәр. Шулай бервакыт миңа таныш судья штраф билгеләде. Үзе карарын укый, үзе: «Галишан, гафу ит инде», – дип гафу үтенә. «Сез кушканны үтисез», – дидем. Тик аптырап калмадым. «Сез миңа 10-15 мең сум күләмендә штраф саласыз, ә минем пенсиянең 9975 сум икәнен беләсезме соң, мин аны ничек түлим?» – дим. «Не может быть», – ди бу. Пенсия кенәгәмне күрсәттем, шуннан штраф күләмен 5 мең сумга калдырдылар. Менә шул акчага гомер күрдем, ләкин, Аллаһка шөкер, ачка үлмәдем, яшәдем.
– Шул чакта татар милләтенә ачу тумадымы?
– Юк, дус-танышларым ярдәм итеп торды. Шулай штраф билгеләнгәч, бер иптәшем миңа 5 мең сум акча җибәрде. Штрафыңны түлә, дигән бу. Бу хәлне әле дә елмаеп искә алам. Шулай булгач, җәмгыятьтә барган бу хәлләрдә татар милләте гаепле түгел бит. Мин шул милләтнең бер вәкиле булуым белән горурланам. Мәчеткә йөрим, иптәшләрем белән күрешәм, Аксакаллар шурасына да баргалыйм, алар белән һәрдаим хәбәрдә торам. Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәм. Йөзем быел бик яхшы уңыш бирде, абрикосларым да бар. Эшлим, тырышам. Картаерга, үкенергә вакыт юк. Булганыннан канәгатьмен. 
 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
* – Русиядә экстремистик дип табылды һәм эшчәнлеге тыелды

Комментарии